21 мая в манеже Центрального стадиона прошло торжественное открытие финального турнира по футболу среди детских команд на приз клуба «Кожаный мяч» в г. Казани по трем возрастным группам (1998/99, 1996/97 и 1994/95 годов рождения).
В торжественной церемонии приняли участие игроки футбольного клуба «Рубин» Сергей Семак и Роман Шаронов.
Встречаются победители районных соревнований. Команды проведут игры в группах, а затем в стыковых играх определят окончательные места в соревнованиях.
Финальные игры турнира пройдут 28 мая на стадионе «Трудовые резервы» в 13.00. 27.05.2009
Две бронзы премьера Рустама Минниханова
В воскресенье на автодроме «Высокая Гора» состоялся первый этап чемпионата России по ралли-кроссу-2009.
Довольно многочисленная зрительская аудитория перед стартом наблюдала за концертом, участвовала в конкурсах и лотереях.
Гостей и участников соревнований приветствовали первый вице-премьер правительства РТ Борис Павлов и спортивный комиссар Международной федерации автоспорта Клаус Штих.
В престижном дивизионе Д1 лишь половина из 10 спортсменов выступали на специально подготовленных полноприводных иномарках. Фаворит соревнований - заслуженный мастер спорта Рустам Минниханов на своем Citroen C4 долгое время лидировал, но в финале остался лишь на третьей позиции. Победу же праздновал Радик Миннахметов, опередивший Салавата Фатхетдинова.
В дивизионе А1 победу одержал Ирек Миннахметов, а вот Рустам Минниханов вновь был третьим. 02.06.2009
Начальник не тот, кто в кресле сидит, а тот, кто в спортзале над сеткой парит!
В Авиастроительном районе прошло первенство среди руководителей по волейболу, посвященное Году спорта и здорового образа жизни. В этом промышленном районе приветствуются любые инициативы, связанные с занятиями физкультурой и спортом, организацией физкультурно-массовых и оздоровительных мероприятий. На каждом предприятии созданы группы здоровья, работают спортивные секции, проводятся регулярные соревнования по нескольким видам спорта. Причем активно участвуют в них не только рабочие и мастера, но и высший руководящий состав.
Вот и в этом турнире над волейбольной сеткой парили все VIP-персоны района во главе с руководителем администрации Сергеем Батиным, а также высшим руководящим составом администрации, КМПО и КАПО им. С.П.Горбунова.
В упорной борьбе переходящий кубок турнира завоевала команда ОАО «КМПО», одолевшая в финале со счетом 2:1 сборную администрации. Второе место у волейболистов из сборной администрации Авиастроительного района. Третье - у руководителей КАПО им. С.П.Горбунова.
Дипломы и призы от рескома профсоюза авиа-промышленности РТ победителям и призерам турнира вручил депутат Госсовета РТ, гендиректор КМПО Дамир Каримуллин, который и сам активно увлекается физкультурой и спортом. 23.06.2009
Экстремальные виды спорта популярны не только на заморских курортах. В выходные под Казанью прошли соревнования по подводной охоте.
Кроме казанских команд в состязаниях участвовали гости из Самары, Зеленого Дола и Йошкар-Олы. А организатором традиционного праздника на Волге стала Федерация подводной деятельности РТ, которую возглавляет подводник с многолетним стажем Алексей Овчинников.Первое место завоевали рыболовы-подводники из «Тритона», второе досталось спорт-сменам «Трех измерений», на третьем - команда «Колчан» (все из Казани). В личном зачете не было равных Дмитрию Бардину. Ну а самый рекордный трофей добыл неоднократный чемпион РТ по подводной охоте, кандидат в мастера спорта Камиль Измайлов - он подстрелил сома весом 76,5 килограмма и длиной около двух метров! Такого на удочку с берега не поймаешь.
Кстати, вся рыба, добытая за два дня соревнований, передана учреждениям органов социальной защиты.
