Татарстан республикасы конституция судының 2009 елда башкарган эше турында мәгълүмат



Скачать 466.02 Kb.
страница1/4
Дата03.07.2014
Размер466.02 Kb.
ТипДокументы
  1   2   3   4
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯ СУДЫНЫҢ 2009 ЕЛДА БАШКАРГАН ЭШЕ ТУРЫНДА

МӘГЪЛҮМАТ

Татарстан Республикасы Конституция суды (алга таба – Конституция суды) Татарстан Республикасының конституциячел корылышын, кеше һәм гражданинның төп хокукларын һәм ирекләрен яклау, Татар-стан Республикасының бөтен территориясендәге Татарстан Республикасы хокукый системасында Татарстан Республикасы Конституциясенең өстенлеген һәм турыдан-туры гамәлдә булуын хуплау максатларында суд хакимиятен конституциячел суд эшчәнлеге рәвешендә гамәлгә ашыручы конституциячел контроль суд органыннан гыйбарәт.

Татарстан Республикасы Конституция суды тарафыннан 2001 елның 1 гыйнварыннан 2009 елның 31 декабренә кадәр 75 карарнамә, шул исәптән 37 карар (2001 елда – 1, 2002 елда – 6, 2003 елда – 5, 2004 елда – 2, 2005 елда – 4, 2006 елда – 4, 2007 елда – 5, 2008 елда – 5, 2009 елда – 5) һәм 38 билгеләмә (2001 елда – 7, 2002 елда – 3, 2003 елда – 2, 2004 елда – 4, 2005 елда – 3, 2006 елда – 2, 2007 елда – 6, 2008 елда – 3, 2009 елда – 8) чыгарылды.

2009 елда Конституция суды тарафыннан 13 йомгаклау карарнамәсе, шул исәптән Татарстан Республикасы законнарының, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларының һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларының конституциячеллеген тикшерү турындагы эшләр буенча 5 карар һәм 8  билгеләмә чыгарылды.

Татарстан Республикасы Конституция судының гражданин Г.Н.  Жданов шикаятенә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Торак урыны, коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр һәм айлык акчалата түләүләр бирү системасында үзара мәгълүмати эшчәнлек турында” 2005 елның 22 гыйнварындагы 20 номерлы карары белән расланган Торак урыны, коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр һәм айлык акчалата түләүләр бирү системасында катнашучы оешмалар арасында мәгълүмат алмашу тәртибенең 6 пунктындагы аерым нигезләмәләренең конституциячеллеген тикшерү турындагы эш буенча 2009 елның 18 мартындагы 33-П номерлы карары.

Татарстан Республикасы Конституция судына II группа инвалиды, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны гражданин Г.Н. Жданов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Торак урыны, коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр һәм айлык акчалата түләүләр бирү системасында үзара мәгълүмати эшчәнлек турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 22 гыйнварындагы 20 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” 2005 елның 30 маендагы 245 номерлы карарының 6 пунктындагы торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр бирү системасында катнашучы оешмалар тарафыннан күрсәтелгән субсидияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне исәпләү, гражданнарның шәхси (кертем) счетларына күчерүнең эзлеклелеген һәм гамәлгә ашыру срокларын билгеләүче аерым нигезләмәләрнең конституциячеллеген тикшерүне сорап мөрәҗәгать итте.


Берьюлы берничә нигез буенча социаль ярдәм чарасы алу хокукына ия булып, мөрәҗәгать итүче инвалидларга “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль закон белән каралган социаль гарантияләрне тәэмин итә торган чараларны сайлап алган.

Гражданин Г.Н. Жданов фикеренчә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Казан шәһәре муниципаль берәмлегендәге Социаль яклау идарәсенең Вахитов районы социаль яклау бүлеге һәм кредит учреждениеләре дәгъва белдерелә торган нормалар нигезендә торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр исәпләүне һәм аның шәхси (кертем) счетына күчерүне кабул ителгән вакыттан алып бер айга, ә кайвакытта түләү билгеләнгән айдан ике-өч айга соңга калып башкаралар. Мөрәҗәгать итүче фикеренчә, Россия Федерациясе Торак кодексының 159 статьясындагы дүртенче өлеше нигезендә субсидияләр аның шәхси (кертем) счетына торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләгәнче үк күчерелергә тиеш, чөнки торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүне ул үзенә күчерелгән субсидияләр хисабына да башкарырга тиеш.

