Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы



страница2/5
Дата27.10.2012
Размер0.57 Mb.
ТипДокументы
1   2   3   4   5

Бетү, очу,кайнар,бату, салу, койрык, боламык сүзләре туры һәм күчерелмә мәгънәләрдә килерлек итеп җөмләләр төзегез.

Җөмләләрдәге аерып бирелгән сүзләрнең кайсылары төшенчә белдерә, кайсылары белдерми? Сәбәпләрен аңлатыгыз. Ни өчен бер төркем лексик берәмлекләр атау һәм төшенчә белдерү үзлекләренә ия, кайберләрендә мондый үзенчәлекләр тулысынча табылмый?

Кичке җиделәрдә Зөлфия торды, өстен алыштырды, чәчен тарады. Сәгатькә карамаса да, Илфатның хәзер тренировкага барырга җыенып йөрүен күңеле белән тоя, сизә иде. (А. Ганиев) 2) Шушы сүзләрдән соң оныгы кинәт үзгәреп, очкынланып китте. (Р. Низамиев) 3) — Ай-һай, туры килерме икән, сез бит әнә бер дә күченүдән бушамыйсыз! (Ә. Еники) 4) Әсәр иҗат итүнең бөтен авырлыгы, минемчә, нәрсә хакында язудан бигрәк, ничек итеп язуга кайтып кала. (Ә. Еники) 5) Егерме алтынчы елның көзе үтеп, яңа гына йомшак, ак кар төшкән чак иде. (З. Зәйнуллин)

Өй эше: «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» ярдәмендә өстәл, табу, моң, пешерү, аһ, шаккаткыч, тамак, өстәмә, шома, йолдыз, яхшы, йөрү, сафлык, куркаклык сүзләренең мәгънәләрен аңлатыгыз, лексик мәгънә типлары буенча характерлагыз.

2нче дәрес. Татар телендә полисемия күренеше.

Сораулар:

1. Сүзнең номинатив мәгънәсе нәрсә ул ?

2. Телдәге күпмәгънәлелек нигезендә нәрсә ята?

3. Күчерелмә мәгънәнең нинди төрләре бар? Аларның үзлекләрен санагыз.

4. Метафора, аның төрләренә билгеләмә бирегез.

5. Күчерелмә мәгънәнең аерым төрләре буларак метонимия һәм синекдоха нәрсәгә нигезләнеп барлыкка килә?

Әдәбият:

Әхәтов Г. Х. Татар телендә полисемантик сүзләр.— Уфа, 1977.

Лексика и стилистика татарского языка.—К., 1982.

Сафиуллина Ф. С. Сүз иясе белән йөри.—К., 1985.

Сүзләр һәм аларның мәгънә төсмерләре:Тел күрке—сүз // Совет мәктәбе .—1984. - №12.

Татарская лексика в семантико - грамматическом аспекте.—К., 1988.

Телдә сүзләрнең кулланылышы һәм мәгънә үзгәрешләре // Совет мәктәбе. —К., 1983. - №8, 30.

Юсупов Р. Ю. Общее и специфическое в переносном употреблении слов контактирующих языков // Советская тюркология. —Баку, 1981. - № 1, 30-36.

Биремнәр.

Әлеге сүзләрнең барлык мәгънәләрен дә аңлатыгыз, беренчел һәм икенчел мәгънәләрне билгеләгез.

Җир, өстәл, норма, төш, ау, бару, коралсызландыру, туры, оешу, елан, басым.

2. Түбәндә бирелгән җөмләләрдә күпмәгънәле сүзләрне табып, мәгънәләрен аңлатыгыз.

