Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе



страница3/5
Дата07.04.2013
Размер0.72 Mb.
ТипПояснительная записка
1   2   3   4   5

Индексаль билгеләрне үз эченә алган шәмаилләрдә текст бирелә, ягъни аерым бер аять, сурә, догалар. Икенче төрле мондый текстларны билге – индикаторлар дип атыйлар.

  • Сурәт билгеләре урын алган шәмаилләрдә билге - сурәт булырга тиеш. Ягъни шәмаилдә билгеле бер сурәт тасвирлана. Биредә Ислам диненә кагылышлы архитектура корылмалары, шәһәр, мәчетләр күздә тотыла.

  • Комбинатор билгеләр – текст һәм сурәт үзәктә торган шәмаилләр иң зур күпчелекне тәшкил итә. Әлеге сурәтләр үз эчендә нинди дә булса абстракт мәгънә, идеяне алган була.


    Изге таш Кәгъбәтуллаһ. Аның шәмаилләрдә тасвирлануы.
    Кәгъбә - (әгъбә: куб) - мөселманнарның төп изге урыннары. Намаз вакытында да алар шул тарафка йөз тотып укыйлар. Ислам динендәге төп фарыз гамәлләрнең берсен үтәү өчен– хаҗ кылырга да ел саен бирегә киләләр.

    Кәгъбә Мәккә шәһәренең төп мәчете әл - Мәсҗид әл - Хәрамның үзәнгендә урнашкан. Тышкы формасы буенча ул - биеклеккә 15 метр, киңлеккә 12 х 20 метрны тәшкил иткән таш бина. Аның почмаклары якынча дөньяның төрле өлешләренә караган. Көнчыгыштагы почмагы «әр-рукн әл-әсвал (кара чатлык)» яки «әр-рукн» дип кенә йөртелә. Монда якынча 1,5 м. биеклектәге, көмеш белән йөгертелгән «кара таш» (әл-хәҗәр әл-әсвад) урнаштырылган. Әлеге таш Кәгъбәнең изгеләшүенә сәбәпче, Аллаһ тарафыннан җиргә җибәрелеп, Аның бөеклеген раслаучы символ. Төньякка караган почмагы Ирак, көнбатыш – Сирия, ә көньягы Йәмән ягы дип атала. Гадәттә, Кәгъбә тышкы яктан Кисвә белән капланган була.

    Кәгъбәне зур киң юл әйләндереп алган. Изге ташка капма – каршы диярлек изге Зәмзәм чишмәсе урнашкан.

    Мөселман риваятләрендә теркәлгәнчә, җәннәттән җибәрегән ак яхонт – «кара таш», гөнаһлары өчен җиргә төшерелгән Адәм С. Г.В. Мәккә җиренә барып җиткәч, Аллаһ тарафыннан иңдерелә. Элек әлеге ташка карап җәннәтне күрергә мөмкин булган, әмма кешеләрнең гөнаһлары аркасында тора – бара ул кара төскә кергән. Адәм С. Г.В. аның өстенә беренче бинаны төзи, ә Кәгъбәне аның улы Шис (Сиф) нигезли. Су баскан вакытында ул бина һавага күтәрелә, аннан соң җимерелә. Ибраһим пәйгамбәрнең улы Исмәгыйль Мәккәгә килеп урнашкач, Аллаһ Кәгъбәтулланың нигезен торгызырга боера. Ибраһим боерыкны үти һәм мөселманнарга биредә хаҗ кылырга әйтеп калдыра. Кәгъбәтулланы карау, төзекләндерү алга таба бер – берсен алмаштырган Җүрһүм, Һөзгә, Корәеш кабиләләренә йөкләнә. Берничә тапкыр су басуы аркасында бина җимерелә. 600 елларда Корәешлеләр аңа Византия мастеры җитәкчелегендә чираттагы төзекләндәрү эшләрен үткәрәләр. Риваятләрдә әйтелгәнчә, пәйгамбәребез Мөхәммәд С.Г.В. анда катнашкан һәм нәкъ шул вакытларда ул беренче тапкыр югарыдан тавыш ишеткән. Аңа кадәр бу йортны Аллаһка ышанмаучылардан чистарту, саклау вазифасы Ибраһим җилкәсендә булса, хәзер аңа йөкләнә. 628 елда мөселманнар Кәгъбәгә хаҗ кылу хокукын биргән килешүгә ирешәләр. 629 елда Мөхәммәд С.Г.В. җитәкчелегендә хаҗ кылына, 630 елга инде Мәккә мөселманнарының изге урынына әверелә.