Әлеге эшне карап, Конституция суды мөрәҗәгать итүченең торакурыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен торак урыны норматив мәйданының субсидияләр исәпләгәндә кулланыла торган региональ стандарт күләменнән һәм торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр хакының региональ стандарты күләменнән чыгып исәпләнгән чыгымнары гаиләнең җыелма керемендә торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә гражданнар чыгымнарының максималь ихтимал өлешенә туры килә торган күләменнән артмый дип билгеләде. Шуның нигезендә мөрәҗәгать итүченең аз керемлелек буенча Россия Федерациясе Торак кодексының 159 статьясы белән каралган субсидияне алуга хокукы юк. Күрсәтелгән норма бары тик аз керемлелек буенча субсидия бирүне регламентлаштыра, торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен пенсионер-инвалид һәм субсидияләр-ташламалар алучы булып торган мөрәҗәгать итүчегә кагылмый.

1966 елның 16 декабрендәге “Икътисадый, социаль һәм мәдәни хокуклар турындагы” Халыкара пакт нигезендә әлеге пактта катнашучы дәүләтләр һәр кешенең социаль тәэминатка һәм аның, гаиләсенең лаеклы тормыш дәрәҗәсенә һәм тормыш шартларын өзлексез яхшыртуга хокукын таныйлар (9 статья, 11 статьяның беренче өлеше). Россия Федерациясе Конституциясе Россия Федерациясен социаль дәүләт буларак игълан итеп, аңа инвалидларны дәүләт ярдәме белән тәэмин итү бурычын йөкли (7 статья). Мондый ярдәм күрсәтүнең шартлары һәм тәртибе закон чыгаручы тарафыннан конкрет хокук мөнәсәбәтләренең үзенчәлегеннән чыгып билгеләнә. Инвалидларны социаль яклауның “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән чаралары системасына шулай ук торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 50 проценттан да ким булмаган күләмдә ташлама керә. Шуның белән закон чыгаручы тиешле түләүне билгеләү максатында инвалидларның, законга һәм дәүләт гамәлләренә гражданнарның ышанычын саклау принцибына туры килә торган, натураль рәвештәге компенсацияләр яки компенсация характерындагы ташламалар хокукын һәм гарантияләрне күз алдында тоткан (Россия Федерациясе Конституция Судының 2005 елның 5 июлендәге 246-О номерлы һәм 2005 елның 5  июлендәге 303-О номерлы билгеләмәләре).

Мөрәҗәгать итүче Г.Н. Жданов, инвалид буларак, “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” 1995 елның 24  ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль законның 17 статьясында каралган социаль яклауның башка чаралары белән бергә торак урыны өчен түләүгә (дәүләт һәм муниципаль торак фонды йортларында) һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә (торак фонды кем карамагында булуга бәйсез рәвештә) 50 проценттан да ким булмаган күләмдә ташлама хокукына ия.

Әлеге хокукый җайга салуның мәгънәсе һәм эчтәлеге буенча инвалидлар, шул исәптән мөрәҗәгать итүче Г.Н. Жданов та, ала торган социаль ярдәм чаралары – торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 50 проценттан да ким булмаган күләмдә ташламалар – үзләренең хокукый табигате буенча субсидияләр-ташламалар булып торалар. Татарстан Республикасы Конституция суды 2008 елның 23 октябрендәге 31-П номерлы карарында күрсәткәнчә, андый субсидияләр-ташламаларның максатчан билгеләнеше граждан тарафыннан торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләнгән чыгымнарның закон белән билгеләнгән өлешен компенсацияләүдән гыйбарәт. Бу чакта аларны бирү гаиләнең яисә ялгыз яшәүче гражданның җыелма кереме дәрәҗәсенә (күләменә) бәйле түгел, чөнки субсидия-ташлама алу хокукы гражданның дәүләт алдындагы аерым казанышлары булуга йә аның законда күрсәтелгән социаль якланмаган гражданнар категориясенә керүенә бәйле.