1)1907 нче елның октябрь башлары… Тукай башлап « Болгар»ның утызынчы номерына урнашкан. 2) Өс-башын үзгәртә, якыннарына һәм туганнарына күчтәнәчләр ала.(Ә. Фәйзи) 3) Хастаханәнең баш табибы да, саубуллашканда: «Фәридәнең сезне аякка бастыруга керткән өлеше зур»,— дигән иде. (Т. Галиуллин) 4) Хәзер мин ул күрсәтмәләрдән баш тартам. (Т. Галиуллин) 5) Болардан соң җиде ел җил кебек очты, күп хәлләр үтте, күпме айлар килде, кичте. (К.
Гали) 6) Әнә шул тулган айга карагыз әле! (Ф. Әмирхан)

Түбәндә бирелгән сүзләрнең кайсы мәгънәләре соңрак барлыкка килгән?

Куян - озын колаклы җәнлек; билетсыз пассажир. Тәрәзә – стенадагы бушлык; дәресләр арасындагы буш вакыт. Уң кул – кеше әгъзасы; ярдәмче, таяныч. Ачык – нәрсәнең дә булса бикле булмавы; аңлаешлы, төгәл. Корыч – металл төре; каты. Койрык – хайван яисә кошның бер әгъзасы; бурыч.

Бирелгән мисалларда күчерелмә мәгънәле сүзләрне табып, төрләрен билгеләгез һәм күчерелмә мәгънәнең нәрсәгә нигезләнеп барлыкка килүен аңлатыгыз.

1) Эскерткә җитәрәк кар сизелерлек тирәнәйде, җил сызып-сызып сырт-сырт көртләрне тыгызлап өйгән, бозлы тауга охшаган тәбәнәк эскерт юаш кына ялтырый иде. (А.Гыйләҗев) 2) Каенның куанычы да, Кайгысы да ак аның: Күпме күрдем ак каен буйлап Ак күз яше акканын. (Р. Миңнуллин) 3) Ләкин булган кадәргесен бик пөхтәләп тышлап, китап битләре керләнмәсен өчен көмеш кәгазьдән тоткыч ясап, кадерләп кенә саклый иде. (Ә. Еники) 4) Һарун белән Мансур тиз-тиз генә эшләрен бетерделәр дә, усал телләр күзенә эләккәнче, алданрак ашап алырга булдылар. (Н. Фәттах) 5) Бөтен шәһәр бәйрәм итә: һәрбер өй гаскәрләрне кунак итеп алды, туган өйләрендәге кебек сый-хөрмәт күрсәтте. (Г. Исхакый) 6) … Ә зәңгәр күзлек, әйтерсең, тырнак астына энә тыга. (М. Мәһдиев) 7) Яхъя моның шулай килеп чыгуына колхозны гаепләде. (Ф. Садриев)

Текстта бирелгән сүзләрнең туры яисә күчерелмә мәгънәдә бирелүләрен ачыклагыз. Аларның уртак һәм аермалы якларын күрсәтегез.

Вакыт җилләре Шәвәли абзаңның да каралты-кураларына эзен салмый калмады. (Г. Ахунов) 2) Нәфисә бераз дулкынлана, үзен җидееллыкны тәмамлар алдыннан имтихан биргәндәге кебегрәк хис итә иде. (Г. Бәширов) 3) Таулар итәгеннән диңгезгә карап һәм куе яшеллеккә күмелеп утырган ак сарайлар шәһәре Сочига мин бүген көннең икенче яртысында килеп төшкән идем. ( Ә. Еники) 4) Каз мамыгын яшь киленгә, - Түшәк, ястык, юрганга… Дәртләнерсең – мамыктай кул Иңнәреңә кунганда. (Э. Шәрифуллина)

6. Кабу, бирү, тулу, басу, тамыр, тел, үзәк сүзләренең күпмәгънәле булуын мисаллар өстендә дәлилләгез.

Әлеге мисаллардан күчерелмә мәгънәле сүзләрне табып, аларның нинди термин белән аталуын әйтегез, күчеш нигезендә яткан бәйләнешләрне күрсәтегез.

