Ф. Р. Азаматова Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре татар телендә аваз һӘм мәгънә МӨНӘСӘБӘТЕ



Скачать 37.32 Kb.
Дата03.07.2014
Размер37.32 Kb.
ТипДокументы
Ф.Р. Азаматова

Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре
ТАТАР ТЕЛЕНДӘ АВАЗ ҺӘМ МӘГЪНӘ МӨНӘСӘБӘТЕ

Аваз hәм мәгънә мөнәсәбәтенә караган төрле карашлар яши. Хәзер беркем дә төгәл әйтә алмый: башта кешеләр авазлар ярдәмендә сөйләшкәнме, әллә инде башта ук “сүз” булганмы? Белүебезчә, фонеманың төп сыйфатлары: мәгънә оештыруы hәм мәгънә үзгәртүе. Әгәр дә сез танышларыгыздан [и] авазымы, яисә [о] авазымы зуррак дип сорасагыз, күбесе [о] авазы дип җавап бирәчәк. Кайсы аваз катырак: [и] авазымы, әллә [р] авазымы дисәгез, сез [р] авазы дигән җавап алачаксыз. Без "калын" hәм "нечкә" сузыклар дибез. Ә чынлыкта исә без бит ул авазларны тотып карый алмыйбыз. Сүзләр генә түгел, хәтта авазлар да ниндидер мәгънә белдерәләр икән. Күрәсең, монда ниндидер сер бар [Журавлев 1991: 6].

Кайбер галимнәр, авазларны бөтенләй характерларга ярамый дигән фикердәләр. Академик М.З. Зәкиев: "Фонеманың үзендә мәгънә бар дип уйлау дөрес түгел. Чөнки әгәр аваз мәгънә белдерсә, hәр сүзнең мәгънәсе авазлар мәгънәсенең арифметик суммасына тигез булыр, hәм аваз составы ягыннан бер-берсенә якын сүзләр мәгънәләре белән дә охшаш булырлар иде", дигән нәтиҗәгә килә [Сафиуллина 2006: 407].

Шулай да соңгы елларда тел белемендә авазның мөстәкыйль мәгънә төсмеренә ия булуы күзәтелә. Бу юнәлеш лигвистикада гына түгел, хәтта философиядә дә зур үсеш ала. Бу өлкәдә аваз hәм мәгънә мөнәсәбәтен өйрәнүче А.П. Журавлевның "Звук и смысл" дигән хезмәтен атарга була. Ул бу эшендә шкалалар ярдәмендә тәҗрибә үткәреп, hәрбер авазны характерлый. Нәтиҗәдә "Фонетическая значимость звукобукв" дигән таблицасын төзи. Х.Х. Сәлимов үзенең "Просодическая система татарского языка" дигән хезмәтендә авазларның фонетик мәгънәсенең нигезе итеп авазларның просодик характеристикаларын атый: озынлык, интенсивлык, просодик тембр [Салимов 1999: 64].

Аваз hәм мәгънә мөнәсәбәте лингвистларны гына түгел, хәтта философларны да кызыксындырды. Шушы юнәлешкә караган без А.Ф.Лосевның "Философия имени" дигән хезмәтен атый алабыз. Бу эшендә ул сүз мәгънәсен ике яссылыкта карый: реалистик hәм номиналистик планда.

Аваз hәм мәгънә төсмерләрен өйрәнү методикалары белән танышып чыккач, үзебез дә тәҗрибәи эш үткәрдек. Монда без А.П. Журавлевның методикасын кулландык. Төп коралыбыз булып шулай ук шкала саналды. Ул үз чиратында ике антонимик сыйфаттан ясалды. Түбәндәге сыйфатларны сайладык: матур-ямьсез, очлы-түгәрәк, тиз-әкрен, ачык-ябык, яңгырау-саңгырау, җылы-суык, баллы-әче h. б. Барлыгы егерме антонимик сыйфат барлыкка килде. Саналган сыйфатлар өчен "нык" көчәйткеч кисәкчәсе ярдәмендә ике чагыштыру дәрәҗәсе ясадык. Бу шкала берникадәр мәктәп оценкаларының шкаласын хәтерләтә: нык әйбәт - 1, әйбәт - 2, бернинди дә түгел - 3, начар - 4, нык начар - 5. Киләсе адым булып аваз сайлау торды. Төп урынны без татар теленең авазларына бирдек. [а], [ә], [х], [h], [р], [л], [о], [ө], [и], [ы], [җ], [ф]. Авазларның hәрберсен егерме шкала буенча характерлап чыктык.
Бөтен җаваплардан уртак арифметик нәтиҗә чыгардык. Тәҗрибә вакытында шундый кызык фактларны күзәттек: татар теленең авазларын әйткәндә, рус телендә сөйләшүче информантлар авазны аңламый, берничә кат сорыйлар. Нәтиҗәдә ул авазларны шкалада "бернинди дә түгел" дип билгелиләр. Татар телендә сөйләшүче балаларга килгәндә, алар өчен татар теленең авазлары матур да, йомшак та, юаш та. А.П. Журавлевның таблицасы белән чагыштырып чыккач, түбәндәге нәтиҗәгә килдек. Уртак тикшерелгән авазлар күп кенә шкала буенча туры килделәр. Мәсәлән, [а] авазы ике таблицада ук әйбәт, зур, актив, көчле, җитез, хәрәкәтчән. "Җылы-суык", "очлы-түгәрәк" шкалаларында "бернинди дә түгел" дип билгеләнде. Әмма туры килмәгән очраклар да булды. А.П. Журавлев үзенең тәҗрибәсендә йөздән артык җавапка нәтиҗә чыгарган, ә безнең тәҗрибәдә бары ун гына кеше катнашты. Киләчәктә, җаваплар тагы да төгәлрәк булсын өчен, күбрәк информантлар белән эшләүне күз алдында тотабыз.

