Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы



страница4/5
Дата27.10.2012
Размер0.57 Mb.
ТипДокументы
1   2   3   4   5

Өй эше:

Түбәндә бирелгән халыкара сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләр ярдәмендә аңлатыгыз, генетик һәм тематик яктан төркемләгез, алар татар теленә кайсы чорларда кергәннәр?

Культура, эстетика, рецензия, рамазан, спикер, виртуаль, интервью, сауна, стресс, кризис, спонсор, имидж, икебана, йогурт, рейтинг, пейджер, орнамент, трамвай, пассаж, автономия, доллар, дзюдо, хаҗ, круиз, инсульт, тайфун, цифра, азимут, антураж, аренда, штаб, цунами, фракция, утопия, реклама.

8 нче дәрес. Кулланылыш сферасы ягыннан татар әдәби теленең сүзлек составы.

Сораулар:

Хәзерге татар әдәби теленең нинди төрләрен беләсез?

2. Гомумхалык сүзләре һәм әдәби тел лексикасы нәрсә ул ?

3. Диалекталь сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз? Аларның нинди төрләрен беләсез?

4. Жаргон, арго сүзләр һәм диалекталь лексика арасында нинди уртак һәм аермалы яклар бар?

5. Профессиональ лексикага хас үзенчәлеклэрне санагыз.

6. Татар телендә терминнар нинди юллар белән ясалалар? Терминнарның гомумкулланылыш сүзләреннән аермаларын әйтегез.

Әдәбият:

Рәхимова Р. К. Татар телендә һөнәрчелек лексикасы.— К., 1985.

Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология.—К., 1999.

Сөнгәтов Г. М. Татар диалектларының фонетикасы.—К., 2000.

Татар теленең диалектологик сүзлеге.— К., 1965; 1993.

Фасеев Ф. С. татар телендә терминология.—К., 1970.

Хайрутдинова Т. Х. Бытовая лексика татарского языка.— К.,2000.

Хаков В. Х. Татар әдәби теле (стилистика). —К., 1999.

Хәзерге татар әдәби теле (Лексика, фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография, морфология).— К., 1965.

Шамсутдинова Р. Р. Медицинская терминология в татарском языке. —К., 2001.

Биремнәр:

Әлеге җөмләләрдән язма һәм сөйләмә телгә хас лексиканы аерыгыз.

1) Фикеребезнең бу өлешен түгәрәкләп әйтсәк, иҗат кешесе буларак Хәсән Сарьян фикер – сөйләм – тел берлеген нечкә тоя, моны ул үз әсәрләрен язганда файдаланып кына калмый, башкаларга да төшендерергә омтыла. (И. Низамов) 2) Казан университеты биологларының тикшеренүләре күрсәткәнчә, соңгы чирек гасырда Идел буенда зәһәр еланнар саны ун мәртәбә кимегән. Төп сәбәп – һәр очраган бер еланны сугып үтерергә торабыз. («Татарстан») 3) Аңлыйм, хәлкәйләре бер дә җиңел түгел әбинең.(И. Низамов) 4) Ишек күзчегеннән надзирательнең: —Син нәрсә, тилебәрән орлыгы ашадыңмы әллә? Йә булмаса картерны сагынасыңмы? – дип җикеренеп кычкырганы ишетелде. (М. Галәү)

Өзектән профессиональ лексиканы аерып, сүзлекләр ярдәмендә мәгънәләрен аңлатыгыз.


1) Якын елларда Казанда һаваның уртача еллык температурасы нинди үзгәреш кичерер икән соң? Тиешле мәгълүматлар алыр өчен без, «марков процессы» дип аталган математик модель ярдәмендә хисаплау эше башкардык («Татарстан») 2) Татаарстанның Көньяк-көнчыгыштагы регионына колонизацион китереп утырту хәрәкәтенең башлангычы итеп хронологик яктан ХVII гасырның ахыры – ХVIII гасырның беренче чиреген алырга мөмкин. (И. Габдуллин) 3) Төрки телләрдә исемнең тартым белән төрләнүе бик ерактан килә, язуга чаклы ук бу төр грамматик категория аларда урнашкан була. (Л. Җәләй)

Асларына сызылган сүзләрне кулланылыш сферасы ягыннан төркемләгез.

