Гомерем минем моңлы бер җыр иде



Скачать 149.98 Kb.
Дата03.07.2014
Размер149.98 Kb.
ТипДокументы
"Гомерем минем моңлы бер җыр иде..."
Симфоник музыка уйный. Акрын гына пәрдә күтәрелә. Мусаның мөлаем портреты пәйдә була. Аның астында лавр яфраклары балкый. Беркадәр алдарак, идәндә, мәңгелек ут яна.

Сәхнәдә алып баручы, ул мәңгелек ут янына чәчәкләр сала, бер минутка тынып кала. Музыка тына. Алып баручы залга борыла.

Алып баручы: Муса Җәлил аз яшәде

Күпме күрде, күпме якын итеп,

Үз гомерен сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде.

Хәерле иртә, хөрмәтле тамашачылар! Халкының куңелендә мәңге җуймас тирән эз калдырган бөек исемнәр була. Заман узу белән генә алар онытылмыйлар, киресенчә халык телендә хөрмәт белән, горурлык белән әйтелә торган кадерле, сөекле исемгә әвереләләр. Халык аны тагын да яктырак, ачыграк итеп күрә. Шундый исемнәр арасында татар халкының батыр улы, шагыйрь - көрәшче Муса Җәлил дә бар.

Фашизмга каршы көрәштә узләренең гомерләрен корбан иткән ватаныбызның батыр уллары арасында без куренекле татар шагыйре Муса Җәлил исемен аеруча зур дулкынлану һәм горурлык белән искә алабыз.

М.Җәлил 1906 нчы елның 15 февралендә Оренбург губернасының Мостафа авылында туа. Ул кечерәк буйлы, кара чәчле, коңгырт күзле бик җитез малай була. Гаиләсе бик ярлы булуга карамастан, Мостафа абый балаларына белем бирергә омтыла. Муса да алты яшендә авыл мәдрәсәсендә укый башлый. Ул бик зирәк укучы була. Бер елда дурт класс программасын узләштерә.

Мусаның балалык еллары революциянең давыллы өермәсенә очрый, яшҗлек чоры исә яңа тормыш өчен көрәшнең ялкынына чорнала. 14-15 яшьлек үсмер азатлык өчен көрәшчеләрнең авазын үз йөрәге белән тоя, аларны шигьри юлларга салып, политик югарылыкка күтәреп, татар укучысына ирештерергә тырыша.

Мусаның беренче шигыре басылу - үзе бер вакыйга.

(Сәхнәгә өстәл һәм урындык куела, стенага плакат эленә: "Син Кызыл Армия сафына язылдыңмы?". Өстөл артында кызылармеец киемендә редактор Ш.Камал утыра. Күзлек кигән. Алдында иске формадагы телефон, газета-журналлар. Ишек шакыган тавыш ишетелә.)

Редактор. Әйе, әйе, керегез.

(Бүлмәгә ике малай килеп керә)

Малай. Абый, исәнмесез.

Редактор. Исәнмесез, балалар.

Малай. Безгә редактор абый кирәк иде.

Редактор. Редактор абыегыз мин булам.

Муса. Безгә редактор Шәриф Камал абый кирәк.

Редактор. Әйе, әйе. Редактор Шәриф Камал абыегыз

мин булам. Ә, нинди хәбәр алып килдегез?

Малай. Без хәбәр алып килмәдек?

Редактор. Ә нәрсә алып килдегез. (Малайлар

дәшмиләр)

Редакциягә мәкалә белән киләләр, курәм,

сездә дә бер-бер хәбәрме, мәкаләме бар!

Муса.(иптәшенә) Син әйт.

Малай. Без декламация алып килдек, абый.

Редактор.
Кая, кәгазьгә яздыгызмы? Укып карыйк (Муса күлмәк изүеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь алып бирә)

Редактор. Шигырь, димәк. Кайсыгыз язды соң аны?

Муса. Мин яздым.

Редактор. Исемең ничек соң синең?

Муса. Муса Җәлилов.

Редактор. Ә нигә шигырьнең астына "Кечкенә Җәлил"

дип куйдың?

Муса. Шагыйрьләрче булсын дидем

Редактор. Ничә яшь сиңа, Кечкенә Җәлил?

