Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр. Казан 2012



Скачать 47.27 Kb.
Дата03.07.2014
Размер47.27 Kb.
ТипДокументы
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары - Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр.

Казан - 2012
Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә башлангыч мәктәптә барлык фәннәрдән, шул исәптән татар теленнән белем бирүнең төп максаты балаларда гомуми күнекмәләр һәм осталыклар булдыру белән беррәттән аларның уку эшчәнлеген формалаштырудан гыйбарәт. Бу исә аларның уку һәм танып белү мотивларын, максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерүне үз эченә ала. Шулай ук гамәлдәге осталыкларны заманча аралашу формаларына юнәлтүгә дә игътибарны арттыра. Яңа шартларда башлангыч мәктәптә үк инновацион технологияләрдән, төрле заманча алымнардан, шул исәптәп интерактив һәм дистанцион формалардан эзлекле рәвештә файдалану зарур.

Мәктәп программасында (“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. 1-11 нче сыйныфлар. Төзүче – авторлары: К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова. – Казан, Мәгариф, 2010) әйтелгәнчә, 2 нче сыйныфта татар теленә өйрәтүнең төп максаты – укучыларда коммуникатив компетенция, ягъни аралашу осталыгы булдыру. Укучыларның аралашу күнекмәләре алга таба үсеш алсын өчен, укытучы түбәндәгеләрне истә тотып эш итәргә тиеш:

1) лексик темаларга караган сүзләрне һәм сөйләм үрнәкләрен дөрес әйтергә өйрәтү;

2) аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү;

3) тел берәмлекләре аша татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында укучыларга мәгълүмат җиткерүне дәвам итү;

4) татар теле дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш эшләрдә укучыларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү;

5) татар телен дәүләт теле буларак үзләштерүнең әһәмиятен аңлату;

6) укучыларны күптеллелек шартларында үзара аңлашып һәм хезмәттәшлек итеп яшәргә өндәү.

Татар теле танып белү чарасы буларак 2 нче сыйныф укучыларының фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүне тәэмин итәргә тиеш. Шулай ук рус телендә сөйләшүче укучыларда татар халкына карата хөрмәт хисе, толерантлык тәрбияләү, мәдәниятара диалогка осталык формалаштыру да мөһим мәсьәлә булып тора.

Татар теленә өйрәтүнең максатлары: икенче сыйныф укучыларының аралашу даирәсен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру; татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата ихтирам тәрбияләү.

2 нче сыйныфта татар теленә өйрәтүнең төп эчтәлеге укучыларда тел, сөйләм һәм социальмәдәни осталыклар булдырудан гыйбарәт. Моның өчен телгә өйрәтүне аңлы-коммуникатив методка нигезләнеп оештыру таләп ителә.
Аның төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (укытуның сөйләм эшчәнлегенә юнәлтелгән һәм табигый аралашуга максималь рәвештә якын булуы); аңлылык принцибы (тел материалын укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерү өчен системалы оештырылган уку-укыту материалының бер өлеше буларак карау). Моннан тыш, татар теленә өйрәткәндә, сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу да күздә тотылыррга тиеш. Әлеге уку-укыту юнәлешеннән эзлекле рәвештә файдалану татар теленә өйрәтүнең нәтиҗәлелеген арттырырга, укучыларда кызыксыну саклап калырга мөмкинлекләр тудыра. Укый белү — укучыларда күнекмәләр һәм осталыклар булдыруның мөһим факторы.

2 нче сыйныф дәреслеге укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән. Дәресләрдә балалар үткәннәрне кабатлау, диалогик һәм монологик формаларда аралашу, рәсемнәр буенча хикәяләр һәм диалоглар төзеп сөйләү, сорау-җавап калыпларын сөйләмдә куллану, укытучының сорауларына күмәк рәвештә һәм аерым-аерым җавап бирү кебек эшләрне башкаралар. Телдән гамәли үзләштерелгән лексик-грамматик берәмлекләр тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу аша тагын да ныгытыла, укучыларның сөйләм күнекмәләре камилләштерелә. Шуны да ассызыкларга кирәк: сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтүне системалы оештырганда гына, куелган максатларга ирешеп була.

Башлангыч мәктәп укучыларының яшь үзенчәлекләрен истә тотып, укытучыдан дәрес этапларын дөрес билгеләү, эш төрләрен урынлы файдалану, тел һәм сөйләм берәмлекләрен күп санлы кабатлаулар аша истә калдыру һәм аңлы рәвештә үзләштерүгә ирешү сорала. Шулай ук дәресләрдә уеннардан күбрәк файдалану, татар җырларын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен яттан өйрәнү, һәр укучыга индивидуаль якын килеп, аның сәләтен ачып бирергә омтылуга дә зур игътибар бирелергә тиеш.