Икенче тәҗрибәне шулай ук А.П. Журавлев методикасына таянып башкардык. Информантларга, гомүмән, телдә булмаган ике сүз бирелде: "урщух" hәм "лүмән" сүзләре. Төп бурыч булып, бирелгән төсле каләмнәрне кулланып, шушы сүзләр тудырган рәсемне ясау торды. Иң кызыгы шунда: "лүмән" сүзенә барлык студентлар да ачык төсләр сайлады. "Урщух" сүзенә килгәндә, киресенчә, информантлар караңгы төсләргә игътибар бирделәр. Бу очраклы түгел. Чөнки “лүмән” сүзендәге [л] авазы – матур, якты, йомшак, әйбәт, җылы, күңелле; [ә] авазы – матур, ачык, җылы, якты, йомшак, әйбәт, күңелле. Күз алдына матур, ачык, җылы, йомшак, күңелле, әйбәт предмет килеп баса. ”Урщух” сүзен алганда, [х] авазы – ямьсез, суык, караңгы, каты, моңсу; [р] авазы – суык, каты, начар, тонык. Димәк, предмет үзе дә ямьсез, суык, начар, моңсу булып тоела.

Авазларны мәгънәгә мөнәсәбәттә тикшерү бик мөhим hәм актуаль эш, чөнки тел белемендә бу өлкә бик аз тикшерелгән. Дөнья моделе турында сөйләгәндә без лексика, фразеологик берәмлекләр белән эш итәбез. Әмма лексика, фразеологик берәмлекләр турында сөйләгәндә, алар эчендә фонема ятканын онытырга ярамый. Киләчәктә без аваз hәм мәгънә мөнәсәбәтен шигырьдә ачыкларбыз дигән өметтә торабыз.

Әдәбият:

Журавлев А.П. Звук и смысл / А.П. Журавлев. – М.: Просвещение, 1991. – С.158.

Салимов Х.Х. Просодическая система татарского языка. Автореф. дисс.доктора филолог. наук / Х.Х.Салимов – Казань: 1999. – С.64.

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле / Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. - Казан: Мәгариф, 2006. – 407 б.

Похожие:

Ф. Р. Азаматова Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре татар телендә аваз һӘм мәгънә МӨНӘСӘБӘТЕ iconКазан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы
...
Ф. Р. Азаматова Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре татар телендә аваз һӘм мәгънә МӨНӘСӘБӘТЕ iconХ. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе
Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның...
Ф. Р. Азаматова Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре татар телендә аваз һӘм мәгънә МӨНӘСӘБӘТЕ iconТатар филологиясе кафедрасы
Нигамаев. А. З.( татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы). Филология факультеты: бүгенгесе һәм киләчәге
Ф. Р. Азаматова Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре татар телендә аваз һӘм мәгънә МӨНӘСӘБӘТЕ iconПрограмма Татарский язык 2
Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы. (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4 нче сыйныфлар....
Ф. Р. Азаматова Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре татар телендә аваз һӘм мәгънә МӨНӘСӘБӘТЕ iconТатар алфавиты
Татар сүзләрен ничек әйтәбез һәм язабыз? Как произносим и пишем татарские слова?
Ф. Р. Азаматова Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре татар телендә аваз һӘм мәгънә МӨНӘСӘБӘТЕ iconДәрес №25 Электроскоп. Электр үткәрүче һәм электр үткәрмәүче җисемнәр. Электр кыры
Максатлар: электрлану күренеше, уңай һәм тискәре корылма, корылмалы җисемнәрнең тартылуы һәм этелүе турында белемнәрне ныгыту; электроскоп...
Ф. Р. Азаматова Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре татар телендә аваз һӘм мәгънә МӨНӘСӘБӘТЕ iconРус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр. Казан 2012
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче...
Ф. Р. Азаматова Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре татар телендә аваз һӘм мәгънә МӨНӘСӘБӘТЕ iconҠулланыусыларҙЫҢ хоҡУҠтарын яҡлау һӘм кеше именлеге өЛҠӘҺендә КҮҘӘТЕҮ буйынса федераль хеҙМӘт федераль дәҮЛӘТ Һаулык һАҠлау учреждениеһы дезинфекция станцияһЫ

Ф. Р. Азаматова Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре татар телендә аваз һӘм мәгънә МӨНӘСӘБӘТЕ iconКазан дәүләт университеты
И. Ф. Яковкин булган. Университетта төрле елларда атаклы галимнәр эшләгән: математик Н. Лобачевский, химиклар Бутлеров, Зинин, Арбузовлар,...
Ф. Р. Азаматова Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре татар телендә аваз һӘм мәгънә МӨНӘСӘБӘТЕ icon«Футбол» Класс ике командага бүленә. Тактадагы «капкага» сүзнең 1 нче һәм соңгы хәрефе язылган. Кайсы команда кубрәк сүз уйлап әйтә,шул җиңүче була. Һәр дөрес сүз саен «гол» дип әйтергә кирәк.Әгәр дә, сүз дөрес булмаса, «аут» була. А
Балаларга татар телен тирәнтен өйрәтү һәм аларда укуга кызыксыну уяту максаты белән дәресләрдә төрле дидактик уеннардан киң файдаланырга...
Разместите кнопку на своём сайте:
ru.convdocs.org


База данных защищена авторским правом ©ru.convdocs.org 2016
обратиться к администрации
ru.convdocs.org