    Ислам дөньясында Кәгъбәнең тоткан мөһим урыны, уйнаган роле барлык мөселманнарның намаз вакытында юнәләсе кыйблалары итеп билгеләнгәч, тагын да арта. Башта Мөхәммәд С.Г.В. сәхабәләре белән Иерусалим шәһәрендәге изге урынга – «Әл-Әкса» мәчетенә карап намаз укыганнар. Ә инде Мәдинә каласына күченеп килгәч - һиҗрәт кылгач, Аллаһы Тәгаләдән: «Кыйблагызны үзгәртегез, йөзегезне Мәккәдәге Кәгъбәтуллаһка борыгыз», - дигән әмер килә. Шунда пәйгамбәребез Мөхәммәд С.Г.В. дә, аңа ияреп намаз укучы 10 сәхабә дә, һич шикләнмичә, йөзләрен Кәгъбәгә юнәлткәннәр. Шуннан соң бу йорт гыйбадәт кылган вакытта шунда таба карарга тиешле урынга әверелә.

    Әлеге йортны Аллаһ Үзенең шәхси йорты дип атый. Ислам дине һәр мөселманга үз гомерендә бер генә тапкыр булса да бу урында булуны мәҗбүр итә. Хаҗга баруның үз шартлары бар, аларны үтәү күңелләрне чистарта, иманлы итә.

    Шулай итеп, Кәгъбәтуллаһ - мөселманнарның төп изге урыны һәм Ислам дөньясында аның әһәмияте чиксез зур, шуңа күрә күпсанлы шәмаилләрдә дә ул үзәк, мөһим урынны алып тора. Абдрахман Абдуллин, Гайфулла ибн Мозафар, һ.б. билгесез авторлар тарафыннан ясалан шәмаилләрне мисалга китерергә мөмкин. Мәсәлән, 1889 елда басылып чыккан шәмаил диптихны тәшкил итә. Анда мөселманнарның изге урыннары булган Мәккә һәм Мәдинә тасвирланган. Шамаилнең авторы билгеле түгел. Бу үрнәк урта гасыр мөселман сәнгатенең китап графикасы традицияләрендә башкарылган. Орнамент юк. Төсләр гаммасына җылы сары һәм кызыл төсләрдән тора. Гадәттә, төрле мәчет биналары тасвирланган шәмаилләрдә аңлатма бирү таләп ителми. Сирәк очракта гына автор мондый шәмаилләргә дини – тарихи характердагы комментарий язып калдырырга мөмкин. Шул ук төргә караган тагын бер шәмаил XX гасыр башында бер туган Ахметовлар тарафыннан эшләнгән. Әлеге шәмаил үзәгендә изге урын - Кәгъбә сурәтләнгән. Рәсем өстенә шәхәдә - ышану формуласы (Иман кәлимәсе) урнаштырылган. Дүрт чатларына хәлифәләребез исемнәре төшерелгән. Уң һәм сул якларында Кәгъбәнең барлыкка килүе турында Коръәннән алынган сүрәләр. Аста һәм өстә – сүрә эчтәлеген шәрехләгән гарәп шрифтындагы текстлар. Алар кызыл, сары, яшел төстәге фонга төшерелгән. Кәгъбәтуллаһ тасвирланган шәмаилләрдә Аллаһы Тәгалә һәм пәйгамбәрләр исемнәре, Коръән сүрәләре дә язылган. Мисал итеп Мөхәммәтҗан Хәлил углы Хуҗасәетовның шәмаилен китерергә була. Биредә шәмаил үзәгенә як–ягы шәһәр төзелмәләре белән әйләндерелеп алынган Кәгъбә урнаштырылган. Шәмаилнең өске өлешендә рәсем озынлыгында каллиграфик стиль белән оста башкарылган “Бисмилла” төшерелгән. “Бисмилла“ның уң ягында – “Аллаһ” сүзе, сул ягында пәйгамбәребез Мөхәммәд С.Г.В. исеме язылган. Аста як-якта кечерәк түгәрәкләр эчендә дүрт хәлиф исемнәре. Шунда ук күфи стилендә язылган шәхәдә дә бар. Шәмаилнең читләренә чуар кырлар ясалып, һәр шакмак эченә Аллаһының исемнәре урнаштырылган. Шулай ук әлеге шәмаилдә Кәгъбәнең барлыкка килүе турында да мәгълүмат бар.