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН 01.04.2009
Батырлар төбәге
Күптән түгел Түбән Әлки урта мәктәбенең спорт залында "Яшь Көч" җәмгыяте призына милли көрәш буенча турнир үткәрелде. Бәйгенең матди ягын оешма инвесторы, чыгышы буенча шушы төбәк кешесе Нәзгать Мәгърифәтуллин кайгыртты. Алдан ук шунысын да искәртү зарур, әлеге турнир районда татарча көрәш буенча даими уздырып барылачак ярышларның башы булып тора. Бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, милли көрәш буенча ассоциация рәисе Әсхәт Сәгъдиев җиткерде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, хәзер мондый ярышлар һәр авыл җирлекләрендә үткәрелеп киләчәк.
Әйе, бик тә вакытлы һәм мөһим карар, югыйсә соңгы елларда республика буенча даими уздырылып килгән милли көрәш бәйгеләрендә Әлки батырларының исемнәре бик сирәк күренә башлады. Алай гынамы, кайсыбер ярышларда районнан катнашучылар да булмый иде хәтта. Ә бит Әлки – батырлар җире. Монда озак еллар буена Татарстанның абсолют батыры булып торган Рәшит Сәмигуллин исемен атау гына да җитәр иде. Хәер, ерак барасы түгел, шул ук Түбән Әлки мәктәбе диварларыннан республика гына түгел, Россия буенча да җиңү яулаган батырлар чыга.
Россия спорт остасы Габделхак Минһаҗев, мәсәлән, 1986 елда ук Татарстан чемпионы исеменә лаек була, ә икенче елны Россия буенча җиңү яулый. 1989 елда билбау көрәшендә республика чемпионы дәрәҗәсенә ирешә. 1990, 1992-93 елларда Татарстан буенча алып барылган җәйге һәм кышкы спартакиадаларда ота, 1991-92 һәм 1996 елда исә Муса Җәлил призына үткәрелүче турнирларда үз үлчәвендә җиңеп чыга.
Татарстанның атказанган һәм Россиянең спорт остасы Зөфәр Шакиров та татарча көрәш буенча зур җиңүләр яулый. 1987 елдан башлап 10 ел буена чемпион булып килә. 1989 елда Россия чемпионатында җиңә. 1991 һәм 1996 елларда Муса Җәлил призына үткәрелгән турнирларда чемпион кала. Саранск, Мәскәү һәм Горький өлкәләре Сабан туйлары батыры.
Соңгы еллар батыры, Россия спорт остасы Фәнил Минһаҗев шулай ук Әлки урта мәктәбе һәм районының горурлыгы. 2005 елда билбау көрәше буенча оештырылган дөнья чемпионаты призеры ул. Шул ук елны Россия буенча да чемпион калып, бу дәрәҗәсен һәр елны раслап килә. 2007 елда Татарстан нефтьчеләре спартакиадасында ота һәм Урал кубогына ия була.
"Яшь Көч" җәмгыяте призына уздырылучы бәйге исә район күләмендә чын бәйрәм төсендә үтте. Анда 15 мәктәп һәм 10 авыл яшьләре командалары чыгыш ясады – Сабан туйларыннан бер дә ким түгел инде. Шунысы кызганыч, шактый иркен булса да мәктәп спорт залына тамашачылар сыеп бетмәде. 25 килограмм авырлыктагы көрәшче балалар алышыннан иртәнге 9 ларда башланган татар көрәше бәйрәме кичкә кадәр дәвам итте. Алдагы елларда районнан бик оста, чын татар көрәше батырлары чыгасына шик калмаслык итеп чыгыш ясады үсмерләр һәм егетләребез. Укучылар арасыннан Алпар урта мәктәбеннән А.Габдрахманов, И.Гыйниятуллин, Базарлы Матакның беренче мәктәбеннән бертуган Хафизовлар, Каргалыдан А.Фәттахов һәм башка чиста җиңү яулаган күп кенә малайлар бик оста көрәш ысуллары күрсәтеп, тамашачы мәхәббәтен яулады.
Тәтештә төз ату буенча Россия кубогының икенче өлеше һәм республиканың ачык чемпионаты булып үтте. Бәйгедә Россиянең 150 гә якын спорт остасы катнашты. Татарстан командасы дөнья кубогына хәзерләнүче 4 көчле спортчыдан тыш чыгыш ясаса да, күпчелек бүләкләрне алар яулады. Мәсәлән, ике мәргән – спорт мастеры, ә дүртесе спорт мастерлыгына кандидат нормативларын үтәде.
