Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы



страница3/5
Дата27.10.2012
Размер0.57 Mb.
ТипДокументы
1   2   3   4   5

Мәхәббәт җимеше,

Тормышка омтылган

Яңа зат – ул Кеше.

Җир-ана аермый

Олыга, кечегә;

Улларын, кызларын кадерләп үстерә. (М. Әгъләмов)

4) Кояш түбәнәйгән саен эскертләр биегәя бара. Көн сүрелә, ләкин эш кыза гына. (Ф. Яруллин) 5) Ире һәм баласы хәлен белешүче бу хатын белән, аның өенә җылылык иңдергән кунак кыз арасында һичнинди уртаклык юк иде сыман. (Р. Мөхәммәдиев) 6) Бәрәңге бакчасына атылып чыгу белән ни көләргә, ни еларга белмичә аптырап калды баштарак. (Р. Низамиев)

Оксюмороннарны табыгыз, стилистик кулланылышларын аңлатыгыз.

1) Малай сискәнеп китә, әнисенең тавышы малайның дөньясын оныттырган саташулы өннең ләззәтен бетерә һәм шуңа күрә дә аның әнисенә ачуы чыга. (М. Галиев) 2) Малай исә шомлы ләззәткә чыдый алмый кычкырып елап җибәрә һәм тагын аръяк болынга таба торып йөгерә. (М. Галиев) 3) Авыру бу, беркемгә дә теләмим мин мондый авыруны, куркам мин бу газаплы бәхеттән… (М. Галиев) 4) Зифа буйлы купшы әфисәр Яшь хатынның сүзен ишетте. Гайрәтләнеп көяз башкисәр Каты ябып керде ишекне. (М. Җәлил) 5) Алдым менә җавап – кергәч гомер Картлыкның яшьлегенә… (Ә. Баянов)

Өй эше: Әдәби әсәрләрдән стилистик синонимнарга 3 мисал язып алыгыз.

5 нче дәрес. Чыгышы ягыннан хәзерге татар теленең сүзлек составы.

Сораулар:

Гомуми лексик фондның нинди төрләре бар?

Төрки лексикага хас фонетик-морфологик, лексик-семантик үзенчәлекләрне санагыз.

Хәзерге татар телендә борынгы төрки сүзләр семантик яктан нинди үзгәрешләр кичергәннәр? Мисаллар өстендә аңлатыгыз.

Әдәбият:

Ахметьянов Р. Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья.— М.: Наука, 1989.

Древнетюркский словарь.— Л., 1969.

Мусаев К. М. Тюркская лексикология.— М., 1984.

Саттаров Г. Ф. Татар исемнәре ни сөйли?— К.: Раннур, 1998.

Серебренников Б. А. Тюрко-монгольские параллели и история тюркских языков// Советская тюркология — 1981. - №6.

Хаков В. Х. Татар әдәби теле тарихы.— К., 1993.

Юналеева Р. А. Тюркизмы русского языка.— К., 2000.

Биремнәр.

Түбәндәге тексттагы сүзләрне генетик һәм контактлар юлы белән барлыкка килгән төрләргә аерыгыз, төрки чыгышлы лексиканы нинди критерийлардан чыгып билгеләдегез?

Көн артыннан көн үтә, ел артыннан ел.

Нурия әтисеннән укырга-язарга өйрәнде. Әтисе аны, күкрәгенә кысып, аркасыннан сыйпый. Нурия инде зур – ун яшендә, аркасыннан сыйпаганга ояла.

Мең тугыз йөз унынчы елның декабрь урталары. Габбас мулла йортынан кара туры айгыр җигелгән артлы чана Салагышка терәп, төлке толыплы Габбас мулла утыра; аңа каршы мамык юрган эченнән алсу бите генә күренеп калган Нурия бара. (Г. Ахунов).


Түбәндә бирелгән төрки чыгышлы сүзләр хәзерге татар телендә семантик яктан нинди үзгәрешләр кичергәннәр?