    Бүгенге көндә дә рәссам – каллиграфлар Изге ташны сурәтләүгә зур әһәмият бирәләр. Әйтик, Ф.Г. Гирфанов, В. А. Попов, Р.Г.Шәмсетдинов, Р.И.Шамсутов һ.б. рәссамнарның Кәгъбәтуллаһ тасвирланган шәмаилләр бар.
    Нух пәйгамбәр көймәсенең шәмаилләрдә тасвирлануы
    Татар шәмаилләре арасында аерым бер пәйгамбәрнең тормышын, аның дингә өндәвен һәм нинди могҗиза белән килүен бәян иткән шәмаилләр дә бар. Шундый шәмаилләрдән Нух г.с.гә багышланганнары аерым бер урын алып тора. Нух - Аллаһ пәйгамбәрләренең берсе. Нух исеменең мәгънәсе - елаучы. Елавының өч сәбәбе бар дип фаразлана. Беренчесе: беркөнне аның яныннан бер йолкышланган ат үтеп китә икән, һәм Нух аннан җирәнеп: «Әй, кәбахәт, кит минем яннан», - дип әйткән. Ат телгә килеп: ”Синең минем кебек җан иясен яратырга, барлыкка китерергә көчеңнән дә килми бит әле, адәмне адәм, атны ат итүче бары Аллаһ», - дигән һәм Нух үзенең хаталанганын аңлап, елый башлаган. Икенче сәбәбе: туфаннан соң Нух Иблисне күргәч, Иблис аңа шатланып рәхмәтләрен белдергән: «Син үзең үз кавемең өчен җәһәннәмне сайлап алдың, - дигән, - сабыр итмәдең, миңа җиңеллек кылдың». Өченчесе: туфан вакытында Нухның Кәнган исемле малае динне кабул итмәү сәбәпле суда батып үлгән, әтисе шуңа кайгыра, елый икән. Нухның пәйгамбәр булып китүенең сәбәбе – җир йөзендә азгынлык артуы, адәм балаларының динне онытуы, потларга табына башлавы. Нух һәркөнне чыгып, адәм балаларын дингә өнди башлаган, ләкин хак юлны сайлаучылар аз булган, аларның ата-бабалары сайлаган юлдан баш тартмаганнар. Нух бик күп җәфалар күргән, сөйли башласа, аңа ташлар белән атканнар, яралары төзәлеп, икенче көнне ул янә дингә өндәгән. Риваятьләргә караганда, Нух шулай 950 ел кешеләрне дингә өндәгән. Шушы еллар эчендә дингә бик аз кеше кереп, ахыр чиктә, инде түзәр чамасы, сабырлыгы калмагач, Нух Аллаһка ялварып, дога кылган: “Йә, Раббым, җир йөзендәге кәферләрдән берсен дә калдырма, хакыйкатьтә боларны һәлак итмәсәң, алар колларыңны аздырып бетерерләр”. Аллаһ Нухның догасын кабул итеп: «Миңа золым кылучылар хакында сөйләмә, алар барысы да суда батучылар булырлар. Минем ярдәмем янә рәхимлегем белән бер көймә яса». Нух иманга өндәүдән туктаган. Аллаһтан җибәрелгән агачлар (сәҗләр) кырык ел эчендә үсеп җиткәннәр. Бу кырык ел эчендә җирдә корылык, ачлык хөкем сөргән һәм балалар да тумаган. Аның көймә ясавын күреп, кавеме гаҗәпләнеп, аны тилегә чыгарган.” Җирдә бер бөртек яңгыр юк, ә син көймә ясыйсың”, - дип, көлгәннәр. Нух Аллаһтан туфанның кайчан булачагы хакында сорагач, Аллаһ әйткән: «Хәтта безнең газап бирер вакытыбыз җитсә, мичтә су кайнар, ташып чыгар».