1) —Әйт әле син миңа, Хәерниса сеңел, бу нинди эш бу? – диде. – Соң бит, рәхмәт төшкере, сиңа саламыңны биш синтәмитер генә калдырып тура дисең, син аны бөтен килеш саласың. (Г. Бәширов) 2) Әгәр дә ул безнең күзебезне ачмаган булса, без бу дәүләтләргә ирешә алмаган булыр идек. (Г. Камал) 3) Кояшта кубакланып беткән борынын әледән-әле шыштырдатып тарткалап куя ул. (Г. Ахунов) 4) Мондый катлаулану очракларында иялек килеше кушымчасы белән дә котылып булыр иде. (Ф. Сафиуллина) 5) Җитештерүдә тире эшкәртү беренче урында торган. (Г. Баттал) 6) Ул гүя аны битенә ябышкан тоҗымдай сыпырып кына ыргыткан. (Г. Бәширов) 7) Иркәкәем, син Гөлбану янына бара күр. (Г. Ибраһимов)

4. Җөмләләрдәге сүзләрнең кайсылары гомумхалык сүзләре, кайсылары иҗтимагый яисә диалекталь чикләнгән?

Чит илдән кайтканнар мактанып йөргәнгә дә кызыкмыйм. Күпләр мине үртиләр, акчаң бар бит, нигә аны кызганасың, нигә загранитсыны күреп, дөнья белән танышып кайтмыйсың, диләр. (Т. Миңнуллин) 2) Татарстанның дәүләт милке белән идарә итү комитетында эшләнгән методика буенча, 1993 елның январеннан ваучер һәм исемле хосусыйлаштыру вкладларына фиксацияләнгән, ягъни тотрыклы, үзгәрми торган бәяләр билгеләнгән. («Татарстан») 3) Егетләрнең рульдә утырганы тәрәзәдән муенын сузып: —Бер «чистай малае» абзый, яме? Ату келтерефүн арбаңны этеп тә тору юк. Бушка тир агызмыйлар бездә. Әллә айдан сикердеңме син! (Н. Гыйматдинова) 4) Хуҗалар: —Майашлар әзер, утырыгыз, туганнар! (Татар халык җыры) 5) Туктат шул азвы чәпелдәтүеңне, төкереп ат шул хәшәрәтне. Игътибар белән тыңла, комик, хәзер үк Ялагай янына сыптыр. (Р. Хаҗиев)

5. Бирелгән җөмләләрдән диалекталь сүзләрне табып, төрләрен билгеләгез.

1) Сәйфуллин, галош белән кара чесанка кигән аякларына кыек-мыек басып ашыгып чыгып киткәч, Мостафин, урыныннан торып, әрле-бирле йөрергә тотынды. (Ә. Еники) 2) Минем әле йокым туеп җитмәгән, күзләрем ачыта, чирәмнең салкын чагында аякларым чытая. (Г. Бәширов) 3) Җуача, чәй тукмачлары күк йука була. (Д.Рамазанова) 4) Шуннан соң әллә ничә көн буе Изел кичтек. (М. Мәһдиев) 5) Кечтеки генә булсам да малай ич мин. (Г. Бәширов) 6) Синең кылмышың кайберәүләрнең күңеленә хуш ятмастыр. (Н. Гыйматдинова) 7) Төшемдә гелән генә тәмле итеп ашаганымны күрәм. (Ә.Еники) 8) Сезнең янга барыр идем, Араларда иннек бар. (Татар халык җыры) Аңгы-минкеләндек, тетен булдык. (Д. Рамазанова)

6. Җөмләләрдән терминнарны табыгыз, ясалыш үзенчәлекләрен билгеләгез, нинди өлкәгә каравын ачыклагыз.