1) Бу кызыктан исә якын-тирәдәгеләр генә түгел, бөтен бүлмә кычкырып көлде. (М. Әмир) 2) Ник елыйсыз, сез, урамнар, Ник елыйсыз? Туктагыз! (Һ. Такташ) 3) Мин Тукайны укыйм -

Салкыннарда

Туңа - туңа язган хатларын… (М. Әгъләмов)

4) … Ярлы өйләр пычак кайрыйлар,

Ак сарайлар ашыгып хәйлә кора. (Х. Туфан)

5) Бичара хатын, үзен аклап нидер әйтте. Ләкин чират аны ишетерлек хәлдә түгел иде. (Ф. Яруллин)

6) Уйлыйсыңдыр:

« Казан минем

Шигырьләрне ятламай…» (И. Юзеев)

Өй эше: Әдәби әсәрләрдән индивидуаль метафораларга берничә мисал язып алыгыз.

3 нче дәрес. Татар телендә омонимия.

Сораулар:

1. Омонимия һәм күпмәгънәлелек арасында нинди уртак һәм аермалы яклар бар?

2. Омонимнарны составы, лексик – семантик һәм грамматик мәгънәләре ягыннан нинди тәркемнәргә бүләләр?

Омонимнарның барлыкка килү юлларын атагыз.

Пароним сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар, алар омонимнардан нәрсә белән аерылалар?

Әдәбият:

Абдуллина Р. Паронимнар һәм парономаслар// Фән һәм мәктәп.— 1997. - №6-7.

Гобәев Г. Телдәге лексик-грамматик омонимнар//Совет мәктәбе.— 1981. - №10.

Сабиров К. Татар телендә паронимнар.// Совет мәктәбе. —1963. - №2.

Сафиуллина Ф. С., Ризванова Л. М. Татар теленең омонимнар сүзлеге.—К., 1997.

Сәлимгәрәева Б. С. Хәзерге татар телендә омонимнар.—Уфа,1982.

Биремнәр.

1.Түбәндәге өзекләрдә үзара омоним булган сүзләрне табыгыз, төрләрен билгеләгәгез, җөмләдә кулланылыш үзенчәлекләрен әйтегез.

1) Кара-кара! Кара карга кардан бара канатларын кага-кага. (Балалар фольклоры).

2) Ул баш әйтә: Син вагоннан төш хәзер,

Бик якынлашты кирәкле төш хәзер. (Г.Тукай)

3) Анда һәртөрле гаҗәпләр бар да бар:

Кып-кызыл алтын шәһәр, җиз карьялар…(Г.Тукай)

4) Аз гына сабыр ит әле, и кариэм! Хәзер язам;

Уйласам аулымны,, гакълымнан да мин хәзер язам. (Г.Тукай)

5) Нишләтергә кәҗәбезне?

Аптыратты кәҗә безне. (Р. Миннуллин)

Тегермән әйләнә, әйләнсә дә, тартылмыйдыр ярма.

Мәшәкатьләнмә бушка көчәнеп, юл уртасын ярма. (Г. Тукай).

Әлеге мисалларда аерып бирелгән сүзләрнең омоним яисә күпмәгънәле булуын ачыклагыз. Омоним булса, нинди юл белән барлыкка килгәннәр?

1) Бураннар басылды,

Басылды, күк ачылды,-

Бигрәк зәңгәр икән күк,

Зәңгәр синең күзләр күк. (Ш. Галиев.)

2)Тик укытучы гына менә

Куйды бүген «икеле»

Берне түгел, икене!

Әни, бәлки, ачуланмас?

Юк шул, белмим, икеле. (Р. Миннуллин)

3) -Ике бабамны беләм…- дим.

-Мәгълүматларың тар, их, - ди,-

Бабаңнарда - ил язмышы, Алар үзе тарих , - ди. (Ш. Галиев)

4) Бабаемның туган көне,

Утыра түр башында:

Чигүле күлмәк кигән ул

Түбәтәе – башында. (Й. Җамалетдинова)

5) Тереклеккә син – ягымлы Ата,

Шәфкатең тиң газиз Анага,

Көлүеңнән гөлләр чәчәк ата,

Рәхмәтеңнән җаннар ярала. ( Г. Афзал)

6) Илһам Шакировка ничә яшь соң? 7) Кара әле, кара:

Нинди уйлар синең башыңда? Каен яфрак яра.