Мондый субсидияләр-ташламалар бирү Россия Федерациясе Торак кодексының 160 статьясындагы беренче өлешкә нигезләнә, анда каралганча, гражданнарның аерым категорияләренә федераль законнарда, Россия Федерациясе субъектлары законнарында һәм җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә һәм шартларда торак урыннары һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарына компенсацияләр тиешле бюджетлар акчалары исәбеннән бирелергә мөмкин. Әлеге норманың эчтәлегеннән күренгәнчә федераль закон гражданнарга күрсәтелгән компенсацияләрне бирүнең нинди дә булса срокларын билгеләми.

Бу – күрсәтелгән компенсациягә хокукы булган гражданин торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарын тулы күләмдә түләргә мөмкин, ә аннан соң аның бу максатларга тоткан чыгымнарының бер өлеше аңа тиешле акчалата түләү бирү юлы белән компенсацияләнә дигәнне аңлата.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар бирү турында” 2006 елның 24 мартындагы 126 номерлы карары белән Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар бирү тәртибе һәм шартлары турындагы нигезләмә расланган, аның буенча субсидияләр-ташламалар мөрәҗәгать итүчегә булган яки кредит учреждениеләрендә ачыла торган банк счетларына күчерү юлы белән, яки мөрәҗәгать итүчегә почта элемтәсе аша тору урынына илтеп тапшыру юлы белән, яки мөрәҗәгать итүче тарафыннан субсидияләр-ташламалар бирү турындагы гаризада күрсәтелә торган башка ысуллар белән биреләләр (4.1 пункты), бу очракта субсидияләр-ташламалар бирүгә бәйле чыгымнар Татарстан Республикасы бюджеты һәм федераль компенсация фондыннан килә торган акчалар исәбеннән финанслана (5.1  пункты).

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар бирү турында” 2006 елның 24 мартындагы 126 номерлы карарының 1 пункты нигезендә торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары акчалата бирелгәнгә күрә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дәгъва белдерелә торган Тәртиптә торак урыны, коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә барлык төр субсидияләр, субсидия-ташламаны да кертеп, бирү системасында катнашучы оешмалар арасында мәгълүмат алмашу эзлеклелеген күздә тотты, һәм шулай ук барлык төр субсидияләрне исәпләү, гражданнарның шәхси (кертем) счетларына исәпләү һәм күчерү срокларын билгеләде.

Татарстан Республикасы Конституция суды шикаять бирелә торган нигезләмәләрне, мондый җайга салу үзеннән үзе гражданнарның конституциячел хокукларын юкка чыгармавын һәм киметмәвен, киресенчә, дәгъва белдерелә торган нормаларда субсидияләрне исәпләү, шәхси (кертем) счетларына исәпләү һәм күчерү срокларын билгеләү гражданнарның торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламаларны үз вакытында алу хокукларын гамәлгә ашыруны тәэмин итә торган өстәмә гарантия булып торуын күрсәтеп, Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килә дип таныды.

Татарстан Республикасы Конституция судының гражданин Н.Ф. Шакиров шикаятенә бәйле рәвештә “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 9  статьясындагы икенче өлешнең беренче абзацындагы нигезләмәнең конституциячеллеген тикшерү турындагы эш буенча 2009 елның 6 маендагы 34-П номерлы карары.

Татарстан Республикасы Конституция судына гражданин Н.Ф. Шакиров “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 9 статьясындагы икенче өлешнең беренче абзацындагы нигезләмәсе белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгать итүче пенсионер, хезмәт ветераны, шулай ук “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы данлы хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән зат буларак, “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 4 һәм 5 статьяларында каралган социаль ярдәм күрсәтү чаралары хокукына ия булып, хезмәт ветераннары өчен каралган чараларны сайлап алган.