Ал – низ, нижняя часть; бала – детеныш животного, птинец, щенок; слуга, помощник; бак – внимательно смотреть, обозревать, разгадывать; түмән – 10 тысяч; множество, большое количество; угыл – ребенок, мальчик; сын; детеныш животных; алып – меткий стрелок; герой, богатырь, витязь; отважный, храбрый; отвага, храбрость, мужество; ат – имя; титул, звание; название, наименование, тәңре – небо; бог, божество; божественый; повелитель, господин; аз – сбиваться с пути, заблуждаться; чаб – слава, известность, молва.

Рус телендә кулланыла торган төрки чыгышлы сүзләрне укыгыз, татар һәм рус телләрендә әйтелеш, язылыш үзенчәлекләрен күрсәтегез, кулланылыш активлыгын билгеләгез.

Шаровар, аркалык, штан, тесьма, караул, кирпич, беркут, башлык, бахча, тюфяк, товар, чугун, каблук, барсук,атаман, есаул, карандаш, ярлык, лачуга.

Әлеге кеше исемнәренең мәгънәләренә игътибар итегез, семантик яктан исем нигезендә яткан сүз белән антропонимның бәйләнеше ничек дип уйлыйсыз? Бу исемнәрнең генезисын аңлатыгыз.

Чәчәк, Тукай, Нугайбәк, Алтынай, Барлас, Энҗе, Аяз, Арслан, Чулпан, Алмас, Үзбәк, Айсылу, Миңнетимер, Кояш, Казак, Таңсу, Бүләк, Алтынчәч, Күккүз, Акбаш, Каракүз.

Түбәндә хәзерге төрки телләрдә кулланыла торган сүзләр бирелгән. Аларның татар әдәби телендә һәм диалектларда кулланылыш дәрәҗәсен билгеләгез. Мәгънә үзгәреше булса, аңлатыгыз.

Бичү (әзерб.) - уру, йорт (алт.) - авыл, сан (крымчак) – бот, язык (төрек) – гөнаһ, җик (уйг.) – күп, йылдырым (кырым-татар) – яшен, ут (тув.) – үлән; ут, мингоёк (үзб.) – кыргаяк, дудах (крымчак) – ирен, үк (нугай) – әни, кой (караим) – сарык.

Җөмләләрдән парлы сүзләрне табыгыз, компонентлар арасында нинди бәйләнеш булуын күрсәтегез,мәгънә белдерү үзенчәлеген ачыклагыз, аларның телдә кулланылыш активлыгын билгеләгез.

1) Җылау-сыктау, тиргәү һәм каргану белән тирә-як тулды. (Г. Ахунов) 2) Ләм-мим сүз әйтмичә ярты сәгатьләп утыргач кына капкаларын ачты. (Ф. Галиев) 3) Хан илгә бәла-каза килде. (Н. Фәттах)

4) Гүр эчендә күп матурлык бозылачак,

Җиде әгъза сеңерләре өзеләчәк,

Елан-чаян, корт-кырмыска тезеләчәк,

Авыз-борын, тел-тамактан үтәр инде. («Идегәй»)

5) Мин, аның йөрәгенә кулымны куеп, эсселе-суыклы булдым. (М. Мәһдиев) 6) Әнә шул мөнәҗәтләрнең җанны актарып ала торган моң-сагышы мине әйтеп бетергесез тәэсирләндерә… (Г.Ахунов) 7) Чыршының бәйрәм күлмәгедәй киң ябалдашлары ап-ак карга сыгылып-сыгылып төшкән. (Р. Мөхәммәдиев)

Өй эше: Борынгы төрки сүзлектән urtaq, qurt, laf, qut, bojun, ar, saba, atak, jala сүзләрен табыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз. Хәзерге татар телендә кулланылыштан аермасы бармы, булса нинди?

6 нчы дәрес. Хәзерге татар әдәби телендә гарәп-фарсы алынмалары.

Сораулар:

Татар теленә алынмаларны кабул итүнең лингвистик һәм экстралингвистик шартларын атагыз.

Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләр фонетик , морфологик , лексик-семантик яктан ничек үзләштерелгәннәр?

Гарәп теленнән кергән лексикага хас үзенчәлекләрне санагыз.

Фарсы теле лексикасына хас нинди үзенчәлекләр бар?