1) Фонема теориясенә күренекле рус галиме И. Л. Бодуэн де Куртенэ нигез сала. (Ф. Сафиуллина) 2) Шаһинурга мәктәптә икс-игрек, синус-косинусларны өйрәттеләр – боларны ул заманында кирәкмәгән бер дөнья дип кабул иткән иде. (Р. Низамиев) 3) Күкрәк читлеге 12 пар кабыргадан һәм күкрәк сөягеннән төзелгән. 4) Санаклы укыту үзенең беренче адымнарын да элек дәрестә укытучы алып барган укыту ысулларына оттырып башлады. (Җ. Сөләйманов) 5) Көньяк-Көнчыгыш регион, һичшиксез, этнографик төркемнәрнең актив контактларын һәм татарларның этнокультура традицияләренең бер-беренә булган йогынтысын чагылдырган территория исәпләнә. (Г. Вәлиева) 6) Каты түшәмәле юллар салу планы үтәлми. (Вакытлы матбугат)

7. Әлеге һөнәрчелек өлкәсенә караган сүзләрнең ясалыш үзенчәлекләрен аңлатыгыз, телдә кулланылыш дәрәҗәсен билгеләгез.

Каткыч – җеп ката торган җайланма, тарак – комбайнда була торган җайланма, калкан – ургычтагы деталь, чүпләмле сөлге – бизәк атамасы, кыстырып сугу – ике җепне бергә катнаштырып эшләү, шакмак чүпләм – бизәк төре, киндер – тукыма төре, җилпуч – он иләү өчен кирәкле җайланма.

Өй эше: Татар теленең диалектологик һәм аңлатмалы сүзлекләре ярдәмендә чынаяк, тастар, тәбикмәк, бусага, ихата, китмән сүзләрнең синонимик рәтләрен дәвам итегез.

9 нчы дәрес. Хәзерге татар телендә төрле стильләрдә кулланыла торган сүзләр.

Сораулар:

Лексик берәмлекләрнең төрле стильләрдә кулланыла алуын сез ничек аңлыйсыз?

Эмоциональ-экспрессив мәгънәле сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз?

3. Гади сөйләм лексикасы нәрсә ул? Аларның төрләрен әйтегез.

4. Китап теле лексикасына нинди сүзләр керә?

5. Экзотизм, варваризмнар әдәби әсәрләрдә нинди максатлардан чыгып кулланыла?

6. Этимологик анализ принципларын атагыз. Реэтимологизация һәм деэтимологизация күренешләренең нинди үзенчәлекләре бар?

Әдәбият:

Поварисов С. Ш. Тел— күңелең көзгесе.— К., 1982.

Саттаров Г. Ф. Татар антропонимикасы. —К., 1990.

Саттаров Г. Ф. Татар топонимиясе.—К., 1998.

Саттаров Г. Ф. Татар тел тарихында «җан» төшенчәсен белдергән сүзләр һәм алардан ясалган ялгызлык исемнәре // Татар тел белеме мәсьәләләре. 4 – китап.—К., 1972.

Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология.— К.. 1999.

Хаков В. Х. Татар әдәби теле( стилистика) .— К., 1999.

Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең кыскача тарихи – этимологик сүзлеге. —К., 2001.

Биремнәр.

Җөмләләрдәге сүзләрнең нинди стильләрдә кулланылуын күрсәтегез.

1) Углеводородларның гологенлы кушылмаларына селтеләрнең спиртлы эремәләре тәэсир иткәндә гологеноводород аерылып чыга һәм икеле бәйләнеш углеводород барлыкка килә. (Дәреслек) 2) «Психологическая совместимость» дигән нәмәкәйне төрмәчеләр әллә кайчан үзләштергәннәр. (А. Гыйләҗев) 3)—Куркытма! Синең ише фраерларны күп күргән мин! Ачуны китерсәң, үзең китеп бармагаең анда… Мин дә шаярырга яратмыйм. (Ә.Сафиуллин) 4) Алпавыт утарларына һәм биләмәләренә һөҗүмнәр, крестьян хуҗалыгындагы кризис, крестьяннарның җирләре аз булу патша хөкүмәтен реформалар юлына басарга этәрә. (И. Габдуллин) 5) Һи-и! Йөргән була, эчемне поштырып! Куян мамык шәл бөркәнгән булып! Әҗәткана! Ыстырам! (М. Мәһдиев)

Эмоциональ төсмерле сүзләрне табыгыз, нинди хис белдерүен аңлатыгыз.