Мөрәҗәгать итүче Н.Ф. Шакиров фикеренчә, дәгъва белдерелә торган нигезләмә Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары яисә медальләре белән бүләкләнгән затларга каралган социаль ярдәм күрсәтү чараларын берьюлы алу хокукыннан законсыз рәвештә мәхрүм итә, чөнки 2005 елның 1 гыйнварына кадәр социаль ярдәм күрсәтү чараларын сайлап алу алымы белән түгел, ә хезмәт ветераннарына һәм Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары яисә медальләре белән бүләкләнгән затларга ике нигез буенча да бирелде дип саный.

Татарстан Республикасы Конституция суды, әлеге эшне карап, мөрәҗәгать итүченең 2005 елның 1 гыйнварына кадәр социаль ярдәм күрсәтү чаралары сайлап алу алымы белән түгел, ә хезмәт ветераннарына һәм Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары яисә медальләре белән бүләкләнгән затларга ике нигез буенча да бирелде, дип уйлаган дәлиле нигезсез, чөнки 2005 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булган редакциядә “Ветераннар турында”гы Федераль законның 13 статьясы белән ветеранның берничә нигез буенча бер үк ташламаны алуга хокукы булганда, законнар белән каралган очраклардан тыш, ташлама ветеранның теләге буенча бер нигез буенча гына бирелә дип күрсәтте.

Россия Федерациясе Конституция Судының хокукый позициясе нигезендә ветеранның бер нигез буенча социаль ярдәм күрсәтү чарасын сайлау хокукын билгели торган норма күрсәтелгән категориядәге барлык затларга да бертигез кагыла, аларны алуның иң кулай нигезен сайлап алу хокукын бирә һәм шуңа күрә гражданнарның хокукларын чикли торган буларак бәяләнә алмый (2007 елның 20 мартындагы 223-О-О номерлы һәм 2008 елның 25 декабрендәге 966-О-О номерлы Россия Федерациясе Конституция Суды билгеләмәләре).

Әлеге җайга салу Халыкара хезмәт оешмасының “Социаль тәэминат өлкәсендә халыкара саклау системасы хокукларын билгеләү турында” (1982 ел, 21 июнь, Женева) 157 номерлы Конвенциясенең 8 статьясындагы 3 пунктка да туры килә, аның буенча, әгәр Дәүләт – Оешма әгъзасы – бер яки берничә акт нигезендә бер үк затка бертөрле пособие бирергәтиеш булса, ул әлеге затның мәнфәгатьләренә аеруча туры килә торган пособиеләрне генә бирә.

Республиканың Конституция суды Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары яисә медальләре белән бүләкләнгән затларга гражданин Н.Ф. Шакиров дәгъвалаган социаль ярдәм күрсәтү рәвешләре – ай саен акчалата түләү, бушлай теш протезлау һәм ишетү протезлары ясау хезмәт ветераннарына социаль ярдәм күрсәтү чараларына туры килә дип билгеләп үтте. Моннан чыгып, хезмәт ветераннары өчен социаль ярдәм күрсәтү чараларын сайлаган мөрәҗәгать итүче Н.Ф. Шакиров ай саен акчалата түләү ала һәм бушлай теш протезлау һәм ишетү протезлары ясату хокукына ия.

Татарстан Республикасы Конституция суды “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 9 статьясындагы икенче өлешнең беренче абзацындагы нигезләмәсен, әлеге Законның 4 һәм 5 статьяларында билгеләнгән нигезләр буенча Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары яисә медальләре белән бүләкләнгән затларга һәм хезмәт ветераннарына каралган социаль ярдәм күрсәтү чараларын берьюлы алу хокукына ия булган гражданга, социаль ярдәм чаралары гражданның теләге белән аларның берсе буенча күрсәтелә дип билгеләнгән өлешендә, Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килә дип таныды.