Германиядә узачак дөнья кубогында Россиянең 24 спортчысы арасына 4 якташыбызның да үтүе аеруча сөенечле. Алда торган зур халыкара ярышларны күздә тотканда, 2010 елда Казан үзендә Европа чемпионатын, ә быелның сентябрь аенда Россия чемпионатын кабул итәргә җыена.
18.05.2009
Хаҗга юллама биргәннәр
Чаллыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына "Мөселман яшьләренең милли көрәш буенча икенче республика турниры" узган. Бәйгедә республика районнары спортчылары, Россия Ислам университеты шәкертләре һәм Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге Югары мәдрәсә укучылары көч сынашкан. Ярыш шартлары буенча, келәмгә даими рәвештә намаз укучылар гына чыккан. Шуңа күрә яшьләрне иң элек намаз тәртипләрен белү буенча сынаганнар. Бәйгедә Чаллы спортчысы – Тәлгать Гыйльметдинов җиңгән. Кубок белән бергә аңа хаҗга юллама да тапшырганнар. 20.05.2009
Батырлар Чирмешәндә
Чирмешәндә татар-башкорт көрәше буенча бәйге үткәргәннәр. Турнирда район спортчыларыннан тыш, Әлки, Нурлат, Чистай көрәшчеләре дә катнашкан. Келәмдә 84 спортчы бил алышкан. Барлыгы сигез үлчәү авырлыгында көч сынашсалар, шуның алтысында хуҗалар беренчелекне бирмәгән. "Мондый бәйгеләр осталыкны арттыра, спортчылар районнар арасындагы дуслыкны ныгыта", – дигән район башлыгы, турнир иганәчесе Минсәгыйть Шакиров. Алга таба мондый турнирны ел саен оештырырга ниятлиләр. 26.05.2009
Башка елларда Россия һәм Европа күләмендә уздырылучы ярышларда җиңүгә дәгъва кылучы төп командалардан саналган "Синтез" бу юлы югалып калды. Әмма соңыннан Казан ватерполчылары бар көчләрен туплап "суга сикерде". Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки быел башкаланың барлык командалары да медаль ота. "Синтез" да ахырда өченче урынны яулый алды. Дөрес, тренерлар да, уенчылар да, клуб җитәкчелеге дә мондый нәтиҗәдән канәгать түгел. Сәбәпләрен ике көн элек узган матбугат очрашуында аңлаттылар.
Дөрес, Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев ватерпол командасының быелгы чыгышын "әйбәт" дип бәяләде. Аның сүзләренә караганда, сезон барышында төрле катлаулыклар булган. Бу сәбәпләр арасында ул Россия беренчелегенең регламенты үзгәрү, уенчыларның бер командадан икенчесенә күчеше барышында тоткарлыклар килеп чыгуны телгә алды. Нәтиҗәдә "Синтез" сезонны тотрыксыз состав белән башлап җибәрде. "Әмма барыбер ахырда Казан клубы өченче урынны яулады, – диде Бариев. – Ә иң мөһиме – медаль отучы Татарстан командалары исемлегеннән төшеп калмады. Шуңа күрә ватерполчыларның чыгышын канәгатьләнерлек дип бәялим".
Ә менә команда вәкилләре моның белән килешми. "Әле ярый бронза медаль ота алдык, – ди баш тренер Владимир Захаров. – Югыйсә бик начар булыр иде. Әмма без быелгы нәтиҗәдән барыбер канәгать түгел. Аның каравы киләсе сезонда алдыбызда зур бурычлар, әһәмиятле максат торачак. Җиңүне кайтару өчен икеләтә тырышырга туры киләчәк". "Синтез" капитаны Марат Закиров исә егетләрнең сезон ахырында булса да чын команда булып туплана алуын билгеләп узды. Элеккеге капитан, хәзер исә клубның вице-президенты булып эшләүче Ирек Зиннуров та шул фикердә.