    Бер риваятьтә көймәнең озынлыгы өч йөз аршын, ә биеклеге ике йөз аршын дип әйтелә. Егерме дүрт мең тактага егерме дүрт мең кадак кагылган, һәр тактада бер пәйгамбәрнең исеме язылган. Көймә әзер булгач, Нухның хатыны мичтә икмәк пешергән чакта, мичтән су чыккан. Хатыны Нухка хәбәр биргән. Нух с.г.в. иман китергәннәрне җыйеп, ашый торган ризыкларын, эчә торган суларын алып, көймәгә кергәннәр. Барысы сиксән кеше булган. Көймәнең бер өлешенә Аллаһ хайваннарны да җыярга кушкан. Риваятьләрдә килә, көймә өч катлы иде, өске катында - канатлы кошлар, икенче катында - Нух үз кавеме белән, түбәнге катында дүрт аяклы җанварлар урнашкан. Һәм Аллаһ бер-берсенә дошман булган хайваннарны бер-берсенә тимәсеннәре өчен еланның агуын, чаянның койрыгын алган.

    Әйттеләр: көймәдә ике нәрсә юк иде: берсе тычкан, икенчесе дуңгыз. Агачлар арасында тычкан пәйда булган һәм көймәне тишкән. Су эчендә тишекне никадәр эзләсәләр дә таба алмаганнар. Нух с.г.в.: Кайсы җанвар бу тишекне таба, ни теләсә, миндә булганны бирермен», - дигән. Елан ул тишекне табып, үзенә иң тәмле итне сораган. Нух черкигә бөтен хайваннарның итен татып, иң тәмле итне табарга кушкан. Карлыгач черкине туктатып, - “Иң тәмле ит нинди”, - дигәч, черки: «Кеше ите», - дигән. Карлыгач күңелендә кешегә карата мәрхәмәт уянган һәм ул: «Минем итемне дә татып кара, - дигән булып, черкинең телен өзеп алган. Черки сөйләшә алмыйча, безелдәп торган, аның урынына карлыгач: «Бака ите - иң тәмлесе,»- дип җавап биргән.

    Нух с.г.в. көймәдә алты ай, ә кайберәүләр биш ай йөрде диләр. Көймә Җүди тавында тукталган. Риваятьтә бер ай шул тауда торды диелгән. Аннан соң Нух җирнең халәте хакында хәбәр китерсен өчен карганы җибәргән. Карга бер үләксә табып, шуны ашап, Нухның әмерен оныткан. Карга вакытында килмәгәч, Нух карганы куркудан һәрвакыт тыныч булмасын, ризыгы үләксә булсын дип каргаган. Янә Нух күгәрченне җибәргән. Күгәрчен, сулар беткәннен күреп, җиргә кунган, аягы кызыл балчыкка баткан. Авызына бер зәйтүн яфрагын алып, Нухка җир йөзенең хәбәрен китергән. Нух аңа рәхмәтләр әйткән.