Татарстан Республикасы Конституция судының гражданка Л.В.  Кузнецова шикаятенә бәйле рәвештә Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.8. статьясының (2007 елның 7 ноябрендәге редакциядә) конституциячеллеген тикшерү турындагы эш буенча 2009 елның 10 июнендәге 35-П номерлы карары.

Татарстан Республикасы Конституция судына гражданка Л.В. Кузнецова Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.8. статьясы белән (2007 елның 7 ноябрендәге редакциядә) үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать итте. Гражданка Л.В. Кузнецова үзенең шикаятендә ул яши торган йортның беренче катында торак булмаган биналарга күчерелгән берничә фатирда коммерция оешмалары: интернет-салон, музыкаль дисклар сату кибете, китап кибете урнашкан дип күрсәтә. Мөрәҗәгать итүче билгеләгәнчә, тәүлек дәвамында, бигрәк тә төнлә интернет-салонда һәм музыкаль дисклар сату кибетендә музыка яңгырый һәм башкача тавыш чыгарыла, ә бу исә аңа һәм бу йортта башка яшәүчеләргә җитди уңайсызлыклар китерә.

Ул гражданнарның тынычлыгын бозу фактлары буенча интернет-салон һәм музыкаль дисклар сату кибете хезмәткәрләренә һәм анда килүчеләргә карата чаралар күрү үтенече белән берничә тапкыр төрле дәүләт органнарына – Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә һәм кешенең иминлеген күзәтү буенча федераль хезмәт идарәсенә һәм Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Гражданка Л.В. Кузнецова үзе мөрәҗәгать иткән дәүләт органнарында Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.8. статьясының нигезләмәләрен бертөрле аңлау юк дип саный. Мөрәҗәгать итүче әлеге Кодексның 3.8. статьясы күпфатирлы торак йортта торак булмаган биналарны биләүче затларга гражданнарның тынычлыгын бозган өчен җаваплылык билгеләнү турында төгәл күрсәтмәләр каралмаган дип билгели.

Әлеге эшне карап, Татарстан Республикасы Конституция суды, дәгъва белдерелә торган норманың турыдан-туры аңлатылуыннан күренгәнчә, төнлә гражданнарның тынычлыгын бозган өчен административ җаваплылык субъектлары итеп гражданнар, вазыйфаи затлар, юридик зат булып тормыйча эшкуарлык белән шөгыльләнүче затлар һәм шулай ук урнашу урыннарына бәйсез рәвештә юридик затлар булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килде. Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.8. статьясында беркетелгән дәгъва белдерелә торган закон нигезләмәләре кеше һәм гражданинның шәхси, сәяси, социаль-икътисадый һәм мәдәни хокукларын һәм ирекләрен, Татарстан Республикасында һәркемнең, шул исәптән гражданка Л.В.  Кузнецованың да, сәламәтлек саклау хокукын да кертеп, юкка чыгармыйлар һәм чикләмиләр, һәм шуның белән Татарстан Республикасы Конституциясенә каршы килмиләр.

Шуның белән бергә, Татарстан Республикасы Конституция суды, Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.8. статьясы гамәлдәге редакциясендә төнлә гражданнарның тынычлыгын бозган өчен кулланыла торган җәза төрләренең, административ штрафларның минималь һәм максималь күләмнәренең, күрсәтелгән административ хокук бозуны кылган зат хокук субъектларының нинди категориясенә керүенә бәйле рәвештә дифференциациянең күздә тотылмавын билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Конституция суды шулай ук, төнлә гражданнарның тынычлыгын бозуда гаепле затның хокукый хәленә карап һәм шулай ук күрсәтелгән хокук бозуны кылуның кабатлануын исәпкә алуга нигезләнгән минималь һәм максималь административ штраф күләмен дифференциацияләү гомумхокукый гаделлек принцибына һәм юридик җаваплылык чараларының туры килү таләпләренә җавапбирер иде, ә бу исә гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә хокук һәм законлы мәнфәгатьләр үтәлүнең өстәмә гарантиясе булып торыр һәм җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтүгә ярдәм итәр иде, дип исәпли.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Конституция суды шуны да ассызыклап үтте, Россия Федерациясе Конституция Суды һәм Кеше хокукы буенча Европа Суды күрсәтелгән хокукый позицияләр нигезендә төнлә гражданнарның тынычлыгын бозган өчен административ җаваплылык куллануны билгели торган закон дәрәҗәсендә барлык юридик яктан әһәмиятле булган хәлләрне билгеләү законлы җайга салуның аныклык, ачыклык һәм ике төрле аңлашылмаучанлык таләпләрен гамәлгә ашырырга ярдәм итәр иде (Россия Федерациясе Конституция Судының 2001 елның 13 декабрендәге 16-П номерлы; 2004 елның 17 июнендәге 12-П номерлы; 2008 елның 27 ноябрендәге 11-П номерлы карарлары).
  1   2   3   4