Муса. Унөч.

Редактор. (елмаеп) Яхшы. Әйдә укы шигыреңне,

Кечкенә Җәлил.

Шигырең шагыйрьләрчә икән?

Муса. (каушап, акрын гына укый)

Бәхет.

Кулыма мин "Кызыл кылычны" алсам,

Шулай шуннан "Кызыл фронтка" барсам,...

Редактор.(бүлдерә) Юк, тукта! Бәхет турында, кызыл көрәш турында болай гына уку җитми, чын-чынлап давыллы көрәшкә барган кебек, тирә-яктагы кешеләргә, җиһанга дәшкәндәй, канатланып укырга кирәк. Әйдә яңадан!

(Муса, илһамланып, күтәренке рух белән

үзенең шигырен укый. Редактор Мусаның

кулыннан кәгазьне ала)

Муса. Рәхмәт, абый! (Малайлар йөгереп чыгып

китәләр)

Алып баручы. Кечкенә Җәлил шулай итеп әдәбият

дөньясына аяк баса. Тормышта һәрвакыт

актив Муса тиздән яшьләр арасында оста

оештыручы булып таныла. 1919 ел.

Интервентларга һәм буржуй калдыкларына

каршы көрәшнең кискен көннәре. 13

яшьлек Муса инициативасы белән Мостафа

авылында "Кызыл чәчәк" исемле балалар

оешмасы төзелә. Бу оешма яшьләр һәм

олылыр өчен файдалы эшләр башкара.

Моны Мусаның сеңлесе Зәйнәп Җәлилова

болай искә ала.

(Акрын гына мандолинада "Каз канаты" көе уйнаганы ишетелә. Сәхнәгә Зәйнәп Җәлилова чыга).

З.Җәлилова. Җәй көне зурлар бар да кыр эшләрендә

булалар... Без, җилкәләргә тырма, сәнәкләр

күтәреп, кемнең дә булса ишек алдында

таралып яткан печәннәрен күбәгә, кибәнгә

өяргә тотынабыз. Берсендә беткәч,

икенчесендә эшлибез...Ә хуҗалар кич эштән

кайткач: "Менә рәхмәт төшкән балалар,

ишек алдын ничек чистартып куйганнар!" –

дип бик шат булалар иде.

Ә "Кызыл чәчәк"ләр чыгарган стена

газеталары,аларның кычкырып китап

укулары, концертлары өлкәннәр күңеленә

аеруча хуш килә. Муса үзе кыллы

уен коралында уйнарга ярата.

Алып баручы. Муса - комсомол работнигы, ялкынлы

агитатор,культура эшчесе, тәрбияче-

педагог (Сәхнәгә әкрен генә Тимербулат белән Фәйрүзә чыга. Фәйрүзәнең кулында башаклар.) Соңрак ул Казандагы Көнчыгыш педагогия институты рабфагының студенты.

Фәйрүзә. (сүзгә кушылып) Ул гына да түгел М.Җәлил

халык күңеленә кергән әсәрләрен дә яза

Тимербулат. Тукта әле, нигә без үзебез белән таныштырмыйбыз?

Фәйрүзә. Таныш булыгыз. Без М.Җәлилнең "Хат

ташучы" пөэмасыннан Тимербулат белән

Фәйрүзә. "Хат ташучы" җыры. (М.Җәлил сүз.

М.Мозаффаров муз. башкарыла)

Тимербулат. М.Җәлилнең әлеге әсәре басылып чыккач

та, яшьләрнең күңелен җәлеп итте,

аларның мәңгелек юлдашына әйләнде. Ул

гынамы соң! М.Җәлилнең һәр әсәре...

Әйтик, менә "Джим" поэмасы! (Сәхнә

артыннан тавыш: "Фашистстик Германиядә,

1935 нче елда чыгарылган декрет буенча,

арийцларның балаларына, ягъни немец

балаларына, кара тәнлеләрне сүрәтләгән

курчаклар уйнау кискен рәвештә тыела.

(Сәхнәгә бер укучы чыга)

Укучы. Зәнгәр күзле уйчан Эммага

Алты яшь тулды.