    Нух җир йөзен балалары өчен өчкә бүлгән: Шам шәһәрләрен, Гыйрак сахраларын, Хорасан һәм фарсы йортларын балаларыннан иң яхшысына - Сәмгә; Көнбатыш шәһәрләрен, Һиндстан, Хәбәш зәнгиләр (негрлар) йортын - Хәмгә; Кытай, Мәчин, Төркестанны - Яфискә биргән. Хәм нәселенең кара булуы шулдыр: Нух көймәдән чыккач, һаваның юешлегеннән кәефе бозылган. Нух арып йокыга киткән. Җил Нухның итәген ачкан, гәүрәте күренгән. Хәм моны күреп көлгән, итәген япмаган, туганы Сәм Нухның итәген ябып, Хәмне ачуланып шелтәләгәндә, Нух уянган. Нәрсә булганын белеп: «Йә Хәм, балаларын Сәм һәм Яфис балаларына хезмәтче булып, йөзләре кара булсыннар», - дигән. Риваятьтә килә: Нух туфаннан соң өч йөз илле ел гомер сөрде. Динне үз балаларына өйрәтеп калдырды.

    Хәзерге көндә Нух көймәсе тирән фәлсәфи мәгънәгә ия дип исәпләнә. Һәр кешенең күңелендә, аны давыллардан саклап кала алырлык, авырлыкларда сыгылмаска ярдәм итә алырлык үз Нух көймәсе булырга тиеш.

    Нух пәйгамбәр көймәсенә багышланган күп санлы шәмаилләр безнең көннәргә кадәр сакланган (Кара кушымтадан: ”Нух пәйгамбәр көймәсе” исемле шәмаилләр. Әлеге шәмаилләр - ХХ гасыр башында Казанда типографик ысул белән басылып чыккан Нух көймәсенә багышланган иң матур шәмаилләр. Көймәнең сурәтендә «бисмилләһиррахмәниррахим» язылган, ягъни “Шайтанның явызлыгыннан Аллаһка сыенамын”, - диелгән. Көймә астында Коръәннән аятьләр китерелгән. Кырыйлардагы дүрт ярымтүгәрәкләрдә: «Аллаһ - бөек сакчы, кичерүче. Рәхимле, шәфкатьле. Бу Аллаһның безгә бирелгән бөек рәхмәте» - диелгән.

    Солтан-Гали Мәшһәдинең «Сират әс-Сутур» трактаты

    Язу сәнгатенә, ягъни каллиграфиягә багышланган хезмәтләр биһисап күп. Шулар арасында Солтан-Гали Мәшһәдинең «нәстәгъликъ» стиле үзенчәлекләрен ачуга багышланган «Сират әс-Сутур» әсәре игътибарга лаек. Әйтергә кирәк, бу чорда, ягъни XVI гасырда «нәстәгъликъ» стиленең үзенчәлекләрен чагылдырган трактатлар күп языла башлый. Әлеге күренеш бу стильнең чагыштырмача яңа булуы белән бәйле. Хезмәтләрнең барысында да диярлек, традицион рәвешендә, «каләмнең» Илаһи башлангычы турында хәбәр бирелә, иң беренче һәм оста хаттат дип Гали ибне Әбү-Талиб р.г. атала, пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в-нең: «Күфи» язуы белән оста яза алган кеше дөньядагы ярты белемгә ия,” –дигән сүзләре китерелә.

    Солтан Гали Мәшһәдинең трактаты XV гасыр ахыры XVI гасыр башында фарсы телендә языла. Шигъри калыпка салынган бу әсәр үз вакытында Иран һәм Урта Азиядә бик киң тарала һәм бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмый.

    Солтан-Гали Мәшһәди 1432 елда Мәшһәд шәһәрендә (хәзерге Иран дәүләтенең төньяк-көнчыгышы) дөньяга килә. Шунысы кызык, хаттатның туган шәһәре булган «Мәшһәд » сүзе дә гарәп теленнән «рәсем» дип тәрҗемә ителә икән. Мәшһәди гомеренең күп өлешен Герат шәһәрендә үткәрә. Ул Галишәр Нәваи белән дустанә мөнәсәбәттә торган һәм атаклы шагыйрьнең бик күп шигырь юлларын төрле каллиграфик стильләр белән язып калдырган. Тормышының соңгы елларында Солтан-Гали Мәшһәд шәһәренә кире кайтып, үзенең «Сират әс-Сутур» исемле трактатын яза һәм 1520 елны дөньядан китә.