ХХ гасыр ахырында телдә барган үзгәрешләрдә гарәп һәм фарсы алынмаларының ролен сез ничек аңлыйсыз?

Әдәбият:

Әүхәдиев И. Ш. Гарәп алынмаларының фонетик үзләштерелүе турында// Татар тел белеме мәсьәләләре. 3 нче китап.—К., 1969.

Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.—К., 1993. 1-2 томнар.

Зәйнуллин Җ. Г. Шәрык алынмалары сүзлеге.—К., 1994.

Мәхмүтов М.И. Татар әдәби теленә кергән гарәп-фарсы элементлары.//Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. —К., 1993, II том.

Рамазанов Ш. А. Татар теле буенча очерклар. — К., 1954.

6. Саттаров Г. Ф. Татар исемнәре ни сөйли? — К., 1998.

7. Сиразиев И. И. Арабский пласт лексики современного татарского литературного языка. Автореферат дис. …канд. филол. наук. К., 2002.

8. Сәгыйтов Р. Татар теленең синонимиясендә гарәп-фарсы алынмалары// —Мәгариф.— 1992. - № 10.

9. Таҗиева Л. К. Татар телендә гарәп алынмалары.— К., 1972.

Мөхиярова Р. Х. ХХ гасырның 80 – 90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы. — Яр Чаллы, 2000.

Биремнәр.

Түбәндәге синонимик рәтләрдәге сүзләрнең килеп чыгышларын билгеләгез:

Гомер, тормыш, яшәеш, хәят, тереклек, мәгыйшәт; адәм, бәндә, кеше, инсан, кемсә; фәкыйрь, ярлы, хәлсез; ихтирам, хөрмәт, игътибар, кадер, тәгъзим; вакыт, чак, мәл, дәм, момент, кавым, дәкыйка.

Текстагы сүзләрне генетик яктан тикшерегез, гарәп һәм фарсы сүзләренең мәгънәләрен сүзлек ярдәмендә аңлатыгыз, мөмкин булса, татар теленнән синонимнарын бирегез.

1) Шул иттифакыйлык болар арасында тагы әллә нәрсәне, мөнәсәбәттәге әллә нинди бер рәсмилекне җимерде… (Г. Исхакый). 2) Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан, Вә юлны тапмый һәрбер адашкан. (Г. Тукай). 3) Бервакыт чук-чук итеп сайрый ходайның кошлары; Китә җаннарны кисеп, ярып, садаи хушлары. (Г. Тукай). 4) Зирекле ишаны дигән исем татар дөньясының һәммә ягында мәшһүр иде. (Г. Ибраһимов).

Түбәндә сүзләренең гарәп телендәге мәгънәләре бирелә. Татар теленә кабул ителгәндә әлеге лексик берәмлекләр семантик яктан нинди үзгәреш кичергәннәр? Кайсы очракларда семантик күчеш, мәгънә киңәюе, тараюы күзәтелә? Мәгънәнең тулысынча үзгәрү очраклары бармы?

Китап – книга, послание, письмо; кагыйдә – база, основа, модель, дно, правила, норма; нотык – речь, доклад, артикуляция; фасыл – глава, часть, время года; кыйммәт – ценность, цена, достоинство; гамәл – работа, действие, поступок;

Әлеге сүзләрне тематик төркемнәргә аерыгыз.

Алла, мөлкәт, мөһит, сәлам, хөрмәт, хат, кыямәт, сәгать, шәраб, бәхет, кыяфәт, җомга, газап, кәгазь, якшәмбе, такта, гыйлем, мәктәп, җәдвал, шәй, нәшрият, бәдән, базар, мәгърифәт, ятим, таҗ, фән, сәнәгать, җәннәт, гыйрфан, сәүдәгәр, кәеф, әдәби, сурәт, мәхәббәт, мал,фәлсәфи, хәрби, акшам.

Түбәндәге тексттан гарәп һәм фарсы телләреннән кергән берәмлекләрне аерыгыз, аларның кулланылыш активлыгын билгеләгез, яңадан телебезгә әйләнеп кайткан сүзләрне күрсәтегез.