Халык яшәгәндә, яшәр моңы, Каюм утын яра,

Илһамыбыз – халык яшендә, Кулларында – яра.

Борынгы да үзе…Киләчәк тә… Кыям бара-бара

Тоям шул чишмәнең кипмәсен Гел көнбагыш яра.

Һәр кешенең йөрәгенә һәр көн Бабай, шаулап кара,

Илһам килсен, Чыбык белән яра.

Илһам китмәсен. (Р. Фәйзуллин) Менә әйбәт чара-

Шәрәф шәрран яра. (Р. М.)

Түбәндәге мисалларда омонимнарны ясалышлары һәм грамматик мәгънәләре ягыннан аерыгыз.

Беркөн төш алдында, беренче неводны чыгаргач, нык кына җил кузгалды. (Ш. Камал.) 2) Йоклаганда гаҗәп бер төш Йосыф күрде, - Төш мәгънәсен атасыннан сорар имди. (К. Гали) 3) Көзге җилләр өргәндә, Яфракларын өзгәндә, Яшеллегем оча дип Өзгәләнмә өрәңге. (Р. Хәлиуллина) 4) Кич белән көзге каршына килеп барлы-юклы мыегын кырып ташлады. (Г. Бәширов) 5) Чыгып китә Сигезаяк та – Сигез итек сигез аякта. (Ш. Галиев)

4. Түбәндәге сүзләргә омонимнар табыгыз, мисаллар өстендә аңлатыгыз.

Салам, кисәк, йөзлек, җыен, бәпкә, уң, чалу, тезмә, чык, ат, чап.

Бу сүзләрнең мәгънәләрен сүзлек ярдәмендә аңлатыгыз, аның нинди күренеш булуын атагыз.

Дипломат – дипломант, экономия – экономика, адресат – адресант, официаль – официоз, диктат – диктант, абонент – абонимент, штапель – штабель, психик – психологик, факт – фактор.

Җөмләләрдәге күчерелмә мәгънәле сүзләрне табып, үзенчәлекләрен аңлатыгыз.

Бераз читтәрәк хатын-кыз көмеш кыңгырау сибә, гаҗәеп матур матур көлгән тавыш ишетелеп куя. (Ә. Гадел) 2) Унҗиденче язы белән барган кыз баланың йөзе ничек якты булмасын да, ничек ул балкып тормасын, ди… (С. Шәмси) 3) Константин Феоныч, кызу килүдән булса кирәк. Кызарып чыккан, биек маңгаенда, киңчә битендә тир бөртекләре күренә, кыяфәтенә көч-гайрәт биреп торучы үрдәк борынының канатлары киерелгән иде. (Г. Ахунов) 4) Эш кочкан адәм баласын, эш игән аны, эш куалый. (Ә. Гадел)

Өй эше: Мәгънә тармаклану нәтиҗәсендә барлыкка килгән омонимнарга мисаллар китерергә.

4 нче дәрес. Татар телендә синонимия һәм антонимия күренешләре.

Сораулар:

Синоним сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар, синонимнарның нинди төрләрен беләсез ?

Синонимик оя (рәт) нәрсә ул ? Доминанта сүзгә хас үзенчәлекләрне атагыз.

Төзелешләре ягыннан синонимнарны нинди төрләргә бүләләр? Аларның функцияләрен атагыз.

Антонимия күренешенә билгеләмә бирегез, ясалышлары, семантик мәгънәләре һәм стилистик кулланылышлары ягыннан төрләрен атагыз.

Контекстуаль антонимнар саф лексик антонимнардан нәрсә белән аерыла?

6. Оксюморонга билгеләмә бирегез.

Нәрсә ул антитеза?

Әдәбият:

Амиров Г. С. Синонимы в произведениях Г. Тукая.—Тюркская лексикология и лексикография.— М., 1971.

Сафиуллина Ф. С., Ризванова Л. М. Татарча-русча антонимнар сүзлеге.—К., 1997.

Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге.— К., 1999.