    Хәзерге вакытта әлеге әсәр кулъязмасы Санкт-Петербургның С.Щедрин исемендәге китапханәдә саклана. Трактат зур түгел, 14 биттән тора. Эчтәлеге белән традицион хезмәтләрдән аерылмый, бары шигъри калыпта язылган булуы һәм үз эченә автобиографик фактларны алуы белән үзенчәлекле. Әсәрдәге төп фикер – «язуның чисталыгы – җанның чисталыгыннан». Ягъни хаттат үз эшенең остасы булуы белән бергә, җанының да пөхтәлеге турында уйларга, йөрәген кара таплардан арындырырга тиеш.

    Трактатның исеменә күз салыйк. Гарәп теленнән «сират» - «юл, биография»; «сутур» сүзе «рәд, сызык, юл» дигәнне аңлата. Ягъни әсәр исемен «сызык юлы» дип тәрҗемә итәргә мөмкин.

    Әсәр каләмгә мөрәҗәгать итү белән һәм Аллаһка хәмед-сәнәләр әйтү белән башлана. «Әй, каләм, - дип яза автор, - әүвәл сине барлыкка китереп, аннан барча мәхлукатның тәкъдирен язган. Иң камил, өстенлекле, иң олуг сыйфат-исемнәргә ия булган Галәмнәрнең Раббысын мактыйм». Алга таба пәйгамбәребез Мөхәммәдкә Салават-шәрифләр әйтелә, аның дөньяларга рәхмәт белән җибәрелүе хакында искә төшерелә.

    Аннары сүз Гали р.г.гә күчә. Аның «күфи» язуын нигезләве турында әйтелә. «Пәйгамбәрләрнең патшасы килгәнче, - ди Мәшһәди, - яхүди язуы һәм «мәкалли» стиле генә гамәлдә бар иде». Соңрак барлыкка килгән башка стилләр өчен «күфи» стиле нигез булып тора, дип язылган хезмәттә.

    Трактат тирән эчтәлекле фикерләргә бай. Мәсәлән:

    - Язу сәнгатенең нигезе кешенең гамәлләренә барып тоташа.

    - Гали р.г.ның максаты хәреф һәм нокталар гына түгел, ә әхләкый камиллек, пөхтәлек һәм игелекле булуга ирешү.

    - Яхшы язу - төгәл язу ул.

    - Язу - уку өчен кирәк, укып ялыгу өчен түгел.

    - Матур язу күзне шатландыра.

    - Язу сәнгатенә тырышлык куймыйча, төшенеп булмый һ.б.

    Хезмәттә Мәшһәди үзе турында да хәбәр бирә. Кечкенә яшьтән үк инде ул язу сәнгатенә гашыйк була. Шулай бер вакыт Солтан төшендә хәлиф Гали р.г.не күрә: Ибне Әбү-Талиб р.г. аның язуына күз ташлап, мактап куя һәм ахырда күлмәк бүләк итә.

    Солтан-Гали яшьлеген каллиграфиядә камиллекә ирешү өчен үз – үзен аямыйча көн-төн күнегүләр ясап үткәрә. Мәдрәсәдә укыган вакытта ул еш кына, хәтта, йокы һәм ашауны да оныта.

    Озакламый тырышлыкның нәтиҗәләре дә күренә башлый. Солтан-Гали Мәшһәд шәһәренең күренекле шәхесенә әверелә. Язу сәнгатен өйрәнергә дип аның янына якын һәм ерак җирләрдән кешеләр килә башлый.

    Мәшһәди моның турында болай хәбәр бирә: «Мәдрәсәне бетергәч, мин өемә юнәлдем һәм үз-үземә: «Әй йөрәгем! Минем өчен ике юл бар: беренчесе - каләмемне сындырып, моңарчы ясаган барча эшләрне пыран-зыран китерергә; икенчесе - язуымны шундый дәрәҗәгә җиткерергә ки, хәтта аның турында барысы да сөйләсен һәм бар җаннары белән күрергә теләсен»,- дип әйттем. Шуннан соң көннәремне язу сәнгатен өйрәнүгә багышладым. Барлык дусларым һәм туганнарым белән элемтәне өздем. Ахыр чиктә уңышка ирештем».