Мөмкинме дини вә рухани бер мәдрәсәдә тәрбия кылынган җир фәрештәсе шәкертнең аракы эчүе? (З. Бигиев) 2) Безнең сөннәтче бабай Сәлман фарси хәзрәтләреннән мирас тарихы берлән сөннәтчелекне алса да. Әбугалисина хәзрәтләре тарафыннан тыйб гыйлеме, гыйльме симия вә гыйльме кимиягә иҗазәт алмаганга, әлбәттә, тыйб гыйльменең бу кадәр нечкәлекләрен белми иде. (Г. Исхакый) 3) Бүлмә эссе күк, бүлмә тыгыз күк тоела; тәрәзәгә китереп бәрә торган кар тавышы да Әхмәтнең рухында тагын бер яра ача иде. (Г. Газиз.) 4) Илаһи, син юмарт, ризык бирүче, Бер син, бар син, рәхим, гафу итүче. (Мөхәмәдьяр) 5) Кечкенә генә тәрәзәле караңгы гына мәчет үзенең сәләмә намазлыклары белән бик фәкыйрь төсле күренсә дә, яшь мулланың сузып кына, яхшы гына кыярәт белән имам булуы шактый күңелгә тулды. (Г. Исхакый)

6. Әлеге алынмалар татар телендә төрле фонетик вариантларда кулланылалар. Аларның мәгънәләрен контекст эчендә аңлатыгыз: газап-азап, хаҗәт-әҗәт, хәрәм-әрәм, хикәят-әкият, хәзер-әзер, хисап-исәп, хикмәт-әкәмәт.

7. Гарәп теленнән кергән кеше исемнәренең сөйләмә телдә нинди фонетик үзгәрешләргә дучар булуларын аңлатыгыз: Габдулла, Гадел, Фәһимә, Гөлбану, Имаметдин, Ясминә, Хәнифә, Мәһмүтшаһ, Мөхәммәтнур, Мөхәммәтдин, Фирдәвес, Фирдәүсә.

Текстта асларына сызылган фарсы алынмаларына хас фонетик һәм морфологик үзенчәлекләрне билгеләргә тырышыгыз.

1) Кеше сатмас кеше тапмак ансатмы? Сине соң кайсы дус дошманга сатмый? (Г. Тукай). 2) Мин дә шулай булдым инде, и шаһы җиһан, Ул тургай шикелле булдым бу заман. (Мөхәммәдьяр). 3) Мин төш күрдем. Гүя мин бер зур шар имеш, Таҗыма тезгән энҗе, мәрҗән, ахак, имеш. (Г.Тукай) 4) Ахыр Сөләйман галәйһи әссәлам бихисап гаскәр белән Фисагурис өстенә китте, ул һәм, бигайниһи, Сөләйман гаскәре кадәр җирдән-күктән гаскәре хәзерләнеп каршы чыкты. (К. Насыйри) 5) Җомга намазы вакыты җитеп килә. (З. Бигиев)

Өй эше: Матур әдәбият әсәрләренән 3 җөмлә күчереп алыгыз, сүзлекләр ярдәмендә сүзләрнең килеп чыгышын билгеләгез.

7 нче дәрес. Хәзерге татар әдәби телендә рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән лексика.

Сораулар:

Октябрь революциясеннән соң татар теленең сүзлек составы нинди үзгәрешләргә дучар була?

Татар теленә рус теленнән сүзләр үтеп керү кайсы чорларга карый һәм нинди үзенчәлекләргә бәйле?

Кулланылышта йөри торган рус сүзләренең татар теленең нинди закончалыкларына буйсынганлыгын әйтегез.

Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләргә хас үзенчәлекләрне атагыз.

Халыкара лексиканы типологик, генетик һәм тематик яссылыкта характерлагыз.

Калькалаштыру күренеше,тулы һәм ярымкалькалар арасында нинди аерма бар? Калькаларның структур һәм семантик төрләренең аермалы якларын әйтегез.

Әдәбият:

Абдуллин И. А. К вопросу о хронологизации русских и западноевропейских заимствований в татарском языке // Двуязычие: типология и функционирование. – Казань , 1990.

Ахунзянов Э. М. Русские заимствования в татарском языке.— К.,1968.