Похожие:

Татарстан республикасы конституция судының 2009 елда башкарган эше турында мәгълүмат iconТатарстан республикасы конституция судының билгеләМӘсе федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субсидияләр исәбеннән торак алу өчен гражданнарның аерым категорияләренә
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 номерлы карары белән расланган нигезләмәнең 4 пунктындагы...
Татарстан республикасы конституция судының 2009 елда башкарган эше турында мәгълүмат iconИнформационно-аналитическая справка деятельности Бакрчинской средней общеобразовательной школы I. Мәктәп турында. Татарстан Республикасының Апас районы муниципаль гомумбелем учреждениесе «Бакырчы гомумбелем урта мәктәбе»
Татарстан Республикасының Апас районы муниципаль гомумбелем учреждениесе «Бакырчы гомумбелем урта мәктәбе» үзенең тарихын 1853 елда...
Татарстан республикасы конституция судының 2009 елда башкарган эше турында мәгълүмат iconТатарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Матбугат Хезмђте
Бариев Марат Мансурович –министр по делам молодежи, спорту и туризму Республики Татарстан
Татарстан республикасы конституция судының 2009 елда башкарган эше турында мәгълүмат iconКонституция республики татарстан
Настоящая Конституция, выражая волю многонационального народа Республики Татарстан и татарского народа
Татарстан республикасы конституция судының 2009 елда башкарган эше турында мәгълүмат iconКонституция республики татарстан
Настоящая Конституция, выражая волю многонационального народа Республики Татарстан и татарского народа
Татарстан республикасы конституция судының 2009 елда башкарган эше турында мәгълүмат iconРеспублика татарстан the republic of татарстан торгово- промышленная tatarstan chamber республикасы сэyдэ палата of commerce and сэнэга палатасы industry исх. №2\ 667 от 18. 09. 2012 г. На №
Р/с №40703810200000000063, к/с 30101810300000000770 в кб "Энергобанк" г. Казани, бик 049205770, инн 1655016476, оконх 98200, 72200,...
Татарстан республикасы конституция судының 2009 елда башкарган эше турында мәгълүмат icon2012 жылғы 15 қантарға тағайындалған
Республикасы Парламенті Мәжілісі депутаттарының кезектен тыс сайлауына және Қазақстан Республикасы мәслихаттарының сайлауына Қазақстан...
Татарстан республикасы конституция судының 2009 елда башкарган эше турында мәгълүмат iconПаспорт ведомственной целевой программы «Развитие профессионального искусства в Республике Татарстан: 2009-2011 годы»
Заместитель Премьер-министра Республики Татарстан – министр культуры Республики Татарстан
Татарстан республикасы конституция судының 2009 елда башкарган эше турында мәгълүмат iconМуниципаль гомумбелем бирү учреждениясе Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының

Татарстан республикасы конституция судының 2009 елда башкарган эше турында мәгълүмат iconПамятка гражданину казань 2009 г. Общественная палата Республики Татарстан
Памятка подготовлена комиссией Общественной палаты Республики Татарстан по вопросам развития институтов гражданского общества и департаментом...
Разместите кнопку на своём сайте:
ru.convdocs.org


База данных защищена авторским правом ©ru.convdocs.org 2016
обратиться к администрации
ru.convdocs.org