    Мәшһәди хезмәтендә яшь каллиграфлар өчен бик кызыклы мәгълүматлар бар. Мәсәлән, каләмнең сыйфатына багышланган бабта галим язу әсбабының төсе кызыл, үзе бик каты да, юан да булмасын, дип яза. Трактатта кара ясау рецептлары да бирелә. Кәгазьнең иң яхшысы һәм төскә иң күркәме Кытай, аннары Сәмаркандныкы, дип әйтелә. Язу материалы зур әһәмияткә ия булганлыктан, кәгазь һәм аның сыйфатларына аерым бүлекләр дә багышланган. Әйтик, «Кәгазьнең сыйфатын билгеләү», «Кәгазьнең төсләре», «Кәгазьне охра белән тазарту» һ.б. Аерым баблар шулай ук каләмгә, аның төрле сыйфатларына, язу әсбабын ни рәвешле очларга кирәклеген аңлатуга багышланган. Мәсәлән, галим каләмне озак һәм игътибар белән очларга киңәш итә. Аның очы озын да, кыска да булырга тиеш түгел. Каләмдәге ярык та киң булмасын һәм ул камышның нәкъ уртасыннан үтсен, дип искәртә Мәшһәди. Язу әсбабы әзер булгач, өстендә май калмасын өчен аны җир белән сөртергә кирәк. Шуннан соң, карага манып, нокта ясап карыйсы һәм ул дөрес формада булырга тиеш дип искәртә.

    Каллиграфияне өйрәнү ике этаптан тора, дип яза Солтан-Гали. 1) «кәләми» дип атала, ягъни күчереп язу; 2) кагыйдәләрне өйрәнү.

    Беренче этапта галим каллиграфия үрнәкләрен игътибар белән күчерергә һәм һәрбер хәреф өстендә, теорияне кулланып, уйланып эш итәргә киңәш итә.

    Хезмәтнең зур өлеше «нәстәгъликъ» стиленә, әлеге язу төренең серләрен ачуга багышланган. «Нәстәгъликъ» стилен уйлап табучы дип 1330-1404 елларда яшәгән Мир-Гали Тибризи күрсәтелә. Әлеге стиль «нәсх» һәм «тәгъликъ» кушылмасыннан барлыкка килгән. «Сират әс-Сутур» хезмәте үзе дә «нәстәгъликъ» белән язылган. Мәшһәди әлеге стильнең таралуына күп өлеш кертә. Шуңа ул әсерендә хәрефләрнең ни рәвешле язылырга тиешлеген бик җентекләп өйрәтә. Аларның кайберләрен китерәп үтәбез: - «Әлиф»не ясаганда өч хәрәкәт булырга тиеш; «Чим» хәрефенең башы ике нокта зурлыгында булсын; «Кафның» башы озын, ахырлары «би» һәм «ти» хәрефләренең кебек булсын; «Син»нең озынлыгын «би» һәм «ти» озынлыгында яса” һ.б.