3. Максимов Н. В. Калькирование в современном татарском языке. К., 1999.

4. Хайруллин М. Б. Проблемы развития лексической системы татарского литературного языка.— К., 2000.

5. Хайруллин М. Б. Некоторые вопросы единства интернационального и национального в разносистемных языках.— К., 1991.

Биремнәр.

Мисаллардан рус алынмаларын табыгыз, кайсы чорларда татар теленә үтеп керүләрен әйтегез, фонетик һәм морфологик үзенчәлекләрне бил­геләгез.

1) Буразнадан – завод цехларына, Яхшы түгел юлда соңлавы. (Г. Хуҗин) 2) Бүрәнәләрен инде китергәннәр, рәшәткә янына таслап өйгәннәр, форсат чык­канчы гына көтәләр, эһ дигәнче бурап күтәреп мүкләп куячаклар. (Т. Миңнуллин) 3) Бер көнне колхозның вак-төяк эшләрендә йөрүче кызларга бри­гадир яңа нәрәт кушты. (Н. Гыйматдинова) 4) Тик Николай вакыт-вакыт кына руль рыча­гын тарткалап, тракторны буразна сызыгына төшергәләп тора. (Н. Хәлитов) 5)… Ятам, аста арыш саламы. (С. Хәким) 6) Завхоз иртәгә эленәчәк расписаниене группа бригадирларына күрсәтте. (Х. Сарьян)

2. Тексттагы рус һәм көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләрне табып, аларның тематик һәм генетик төркемчәләрен билгеләгез.

1) Лотфуллага коммуналь йорттан фатир бирделәр. ( Г. Ахунов) 2) Сул якта рәт-рәт скамьялар тезелеп китеп, бик зур бер театр партеры шикелле күренеш тәшкил итә. ( Ф. Әмирхан) 3) Бу инде иртән йокыдан торгач, һичшиксез, илле грамм ак күмәч өстенә егерме грамм май ягып, бер калак джем кабып, тиз эри торган Бразилия кофесын эчеп эшкә килә торган кеше. (М. Мәһдиев) 4) Проект раслануга, ул бер аспирант белән районга китү ягын карады. (М. Мәһдиев)

5) Комбинатның бакчасында

Асфальт җәйгән түгәрәк.

Мәйданда татар яшьләре,

Гармунчыны түргәрәк, —

Эскәмиягә утыртып,

Бииләр шау-гөр килеп. (С. Мулла Гали)

6) Ул көнне университетның гыйльми советында чит шәһәрдән килгән бер егет кандидатлык диссертациясен яклады. Профессор Ишмиев оппонентларның берсе иде. (Ә. Еники)

Татар теленә һинд - европа телләреннән кергән әлеге кеше исемнәре татар халык сөйләм телендә нинди үзгәрешләргә дучар булганнар?

Земфира-Зәмфирә, Элиза-Илиза, Флюра-Флүрә, Радмир-Ратмир, Рафаэль-Рафаел-Рафаил, Эдвард-Эдварт, Венера-Винира.

4. Калькаларның структур һәм семантик төрләренә мисаллар уйлагыз.

5. Мисалларда күрсәтелгән сүзләргә генетик анализ ясагыз.

Урынбасар, уй дәрьясыннан арынып, юан бармагын пистолет көпшәседәй ясап, өскә күтәрде. (Т. Галиуллин) 2) Исак, Шәрәфи агай, бухгалтер һәм тагын әллә нинди кара тутлы бер екше бергә җыйналып, лабаз ягыннан халык ягына килеп чыктылар. (Ш. Камал) 3) Ректор кабинетына шушы ук приемныйдан кермәле, тик аның ишеге Айбулатовныкына каршы якта булып, имән шкаф төсле, стенадан бер аршин чыгып тора иде. (Х. Сарьян)

Түбәндәге җөмләләрдән алынмаларны табып, төркемнәргә ( гарәп, фарсы, рус һ. б.) аерыгыз, кулланылышлары урынлы яисә урынсыз икәнен исбатлагыз.