2 нче сыйныфта татар теленә өйрәтүнең планлаштырылган нәтиҗәләренә түбәндәгеләр карый:

- коммуникатив компетенциягә, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән аралашуга әзер булу; татар теленең лекстик-грамматик минимумын гамәли үзләштерү;

- аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларын адекват рәвештә куллана алу; татар сөйләм этикетыннан файдалану, итагатьле әңгәмәдәш булу;

- татар телен өйрәнүгә уңай караш һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, кирәкле уку күнекмәләре формалаштыру һәм шуның нигезендә алдагы сыйныфта татар телен уңышлы өйрәнүне тәэмин итү.

Моның белән беррәттән 2 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар туган якны ярату, татар халкының мәдәниятен хөрмәт итү, әйләнә-тирә дөньяны танып белүгә кызыксынучанлык, мөстәкыйльлек һәм үз гамәлләре өчен җавап бирү кебек күнекмәләргә ия булырга тиешләр.

Укучыларда татар телен өйрәнүгә карата тотрыклы кызыксыну уяту һәм омтылыш тәрбияләү, аларның белемнәрен тагын да тирәнәйтү һәм укытуның сыйфатын яхшырту максатыннан, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруга да тиешле игътибар бирү мөһим. Моның өчен иң яхшы шигырь сөйләүче яки иң яхшы җыр башкаручыга, иң яхшы рәсем ясаучы яки иң яхшы инша язучыга конкурслар, төрле викториналар уздыру; татар әкиятләрен сәхнәләштерү, татар биюләрен башкару, сыйныф газеталары чыгару, курчак театрына алып бару, күренекле татар шәхесләренең музейларына экскурсияләр оештыру аеруча әһәмиятле. Мондый чаралар татар телен укытуны тагын да камилләштерергә, аның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлекләр бирә.

Дәреслек авторы: К.С.Фәтхуллова

Похожие:

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр. Казан 2012 iconПрограмма Татарский язык 2
Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы. (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4 нче сыйныфлар....
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр. Казан 2012 iconКазан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы
...
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр. Казан 2012 iconКнига с изменениями была издана в издательстве «магариф» в 2007 году
Выходные данные: Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә: Югары сыйныф укучылары һәм...
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр. Казан 2012 iconХ. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе
Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның...
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр. Казан 2012 iconФ. М. Хисамова Татарский язык: Лингвистические основы возврата к латинице Татар теле: Латин ђлифбасына кайтуныћ фђнни нигезлђре Казан 2004

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр. Казан 2012 iconТатарстан республикасы конституция судының билгеләМӘсе федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субсидияләр исәбеннән торак алу өчен гражданнарның аерым категорияләренә
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 номерлы карары белән расланган нигезләмәнең 4 пунктындагы...
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр. Казан 2012 icon«Футбол» Класс ике командага бүленә. Тактадагы «капкага» сүзнең 1 нче һәм соңгы хәрефе язылган. Кайсы команда кубрәк сүз уйлап әйтә,шул җиңүче була. Һәр дөрес сүз саен «гол» дип әйтергә кирәк.Әгәр дә, сүз дөрес булмаса, «аут» була. А
Балаларга татар телен тирәнтен өйрәтү һәм аларда укуга кызыксыну уяту максаты белән дәресләрдә төрле дидактик уеннардан киң файдаланырга...
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр. Казан 2012 iconЛитературоведение, языкознание
Габдулла Тукай. 1886-1913: фотоальбом / сост и фото З. Баширова. – Казань: Татар кн изд-во, 2006. 303 с. Текст парал татар., рус
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр. Казан 2012 iconРасписание 2009 / 2010 уку елы I сыйныф III сыйныф

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр. Казан 2012 iconФ. Р. Азаматова Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре татар телендә аваз һӘм мәгънә МӨНӘСӘБӘТЕ
Без "калын" hәм "нечкә" сузыклар дибез. Ә чынлыкта исә без бит ул авазларны тотып карый алмыйбыз. Сүзләр генә түгел, хәтта авазлар...
Разместите кнопку на своём сайте:
ru.convdocs.org


База данных защищена авторским правом ©ru.convdocs.org 2016
обратиться к администрации
ru.convdocs.org