    Әсер ахырында, Мәшһәди тагын бер кат каллиграфия серләрен өйрәнүчеләргә мөрәҗәгать итеп: «Әй, матур язырга теләүче! Бар булган буш вакытыңны бу эшкә багышла, тынычлык һәм йокыны оныт. Каләм төсле башыңны кәгазьдән аерма, көн-төннәрне күнегүләр яса, теләкләрдән кисел, үзеңдәге саранлык һәм комсызлыкны бетер, начар ният-теләкләргә каршы аяусыз көреш алып бар, аларның башларын тамырдан өз. Шунда гына син кече җиһатның тәмен татып карарсың. Шулай ук беркемне дә кимсетмә, чөнки Аллаһ кимсетелгәннең догасын кире бормый. Һәр вакытта аз белән канәгать бул, вәгъдә-гаһедләрне үтә. Тәхәрәтсез бер сәгать тә торма. Ялганлаудан, гайбәт һәм хөседлектән читтә тор. Хәйлә һәм мәкерне гадәт итеп алма, начар сыйфатларны үзеңә тиң итмә, аларны сайлама. Хәйлә, азгынлык һәм мутлыктан үзен азат итүчене генә пөхтәлеккә һәм камиллеккә ирешкән, дип әйтеп була. Йөрәкнең тирән серләрен ачучы гына язуның чисталыгы җанның сафлыгыннан икәнлеген аңлый. Пөхтә язу – саф йөрәкләргә ия булучыларның гадәте. Бу сүзләрне картлыкка ирешкән аксакал әйтте дип бел», - дип сүзен тәмамлый бөек хаттат Солтан-Гали Мәшһәди.

    Әсерне язган дәвердә Мәшһәдигә 84 яшь була. Ул бер ялгызы гына Мәшһәд шәһәрендә гомер сөргән. Әсер ахырында хаттат традицион рәвештә пәйгамбәребез Мөхәммд с.г.в.гә Салават әйтә һәм бу әсәрне гөнаһлы Солтан-Гали Мәшһәди язды, дип тәмам кыла.

  • 1   2   3   4   5

    Похожие:

    Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе iconДәрес №25 Электроскоп. Электр үткәрүче һәм электр үткәрмәүче җисемнәр. Электр кыры
    Максатлар: электрлану күренеше, уңай һәм тискәре корылма, корылмалы җисемнәрнең тартылуы һәм этелүе турында белемнәрне ныгыту; электроскоп...
    Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе iconЗаконных интересов граждан при предоставлении жилищных и коммунальных услуг
    КҮРСӘТКӘНДӘ гражданнарның хокукларын һӘм законлы мәНФӘгатьләрен тәэмин итү ҺӘм яклау ведомствоара комиссиясе
    Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе iconКазан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы
    ...
    Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе iconКузьмина А. Е. Всего публикаций 25 статьи
    Генкал С. И., Кузьмина А. Е. О морфологии Cyclotella bodanica Eulenst // Биол. Внутренних Вод: Информ. Бюллетень. 1990; (87). С....
    Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе iconТатар филологиясе кафедрасы
    Нигамаев. А. З.( татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы). Филология факультеты: бүгенгесе һәм киләчәге
    Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе iconСписок плоскопечатной литературы, поступившей в фонд крбс III квартал 2009 г. 2 Естественные науки Т26. 89
    П 31 Петрозаводская азбука для детей : [путешествие по городу] / гу карел респ б-ка для слепых; [авт сост.: Щелупанова И. Б., Толкачева...
    Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе icon«Футбол» Класс ике командага бүленә. Тактадагы «капкага» сүзнең 1 нче һәм соңгы хәрефе язылган. Кайсы команда кубрәк сүз уйлап әйтә,шул җиңүче була. Һәр дөрес сүз саен «гол» дип әйтергә кирәк.Әгәр дә, сүз дөрес булмаса, «аут» була. А
    Балаларга татар телен тирәнтен өйрәтү һәм аларда укуга кызыксыну уяту максаты белән дәресләрдә төрле дидактик уеннардан киң файдаланырга...
    Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе iconПрограммасы Төзүче-автор: Халилова Г. Г. Барда 2001 Аңлатма язуы
    Бу мирас шәхес формалаштыруда, аны иҗади үстерүдә хәлиткеч роль уйный, матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтә. Музыка, бигрәк тә халык...
    Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе icon«Последний день Матвея Кузьмина»

    Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе iconТатар алфавиты
    Татар сүзләрен ничек әйтәбез һәм язабыз? Как произносим и пишем татарские слова?
    Разместите кнопку на своём сайте:
    ru.convdocs.org


    База данных защищена авторским правом ©ru.convdocs.org 2016
    обратиться к администрации
    ru.convdocs.org