Һәм әтисе кичен кунаклар

Җыярга булды.

Эмма көтә: тиздән әтисе

Заводтан кайтыр.

Кочагына алып кызчыгын

Назлар, юатыр.

Аның белән бергә кайтырлар

Кунак абзыйлар.

Һәм Эмманың нәни күнелендә

Шатлык кабызырлар.

Эмма өчен бүген көтмәгән

Зур бәйрәм булыр.

Бәлки, бүген аның ачлыгы да...

Бар да онтылыр.

(Сәхнәгә Эшче керә. Аның каршына йөгереп Эмма чыга).

Эмма. Әтием! Минем туган көнемә нәрсә алып

кайттын?

Эшче. Бүләк, кызым! Менә курчак!

Эмма. Ә, нинди, сөйкемле, матур. Исеме аның,

әтием, Джим булсын, яме?

Эшче. Джим. Әйбәт исем. Әйе, Джим булсын! (Тышта ачы сызгыралар. Коралланган ике фашист килеп керә).

1 нче фашист. Менә ул!

2 нче фашсит. Әйдә.

1 нче фашист. (Эмманы күреп) Җинаять! Карагыз! Негр

белән уйный, ах, явыз! Китер (Джимны

тартып алып, аны идәнгә салып таптый

һәм курчакның калдыкларын сумкасына

тутыра. Эшчене төрткәләп алып чыгып

китәләр. Эмма идәндә елап утырып кала)

Укучы. Эмма, мескен һаман зарыгып

Әтисен көтә.

Ә әтисе кайтмый. Бәлки ул

Кайтмас гомергә.

Эмма ялгыз, әтисе дә юк,

Сөйгәне Джимы да

(Укучы Эмманы үзе белән алып чыгып китә. Сирена, шартлау тавышлары ишетелә. Левитан тавышы: "Внимание! Внимание! Говорит Москва!")

Алып баручы. 1941 елның 22 июнендә Фашистик Германия безнең илебезгә каршы басып алу

сугышын башлады.

("Священная война" җырының 1 нче куплеты яңгырый.) Сәхнә артында тавыш:

Тик бер бурыч хәзер ил алдында:

Тар-мар итү дошман көчләрен.

Ә син, иптәш, әйтче, бүген менә

Фронт өчен нәрсә эшләдең?

Талаучылар килде ил чигенә,

Бәхетебезне тартып алырга

Күтәрел, ил, дошман өеренә,

Соңгы көрәш, соңгы давылга!

Алып баручы. Сугышның беренче көнендә үк Муса

Җәлил хәрби комиссариатка барып, үзен

фронтка җибәрүләрен сорый. 17 июльдә

кулына чакыру кәгазе ала..

(Бер укучы "Хуш, акыллым" шигырен укый. Шул ук вакытта сәхнәдә Муса белән Әминә саубуллашалар. Сәхнәдән сугышчылар уза. Муса алар белән бергә чыгып китә. Әминә аны озатып кала)

Алып баручы. Муса Җәлил мөһим задание белән ут

сызыгында йөри. 1924 елның 25 мартында язган

хатында ул болай ди: "Йөрү авыр, куркыныч...

һәрвакыт ут сызыгында булдым. Өч төн тоташтан

бер дә йокламадым, аяк өстендә, йөргәндә генә,

ашадым. Ләкин бик күп нәрсә күрдем.)

(Сәхнәгә сугышчылар чыга. Алар ял итәләр. Муса хат яза. Акрын гына "Чулпанга" көе янгырый.)

Сәхнә артында тавыш: "Сөекле Чулпаным"!

Хатың өчен зур рәхмәт. Миңа андый хатларны

ешрак яз.Мин аларны укып бик шатланам. Үзем дә

язармын. Походтан кайткач, хатны күп итеп

язармын, рәсемле әкият тә язармын.

Сине көн саен төшемдә күрәм һәм икәү Ялтада ял

иткән чаклар, тауга менүләр, дингездә коенулар

искә төшә. Икәүләп шигырь язуыбыз, Казанкада

көймәдә йөрүебезне хәтерлим (сагынып куям).