1) —Хәзер үк илтеп бушат йөгеңне, алланың ачы каһәре суккыры! – дип чыжылдады. (М. Мәһдиев) 2) Гөлнур: — Болай да колаклар шаулый, урамда каркылдашыгыз, - дип, пырылдатып куып чыгарды. (Н. Гыйматдинова) 3) Гыйльми түти, нишләргә белмичә, каушап, арлы-бирле килде: — И, җанкисәкләрем! Ниләр генә әйтим?! Нинди изгелекләр белән генә кайтарыйм? (Г. Бәширов) 4) Нәрсә син әвене янган кеше кебек торасың? – диде Кәшифә. (Г. Ахунов) 5) И ходаем! Иртәгә дә яумас микәнни! (Н. Исәнбәт)

Гади сөйләм лексикасын табып, төрләрен билгеләгез.

- «Дыр» белән «бугай» егерме беренче елны чәчкәннәр иде дә, басуларда шымытыр гына үсеп чыкты, - дип чәнечте Мәфтуха егетне. (А.Г.) 2) …Бәй, прокурорны йомдырганнар түгелме?! ( А. Гыйләҗев) 3) — Соң бит бөтен генераллар, барлыке әфисәрләр, адвокатлар , докторлар бу якта. (К. Тинчурин)

4) Бераздан малларның бик эспижиләре булыр. (Г. Камал) 5) Һи-и, исегез киткән икән, мондыйларны гына бөккән бар инде! (М. Мәһдиев) 6) —Кара син аны, тәмле тамакны! Нинди оста сөйләшә, - диде Вафа. (М. Галәү) 7) Бояр Нурдидә өч җәпле үткер сәнәген бар көченә эскертнең боз бүксәсенә кадады. (А.Г.) 8) Крестьяннарның читән буйларында чүбек чәйнәп уздыра торган вакытларына да кысылабыз. (Ш.Рәкыйпов)

Түбәндә бирелгән сүзтезмәләрдә семантик неологизмнарны табып, мәгънә үзгәрешен аңлатыгыз:

Иҗтимагый җирлек, табышлы эш, югарыдагылар фикере, канатлы ракета, радио дулкыны, йөзмә күпер, агымдагы ел, президент сайлаулары, явызлыкны аклау,

Аерып бирелгән сүзләр нинди мәгънәдә кулланылалар?

Май талпанның сулыш ала торган органын каплый һәм берничә минуттан аны суырып чыгару җиңеләя. («Ватаным Татарстан») 2) — Минеке буласыңмы? – диде ул, пышылдап, кайнар сулышын өреп. (Н. Фәттах) 3) Быел тамырлылардан алган уңыш күңелне сөендерә («Татарстан яшьләре») 4) Аның тамырлары мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗаниларны биргән Әтнә районына барып тоташа. 5) Галимнәр раславынча, Җир шарын дүрт катлам «тышлык» чорнап алган. («Мәдәни җомга») 6) Бәлеш тышлыгын йомшак итеп җәергә кирәк. (Татар календаре)

Җөмләләрдәге сүзләргә лексик анализ ясагыз.

Бу хатны алганда Гәрәй морзаның картада зур акча оттырып, кәефе бозылган чак иде. Хат аның кәефсезлеген тагын да арттырып җибәргәндәй булды. Ул, кабинеты буенча әрле-бирле чабып йөргән хәлдә, улы исеменә ярсулы сүзләр яудырырга тотынды:

Аһ, көчек! Авызыннан ана сөте кипмәгән, үз әтисенә фәлсәфә сата бит… (М. Галәү)

Халык этимологясенә караган очракларны табыгыз, аңлатуның нәрсәгә нигезләнүен әйтегез.