Ханбикова Ш. С. Сүздәге антонимик мәгънәләр //Лексика и стилистика татарского языка.—К., 1981.

Ханбикова Ш. С. Татар телендә синонимия һәм сүзлекләр.—К. 1980.

6. Саттаров Г. Ф. Синонимичные личные имена в татарском языке // Татарский язык: лексическая и грамматическая семантика.—К., 1984.

Биремнәр.

Синонимнарны табыгыз, төрләрен билгеләгез.

1) Киңәшәләр алар, уйлашалар, План коралар. (Х. Туфан) 2) Еллар үтәр, Бөек чорлар, Гасырлар үтәр. (Х. Туфан) 3) Алтын иркем, азат тормышым, Кая очтың киек кош булып? Ник очмады соңгы сулышым, Шунда бергә сиңа кушылып? Белдем микән ирек кадерен Хөр чагында, дуслар, элек мин? Татып авыр коллык җәберен Инде белдем тәмен ирекнең! (М. Җәлил) 4) Әнә ул «нарасый бала» дигәне Зәйния үзе булган, бу җыры әниемнең аның белән, иң кадерле, бердәнбере белән үлем түшәгендә бәхилләшү, иң соңгы сүзләре булган икән бит. (Г. Бәширов) 5) Сүз, ниһаять, исемле, дәрәҗәле, олы яшьтәге кеше турында бара. (Ә. Еники)

Түбәндә бирелгән мәгънәдәш сүзләр һәрвакытта бер-берсен алыштыра алалармы?

Бөгелмәслек, иелмәслек итеп Күтәрдем мин тагын башымны. (Х. Туфан) 2) Аңлыйсызмы, күз алдыгызга китерә аласызмы – гүя бу зураеп ачылган сыңар күздәге өнсез карашта, бер адәм затына гына түгел, бөтен җан иясенә хас ниндидер менә үзе эшләгән могҗизага таң калу һәм шуңа чиксез куану, шуның белән әйтеп бетергесез горурлану ап-ачык чагылып тора иде: ул тапкан бит бу баланы! (Ә. Еники) 3) Бу безнең дала фронты, Җәелә яшел болын. Сугышны бар дип тә белми, Ялгызы уйный колын. Нәкъ сабый төсле яраттым Көзне бер тугайны мин, Шунда бит күргән идем лә, Дусларым, ул тайны мин. (С. Хәким) 4) Әйтерсең ак күбәләккә охшаганга күрә дә аңардан чәчәкләр дөньясына хас табигый садәлек, назлы-нәфис сөйкемлелек аңкып тора иде. ( Ә. Еники) 5) Илһам качты – кызу көн…җанга эссе! Әллә тәмуг бүген үк сыный хисне? (Р. Гаташ)

3. Әлеге синонимик рәтләрне дәвам итегез, мәгънәләрен аңлатыгыз, доминанта сүзне билгеләгез, аңа хас үзлекләрне атагыз.

Күренекле, шөһрәтле…; ачулану, кычкырыну…; көнче, хөсетле…; таза, юан…; яратмау, өнәмәү… .

4. Бирелгән синонимик рәттәге сүзләрдә билге дәрәҗәсен ачыклагыз, кайсы очракта аз, яисә күп табылуын күрсәтегез, төрле стилистик мәгънәдән азат булган доминанта сүзне табыгыз.

Эреләнү, масаю, тәкәбберләнү, кабару, кәпрәю, борын күтәрү, кукыраю, түш киерү, һавалану, мин-минләнү, кыдрачлану;

Михнәт чигү, нужа күрү, газаплану, җәфа чигү, изалану;

Коры куык, бушбугаз, шапырык, лыгырдык, җилкуар, шалапай, сүз тегермәне, чүбек чәйнәүче;

Яңаклау, чабаклау, яңагына менеп төшү, яңагыннан ут чыгару, яңагына чамалау, яңагына салып җибәрү.

5. Төзелешләре ягыннан бер тамырга һәм төрле тамырга караган синонимнарга мисаллар китерегез, функцияләрен ачыклагыз.