Мин озак тормам инде, тиздән фашистларны

тар-мар итәрбез дә кайтырмын, тагын бергә

йөрербез... Хат яз. Кысып үбәм. Әтиең" (Командирның приказы ишетелә:

"Коралларны алырга!" Сугышчылар тиз генә коралларын алып чыгып китәләр")

Алып баручы. 1942 нче елның июнь ае. Волхов фронтында каты сугышлар бара. Шул чакта Муса, каты яраланып, чолганышта кала һәм һушсыз яткан хәлендә дошман кулына эләгә. Аннары аны концлагерьга илтеп ташлыйлар.

(Бер укучы "Кичер, илем!" шигырен укый)

Алып баручы. М.Җәлилнең 791 көне әсирлектә уза.

Ачлык, яралардан җәфа чигү, рухи

газапланулар, кыйнаулар, авыр уйлар һәм

бәгырьне кимерә торган тойгылар, ташны

эретерлек кайнар күз яшьләре.

Әйе, шундый тетрәткеч көннәр була бу.

(Сәхнәдән әсир җәлилчеләр уза. Муса бер мизгелгә туктап ала һәм "Катыйльгә" шигырен укый. Аннан соң фашист, аны мылтык белән төрткәләп, алып чыгып китә. "Мусалар елмаеп улделәр" җыры яңгырый.)

Алып баручы. Документ № 2970.

Берлин. Шарлоттенбург. 1944 елның 26

августы.Муса Гумерович Җәлил, язучы,

мөселман, торган урыны Берлин,

Шарлоттенбург, Хафельштрассе 9,

улде 1944 елның 25 августында, 12 сәгать

  1. минутта, Берлинда, Шарлоттенбург,

Кенигсдамм.
Бүреләр.

Кешеләр сугыша, кан коя, Карт бүре егетне иснәде,

Киселә меңнәрчә гомерләр. Аптырап күзенә карады.

Төн буе улашып якында, Һәм кинәт нидәдер сискәнеп,

Иснәнеп йөриләр бүреләр. Бер читкә тайпылды яралы.
Күпме кан, күпме ат ите! Яралының зәгыйфь сулышы

Ялтырый бүренең күзләре. Бәрелде бүренең борнына.

Бит моны төн буе атышып, Юк, бүре тимәде,

Тураган кешеләр үзләре. сак кына

Борылып юнәлде юлына.

Бүреләр башлыгы карт бүре,

Исереп кешеләр канына Таң белән килделәр кешеләр,

Йөргәндә, сискәнеп туктады Күрделәр яралы егетне.

Бер авыр яралы янына. Яртылаш ул тайган исеннән,

Шулай да яшәве өметле.

Яралы ыңгыраша, саташа,

Каенга терәгән башкаен. Кешеләр егетнең тәненә

Кызганып егетне җил белән Кыздырып шомполлар бастылар.

Тибрәнеп сыкрана ак каен. Туйганчы җәфалап,

соңыннан

Кызганып егетне, елыйлар Ялгыз ак каенга астылар.

Миләүшә һәм лалә чәчәге.

Тәгәри үләнгә чык түгел, Кешеләр сугыша, кан коя,

Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре. Киселә меңнәрчә гомерләр.

Төн буе улашып якында

Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Буреләр,

аһ... ләкин бүреләр

Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

Мәрхумнең туган авылы 1906 елның 2 феврале, Мостафа (Оренбург)

(Сәхнәгә Мусаның әнисе чыга)

Ана. Иртә торсам да көтәм,

Кичен ятсам да көтәм,

Сезнең өчен ут йотам, -

Уйлап карагыз, балам

Көн дә иртә торамын,

Хатыгызны көтәмен,

Юксынып аһ итәмен,

Уйлап карагыз, балам.

(Шигырь чыга)

Шагырь. Саумысез.

Ана. Саумы-сәламәтме, балам.

Шагырь. Мин сезгә ничек эндәшергә дә белмим.

Ана. Рәхимә әбекәй дип әйтсәң килешер, бәбкәм.

Шагырь. Юк, мин сезгә гади итеп эндәшә алмыйм.

Ана. Син үзең кем соң, балам?

Шагырь. Киләчәктән килдем сезнең янга.