Гөр килеп ага, берөзлексез сөйләнеп ага, шуңа Силингөр дип тә атаганнар да бу чишмәне. (Р. Мөхәммәдиев)

Бабайда – зур балалайка,

Оныгында – бик нәни.

Дөрес әйтмиләр бит болар,

Болай кирәк бит, әни:

Бала уйный –

Балалайка,

Бабай уйный –

Бабайлайка! (Ш. Галиев)

Мотивлаштыручы һәм мотивлашкан сүз арасындагы семантик бәйләнеш нигезендә түбәндәге сүзләргә этимологик анализ ясагыз.

Караңгы, кычыткан, орыш, иләк, тартма, йодрык, бик (йозак мәгънәсендә), аяз, пычак, төрмә,кизләү, саргаю, күгәрү, түнү.

Өй эше: Әлеге сүзләргә этимологик анализ ясагыз.

Алабута, әрәмә, ир, карак, Идел, олпат, табын, Зөя, апельсин, өчаяк, Кабан, яңак, Казан, абый, апа(й), Чулман.

10 нчы дәрес. Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы.

Сораулар:

1. Актив һәм пассив кулланылыштагы сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз? Сүзләрнең пассивлашу сәбәпләрен әйтегез.

2. Искергән сүзләрнең төрләрен һәм типларын атагыз.

3. Архаизм һәм тарихи сүзләр бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

4. Яңадан кулланылышка кайтарылган архаизмнарга мисаллар уйлагыз, актив сүзлек составына күчү сәбәпләрен аңлатыгыз.

5. Яңа сүзләрнең телдә тоткан урыннарын билгеләгез.

Неологизмнарның бер төре буларак окказионализмнар дип нинди сүзләрне атыйлар? Алар нинди юллар белән ясалалар?

Әдәбият:

1. Әхәтов Г. Х. Татар теленең лексикасы.— К..1995.

Зинина А. С.Проблемы устаревания и утраты слов в лексике татарского языка // Взаимовлияние и взаимообогащение языков народов СССР. – К., 1982, с. 168-180.

Биремнәр.

Тексттан актив һәм пассив кулланылыштагы сүзләрне аерыгыз.

Тәңре кичерсен. Сиңа төрле чакта бөтиләр язып, биргән сүзеңне тотарга чакырдым. Дошманнарымнан качып, синең илеңә сыгынган чагымда миңа, балаларыма, бәкләремә. Гаскәрләремә каршы нинди сый, нинди хөрмәт күрсәттең? Безне ук берлә, кылыч берлә каршы алмадыңмы?… Безнең ул чактагы авыр хәлемездә, безнең зәгыйфьлегемезне күреп, безне бетерергә, безнең байрагымызны иңдерергә касд итмәдеңме? Син тәңренең көчле ягында түгел, халык ягында икәнен оныттың. Тәңрене танык итеп үз ихтыярың берлә биргән антыңны боздың. Инде тәңренең хөкеме сине вә боярларыңны бу хәлдә безгә тапшырды. (Г. Исхакый)

Мисаллардан искергән сүзләрне табыгыз, төрләрен билгеләгез.

1) Тарханны, өлкән бичәне котлау өчен беренче булып Куян ыруыннан Котлуг бәк керде. (Н. Фәттах) 2) Күрә бит, белә бит Илбарис баһадир, Чәчкә үзе дә Патшакалага китәргә теләми. (М. Хәбибуллин) 3) Бу аларның ымнары – алдан килешеп куйган сүзләре иде. (Н. Фәттах) 4) Бер вәзире бар иде аның, мәгәр Гыйлем-хикмәттә ул шактый мөгътәбәр. (Мөхәммәдьяр) 5) — Базарбаш бүген иртәнге чәйдә сезне үз хозурында күрергә тели. (Ф. Латыйфи) 6) Чиктән тыш авыр тормышка һәм властьлар, сәвит куштаннары тарафыннан булган кимсетелүләргә түзә алмыйча, балалар чит илләргә чыгып китеп, карчыгы белән икесе бер-бер артлы дөнья куйдылар. (Р. Фәхретдинов) 7) Бояр, патша нәселе, чиркәү һәм монастырь җирләре бөтен җиһазлары белән алынып, власть җир комитетларына, өяз, батрак-солдат советлары кулына түләүсез тапшырылды. (А. Таһиров)

Әлеге тотрыклы сүзтезмәләр составындагы искергән сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләр ярдәмендә аңлатыгыз, кайсы телгә карауларын ачыклагыз, тотрыклы әйтелмәнең мәгънәсен әйтегез.