—Надзирательнең әйтүенә караганда, сине ике тапкыр следовательгә күтәреп алып барганнар. Тугызынчы тәүлектә температураң кырыкка күтәрелгән. Төрмә врачы сине, карцердан алып, больницага салырга кушкан. Әмма тикшерүче, ул гаебен өстенә алмады дип, рөхсәт бирмәгән… Менә ни өчен безнең камерада син, Ибраһим, — диде Имәнкулов. ( И. Сәләхов)

Тексттагы алынма лексиканың стилистик кулланылышын билгеләгез. Автор тарафыннан нинди максаттан чыгып бирелгәнен аңлатыгыз.

Дошман ДОТыннан ут бәргәндәй эчтән сүзләр очты:

—Бирдем мин сиңа! Нахал!

—Юк, сеңлем, бирмәдең. Менә мин егерме ике тиенемне куйдым, минем бүтән акчам юк, өйдән генә чыктым – пиво эчәргә дип.

—Алдыйсың! Бирдем!

—Юк дим! Мин ничек алдыйм?

—Знать не знаю! Алдыйсың! Хто слидеющи?

Чират гөжләп алды:

—Давай, давай, тоткарлама! Бетмәс монда вымогательләр! (М .Мәһдиев)

Җөмләләрдән калькаларны табып, төрләрен билгеләгез.

Җирле үзидарә җирле һәм тарихи традицияләрне истә тотып, шәһәр, авыл, һ.б. территорияләрдә булдырыла. (Вакытлы матбугат) 2) Безнең ил белән Америка арасындагы дошманлык мөнәсәбәте үзгәргәнне монда да бөтен халык белә. Сәясәт белән кызыксынучы катлам калын түгел түгелен. (Н. Измайлова) 3) Аларның кан белән язып калдырган васыятьләре бещне йокыдан уянырга, җиң сызганып, ару-талуны белмичә милләтебезне агартып, аның үзаңын үстерү өстендә эшләргә чакыралар. (Р. Вәлиев) 4) Ханымнарда сакланучы акчалар тентү вакытындаалына һәм дәүләт файдасына әйләнешкә кертелә. (Р. Хаҗиев) 5) Халыкның сәяси үзбилгеләнүе, дәүләтчелеге тергезелүе гамәлгә ашырылган шартларда, Рәсәй халыкларының, хосусан, борынгы дәүләтчелегенә ия татар халкының, объектив тарихын язуга аеруча игътибар бирергә кирәк. («Казан утлары»)
1   2   3   4   5

Похожие:

Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconХ. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе
Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconТатар филологиясе кафедрасы
Нигамаев. А. З.( татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы). Филология факультеты: бүгенгесе һәм киләчәге
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconКнига с изменениями была издана в издательстве «магариф» в 2007 году
Выходные данные: Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә: Югары сыйныф укучылары һәм...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconТатар алфавиты
Татар сүзләрен ничек әйтәбез һәм язабыз? Как произносим и пишем татарские слова?
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconФ. Р. Азаматова Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре татар телендә аваз һӘм мәгънә МӨНӘСӘБӘТЕ
Без "калын" hәм "нечкә" сузыклар дибез. Ә чынлыкта исә без бит ул авазларны тотып карый алмыйбыз. Сүзләр генә түгел, хәтта авазлар...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconФ. М. Хисамова Татарский язык: Лингвистические основы возврата к латинице Татар теле: Латин ђлифбасына кайтуныћ фђнни нигезлђре Казан 2004

Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconРус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр. Казан 2012
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconПрограмма Татарский язык 2
Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы. (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4 нче сыйныфлар....
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconКазан дәүләт университеты
И. Ф. Яковкин булган. Университетта төрле елларда атаклы галимнәр эшләгән: математик Н. Лобачевский, химиклар Бутлеров, Зинин, Арбузовлар,...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconЛитературоведение, языкознание
Габдулла Тукай. 1886-1913: фотоальбом / сост и фото З. Баширова. – Казань: Татар кн изд-во, 2006. 303 с. Текст парал татар., рус
Разместите кнопку на своём сайте:
ru.convdocs.org


База данных защищена авторским правом ©ru.convdocs.org 2016
обратиться к администрации
ru.convdocs.org