Владимир Захаров бигрәк тә яшьләргә өметләнә. Моның сәбәбе дә бар. 1991 елда туган егетләр, мәсәлән, үз яшьтәшләре арасында Россиядә икенче урынны алдылар. Киләсе елда исә илнең яшьләр җыелма командасында чыгыш ясаучы бу егетләр "Синтез"ның төп командасында да уйный алачак. "Читтән уенчылар алу турында уйламыйбыз, – диде Захаров. – Команданы үзебезнең яшь егетләр хисабына тулыландырырга исәп. Киләчәктә әлеге фикернең дөрес булуын раслый алырбыз дип өметләнәм. Хыялыбыз – Россия су полосының лидеры булу. Бездә моның өчен барлык шартлар да бар. Әмма Мәскәү өлкәсендәге көндәшләребездән ярты адымга калышабыз. Чөнки алар бу эш белән бездән иртәрәк шөгыльләнә башлады".
ВЕЧЕРНЯЯ КАЗАНЬ
29.04.2009
конецформыначалоформыУ FISU сомнений нет. Сегодня
Казань посетили генеральный секретарь FISU Эрик Сайнтронд и директор летних Универсиад Марк Вандеплас. Это первый официальный визит руководителей этой организации после подписания контракта на проведение Всемирных студенческих спортивных игр в Казани.
Своеобразные итоги визита вчера в самом начале пресс-конференции кратко подвел заместитель министра по делам молодежи, спорту и туризму РТ Халил Шайхутдинов: "Все идет по плану, никаких вопросов нет".
Чуть позже, отвечая на вопрос корреспондента "ВК", Эрик Сайнтронд уточнил:
- У нас нет сомнений сегодня, но при этом мы не хотим, чтобы появились сомнения в будущем. Опыт проведения Универсиад в других странах показывает, что через год-полтора процесс начнет затягиваться. Потом не хватает времени, и организаторы начинают торопиться... Мы хотим, сделать так, чтобы Универсиада в Казани стала примером для всех в будущем. Конечно, в 2011 году в Шэнчжэне будет большое мероприятие, и вы, разумеется, понимаете: то, что организует Китай, трудно повторить... Поэтому мы обратились с просьбой к премьер-министру назначить представителя от Казани в офисе FISU, а также как можно скорее - до ноября подготовить мастер-план.
Гостей Казани впечатлил проект деревни Универсиады. Особенно тот факт, что объект останется вузовским, а не перейдет в руки инвесторов для дальнейшего использования в коммерческих целях. Во время встречи с премьер-министром РТ Рустамом Миннихановым гостей заверили, что всемирный экономический кризис "никак не отразится на бюджете Универсиады и на инвестициях в развитие данного проекта".
По словам Сайнтронда, в июне, незадолго до открытия Универсиады в Белграде, на специальном совещании хозяева представят первый официальный отчет о ходе подготовки к Играм-2013. Но и вариант отчета, который организаторы представили в нынешний приезд, как сказал Марк Вандеплас, "всеобъемлющий, все продумано до мелочей, четко расписано по расходам".
Активно обсуждался в ходе визита вопрос о дополнительных видах спорта. Их будет двенадцать, в том числе и спорный хоккей на траве. Согласие было получено после осмотра казанского Центра хоккея на траве.
Глава МУП "Дирекция Универсиады-2013" Владимир Леонов сообщил, что предложения о сотрудничестве в деле возведения нового стадиона направлены всем крупным агентствам, занимающимся проектированием и строительством таких объектов. Предложений в Казани ждут до 30 мая.
Уже после окончания пресс-конференции Владимир Леонов рассказал корреспонденту "ВК" и о планах хозяев Универсиады-2013 по улучшению транспортной инфраструктуры Казани:
- На начало июня в Казани намечено выездное совещание Минтранса РФ по вопросам подготовки к Универсиаде. Мы уже получили первые наброски схемы, разработанной по нашему заказу в санкт-петербургском институте, занимающемся вопросами логистики. Они сделали такую же схему для Олимпийских игр в Сочи. На совещании будем обсуждать этот проект. Мы подготовили все наши глобальные пожелания. Думаю, все невозможно сделать, но будем настаивать, чтобы первую ветку метро, несколько развязок и городские транспортные магистрали завершить к 2013 году. Хотелось бы, чтобы и новый мост появился через Казанку...
Хоккей с мячом Хоккей с мячом спортивная командная игра на льду с клюшками и мячом, цель которой – забить мяч в ворота соперника (в матче побеждает...
История хоккея с шайбой Канаде, но его “прародителями” были игры с мячом и клюшками на льду, популярные в Голландии в xyi-xyii веках. Хоккей на льду, сходный...