Төмән төрле; гуҗ корсак, акылына хәләл килү; таз талак; кул кушыру; карын ачу; тәкать кору; сөмсере коелу; лаф ору; иза чигү; җик күрү; сөрән салу; тырай тибү;мур кыргыры.

Архаизмнарның типларын билгеләгез.

Шуның өстенә, тарихтан аз гына, җәгърәфиядән аз гына, хисап, һәндәсәдән аз гына, әллә нинди үләннәр, хайваннар хакында… (Г. Исхакый)

Бу эшне ул үзе сизсә, ачуланыр

Иде, ләкин тугърысы шул: ялганламыйм! (Г. Тукай)

Гыйшык берлә терек ушбу галәм,

Әгәр гыйшкы булмаса, булмас ирде адәм?

Җаным гыйшыкдин фәрәх тапты исә, белдем,

Күңел бирдем береңә, гыйшык алдым. (Котб «Хөсрәү вә Ширин»)

Егет булсаң, егетлек күргәз илгә,

Мәхәббәтлек футасын багъла билгә. (У. Имәни)

Изгелек хакын анлар белгәйләр,

Илкидин килгәнчә изгелек кылганнар. ( Мөхәммәдьяр)

Җөмләләрдәге сүзләргә генетик анализ ясагыз.

1) Каникуллар үтеп, Миңлегаяз мәктәпкә йөри башлагач, Азатка ямансу булып калды. (Р. Мөхәммәдиев) 2) Әйтик, безнең татарлар үз алдына бер халык булып формалашканнан бирле күпме язма әсәр, рәсми һәм хосусый документ иҗат итеп, нихәтле кулъязма китап күчерде икән? (М. Госманов)
1   2   3   4   5

Похожие:

Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconХ. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе
Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconТатар филологиясе кафедрасы
Нигамаев. А. З.( татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы). Филология факультеты: бүгенгесе һәм киләчәге
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconКнига с изменениями была издана в издательстве «магариф» в 2007 году
Выходные данные: Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә: Югары сыйныф укучылары һәм...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconТатар алфавиты
Татар сүзләрен ничек әйтәбез һәм язабыз? Как произносим и пишем татарские слова?
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconФ. Р. Азаматова Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре татар телендә аваз һӘм мәгънә МӨНӘСӘБӘТЕ
Без "калын" hәм "нечкә" сузыклар дибез. Ә чынлыкта исә без бит ул авазларны тотып карый алмыйбыз. Сүзләр генә түгел, хәтта авазлар...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconФ. М. Хисамова Татарский язык: Лингвистические основы возврата к латинице Татар теле: Латин ђлифбасына кайтуныћ фђнни нигезлђре Казан 2004

Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconРус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр. Казан 2012
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconПрограмма Татарский язык 2
Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы. (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4 нче сыйныфлар....
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconКазан дәүләт университеты
И. Ф. Яковкин булган. Университетта төрле елларда атаклы галимнәр эшләгән: математик Н. Лобачевский, химиклар Бутлеров, Зинин, Арбузовлар,...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconЛитературоведение, языкознание
Габдулла Тукай. 1886-1913: фотоальбом / сост и фото З. Баширова. – Казань: Татар кн изд-во, 2006. 303 с. Текст парал татар., рус
Разместите кнопку на своём сайте:
ru.convdocs.org


База данных защищена авторским правом ©ru.convdocs.org 2016
обратиться к администрации
ru.convdocs.org