6. Антонимнарны табыгыз, төрләрен билгеләгез.

1) Авылның бөтен тормышы: кайгысы, шатлыгы, өмете ындырга күчте. (Г.Исхакый.) 2) Ул көчле түгел, ләкин бик үткен, бик хәйләкәр. (Г.Исхакый.) 3) Кызык кына бу балалар: тиз ияләнәләр , тиз оныталар , тиз көләләр , тиз елыйлар… Йөзләре әле генә кояш кебек якты , шунда ук караңгыланып та китә. (С.Рафиков.) 4) Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым , Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым. (Г.Тукай .)

7. Капма - каршы куеп сурәтләү нәрсәгә нигезләнүен аңлатыгыз.

1) Мин, бәлки, бер бөртек

яшеңә тормыймдыр?..

Ә Үзеңә торам!

…Безнең озын гомергә—

бер кыска юрган. (Р. Фәйзуллин. )

2) Төтене күп, ялкыны аз. (Татар халык мәкале.) 3) Шахтер лампаң тотып, бусагада Син ничәмә тапкыр күрендең; Җир астында йөреп исән калдың, Җир өстендә йөреп күмелдең. (Ш. Галиев) 4) Егет күңеле – далада, кыз күңеле – калада. (И. Юзиев) Көн сүрелә, ләкин эш кыза гына. (Ф. Яруллин) 5) Ак күбәләк, әйтерсең кара мунча тирәсеннән иркен кырга очты… (Ә. Еники)

8. Антонимнарның семантик төркемнәренә дүртәр мисал китерегез.

9. Түбәндәге мисаллардагы антонимнарны функцияләре ягыннан (каршы кую, бүлү, чиратлаштыру, бер билгенең икенчегә әйләнүе, каршы куеп бөтен бер күренешне белдерү) тикшерегез.

1) Берәүгә икмәк сузасың –

Ә ул сиңа таш ата…

Гавәм җанын пакълим дисең,

Ә ул – күзен акайта. (Р. Фәйзуллин)

2) Югалган бәхет, онытылмаган мәхәббәт, соңга калган үкенү, зарыгып сагыну – менә шул газаплары белән ләззәтле иде бу минутлар! (Ә. Еники)

3) Кояшның һәм Җирнең
1   2   3   4   5

Похожие:

Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconХ. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе
Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconТатар филологиясе кафедрасы
Нигамаев. А. З.( татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы). Филология факультеты: бүгенгесе һәм киләчәге
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconКнига с изменениями была издана в издательстве «магариф» в 2007 году
Выходные данные: Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә: Югары сыйныф укучылары һәм...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconТатар алфавиты
Татар сүзләрен ничек әйтәбез һәм язабыз? Как произносим и пишем татарские слова?
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconФ. Р. Азаматова Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре татар телендә аваз һӘм мәгънә МӨНӘСӘБӘТЕ
Без "калын" hәм "нечкә" сузыклар дибез. Ә чынлыкта исә без бит ул авазларны тотып карый алмыйбыз. Сүзләр генә түгел, хәтта авазлар...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconФ. М. Хисамова Татарский язык: Лингвистические основы возврата к латинице Татар теле: Латин ђлифбасына кайтуныћ фђнни нигезлђре Казан 2004

Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconРус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр. Казан 2012
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconПрограмма Татарский язык 2
Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы. (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4 нче сыйныфлар....
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconКазан дәүләт университеты
И. Ф. Яковкин булган. Университетта төрле елларда атаклы галимнәр эшләгән: математик Н. Лобачевский, химиклар Бутлеров, Зинин, Арбузовлар,...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconЛитературоведение, языкознание
Габдулла Тукай. 1886-1913: фотоальбом / сост и фото З. Баширова. – Казань: Татар кн изд-во, 2006. 303 с. Текст парал татар., рус
Разместите кнопку на своём сайте:
ru.convdocs.org


База данных защищена авторским правом ©ru.convdocs.org 2016
обратиться к администрации
ru.convdocs.org