Ана. Алай икән. Йомышың ни иде соң, бәбкәм?

Шагырь. Сез – Муса Җәлилне дөньяга буләк иткән ана

Ана. Бүләк иттем дә менә, күрә алмый тилмерәм.

Үсәләр дә китеп югалалар,үсәләр дә китеп

югалалар.

Шагырь. Балаларыбыз югалмады, бөек Ана.

Ана. Кайтмыйлар бит.

Шагырь. Исәннәре хезмәт итә. Киткәннәре якты эз

калдырып китте.

Ана. Муса улым кайларда йөри, белмисеңме?

Шагырь. Халык күнелендә, Сез дөньядан иртәрәк

киттегез. Мусаның бөеклеккә ирешкәнен күрә

алмый киттегез.

Ана. Рәхмәт әйт үзләренә, балам, Ил алдында

әтиләрен, әниләрен хур итмәгәннәре өчен

рәхмәт әйт.

Шагырь. Сез аны Илгә тугрылыклы булырга өйрәткәнсез.

Ана. Илгә тугрылыклы булырга аларны Ил өйрәтте,

балам. Мин аларга матур яшәгез, яхшы булыгыз

дип кенә әйтә килдем.

Шагырь. Сөйләгез Муса турында, бөек Ана.

Ана. Ни сөйлим... Тапкач та ап-ак биләүгә биләдем,

күкрәк сөтемне имездем. Инде менә бер күрергә

тилмереп йөрим.

Шагырь. Телисезме, бөек Ана, мин сезне улыгыз белән

күрештерәм.

Ана. Кайсы ана үз баласын күрергә теләмәс.

(Муса керә, шагыйрь чыгып китә)

Муса. Әнкәй...

Ана. Синме, Муса улым?

Муса. Мин, әнкәй.

Ана. Чәчләреңне ник агарттың, улым?

Муса. Чәч агарыр өчен дә, коелыр өчен инде

ул,әнкәй.

Ана. Һаман шаянлыгыңны ташламагансың. Олы кеше

бит инде син. Ниләр эшләп йөрисең, дип

төпченмим. Үзең беләсеңдер. Бер-ике сүз

әйтсәм, акыл өйрәтә дип ачуланма.

Муса. Әнкәй.

Ана. Яхшы бул, матур яшә.

Муса. Рәхмәт, әнкәй.

Ана. Илеңне, телеңне, халкыңны, моңыңны онытма.

Үз моңын оныткан, бүтәннәр моңын ишетми

башлый. Иманыңнан яза күрмә. Боларны мин

сиңа әйтәм, син бүтәннәргә әйт. Бүтәннәр

үзләреннән соң килгәннәргә әйтеп калдырсын.

Муса. Рәхмәт, әнкәй.

Ана. Язасыңмы?

Муса. Язам, әнкәй.

Ана. Укып күрсәтәсеңме соң?

Муса. Тик син борчыла күрмә, әнкәй, шигыремдә үлем

дигән сүзләр бар.

Ана. Укы.

Муса. Ничә тапкыр синең тырнагыңнан

Котылдым мин, үлем.

“Беттем дигән чакта тормыш тагын

Сузды миңа кулын.

Синең белән ләкин тартышудан

Һич бизмәде күңелем.

Батырам дигән саен, мин упкынның

Эченәрәк кердем.

Синең белән уйнау, беләм, үлем,

Куңелле эш түгел.

Җирдә тыныч, гамьсез көн итүдән

Бизәрмени күнел?

Мине әллә яшәү биздердеме,

Бу бунтарьлык нигә?

Юк, үләсем килми минем бер дә,

Бик яшисем килә.

(Муса белән Ана акрын гына югалалар)

Алып баручы. Әйе, кемнең яшисе килми соң? Ләкин

үлгәннән соң да халык күнелендә яшәү

һәркемгә бирелми. Моңа ирешергә кирәк.

Менә М.Җәлил үзенең үлемсез әсәрләре

белән, туган иленә тугрылыгы белән

һаман да халык күнелендә, безнең

йөрәкләрдә яши. Ул көрәшүчеләр

сафында, безнең сафта атлый. Халык аны

мәңге онытмас.

(“День Победы” җыры яңгырый башлый)

Алып баручы. Ә хәзер без бөек шагыйребезне искә

алып аңа чәчәкләр куябыз.

(1 минут тынлык)
(Музыка көчәя. Аркаларына мылтык аскан ике кыз мәңгелек ут янына венок куялар. Аннан бөтен катнашучылар, икешәрләп чыгып, чәчәкләр салалар, тезелеп басалар. “Җырларым” шигыренең һәр куплеты төрле телләрдә укыла. Аннан соң “Җырларым” ның 1-2 нче куплетлары җырлана. 2 нче куплет яңгыраганда мылтыклы кызлар Мусаның портретын күтәреп алалар, алардан соңгы ике кеше венокны ала, өченче пар чәчәкләрне ала. Бөтенесе җырлап, сәхнәдән акрын гына чыгып китәләр)

Кулланылган әдәбият:

1.Ф.Мостафин. Гомерем минем моңлы бер җыр иде / Совет мәктәбе -1979-“ 1

2.Туфан Миңнулин “Моңлы бер җыр” драмасы.

3.М.Җәлил. Әсәрләр 3 том – Казан. Татарстан китап нәшрияте.1976 ел.

Ютазы районы Урал гомуми белем бирү мәктәбе

Муса Җәлилнең 100 еллыгына

музыкаль композиция

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”

2005 – 2006 уку елы

Похожие:

Гомерем минем моңлы бер җыр иде iconЯзны сэламли кошлар. (тематик квн) Исэнмесез,кадерле дуслар, кунаклар!
Бугенге бәйрәмне канатлы дусларыбызга багышлыйбыз. Кошлар безнен өчен бик кадерлеләр, алар гузэл табигатьнен бер өлеше! Күнелле моңлы...
Гомерем минем моңлы бер җыр иде iconРассказывал(а); 2) давнопрошедшее ( күптән үткән заман ): барган иде ходил(а), сөйләгән иде рассказывал(а)
В отличие от русского в татарском языке имеется еще несколько сложных прошедших времен
Гомерем минем моңлы бер җыр иде iconВ. В. Розанов в ужасе бросает трубку, а Н. А. Бер­дяев вдогонку бросает загадочные слова: "То же самое передайте трем остальным "
Это вызывает пламенное негодование в самых различных людях, и увы!—в негодовании этом se touchent les extremites : шестидесятник...
Гомерем минем моңлы бер җыр иде iconҮзем турында минем исемем
Хәзер мин Казан дәүләт университетында журналистика факультетында беренче курста укыйм
Гомерем минем моңлы бер җыр иде iconАлгебра родства
А45 терминов родства. Вып. 6: Г. В. Дзибель. Феномен родства. Про­ле­гомены к иде­нетической теории. – Спб.: Музей ан­т­­ро­­по­ло­гии...
Гомерем минем моңлы бер җыр иде iconИстория города
Князь же Святослав Ольгович иде на в Рязань, и был в Мченске, и в Туле, и в Дубке на Дону Это свидетельство точка отсчета истории...
Гомерем минем моңлы бер җыр иде iconВо время эпидемии Евангелие от Луки, зачало 16 (4, 38-44)
Божий. И запрещая не даяше им глаголати, яко ведяху Христа самаго суща. Бывшу же дни, изшед иде в пусто место: и народи искаху Его,...
Гомерем минем моңлы бер җыр иде iconИмя числительное в татарском языке
По значению имена числительные делятся на шесть разрядов. Числительные образуются от корневых (1 – 10, 20, 30 ) простым прибавлением...
Гомерем минем моңлы бер җыр иде iconБер м. А. — в мпкк
Москве. 19 октября 1920 — арестован в Москве по обвинению «в пособничестве шпионажу» и заключен в Бутырскую тюрьм в декабре 1920...
Гомерем минем моңлы бер җыр иде icon-
Междуна родному Обществу Карен Хорни и лично его директору, д ру Бер нарду Перису и заместителю директора, д-ру Хелен де Розис Мы...
Разместите кнопку на своём сайте:
ru.convdocs.org


База данных защищена авторским правом ©ru.convdocs.org 2016
обратиться к администрации
ru.convdocs.org