Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы



страница5/5
Дата27.10.2012
Размер0.57 Mb.
ТипДокументы
1   2   3   4   5

Неологизмнарны табыгыз, аларның төрләрен (окказионализм, семантик, лексик неологизмнар) әйтегез.

Осталар китсә үпкәләп дөньядан, Бу илдә кабат белекләр туармы? (Ф. Яхин) 2) Деморкратмы, партократмы, диеп, Башын вата безнең агайне. (Б. Рәхимова) 3) Республикада җылылык бирү нокталары 80 процентка гына әзер. (« Татарстан яшьләре»)

4) Бер уйласаң, син кем миңа?

Беренче күрәм алда.

…Без – Җирдәш шул. Кеше булып

яшәргә килгән җаннар. (Р. Фәйзуллин)

Яңа сүзләрнең ясалыш калыпларын күрсәтегез, телдә таралыш дәрәҗәсен билгеләгез.

Ә бусына карап:

- Кем бу, мондый

Әйбәт егет була, - дисезме?

Бу бит теге безнең алпут улы

Кулакетдин була шикелле… (Һ. Такташ)

2) Ул көннәр тоташ ачлык, яралардан җәфа чигү, рухи газап һәм әрнеш, ташны эретердәй кайнар күз яшьләренә күмелеп үтә. («Ватаным Татарстан») 3) Агарды чәч, Куарды баш, Сары юллар сызылды. (Дәрдмәнд) 4) Алар безгә, сездәгечә әйтсәк, спонсорлык ярдәме күрсәтә. (Вакытлы матбугат) 5) Җиһанда барган вакыйгалар сөрешенә ясаган кыскача анализ да аларның масштаблыгынкүрсәтә. (Ф. Уразаев) 6) Чүптөшергеч янына басып, аның килгәнен көтте. (Р. Хаҗиев)

Өй эше: Яңадан актив кулланылышка кайткан сүзләргә мисаллар уйлагыз.

11 нче дәрес. Татар телендә фразеологик әйтелмәләр.

Сораулар:

1. Фразеологимнарга билгеләмә бирегез.

2. Аларның ирекле сүзтезмәләрдән аермасы нәрсәдә?

3. Структур һәм морфологик составлары ягыннан фразеологик әйтелмәләр нинди төрләргә бүленәләр?

4.Лексик-семантик яктан фразеологизмнарны төркемләү нинди принципларга нигезләнә?

5. Фразеологик ныгымаларга билгеләмә бирегез.

6 . Фразеологик бөтен нәрсә ул?

7. Фразеологик тезмәләргә нинди берәмлекләрне кертәбез?

8. Фразеологик әйтелмәләрнең семантик үзенчәлекләрен атагыз. Тотрыклы сүзтезмәләрнең күпмәгънәле булуын мисаллар өстендә аңлатыгыз.

9.Фразеологизмнарның синонимлыгын сез ничек аңлыйсыз? Һәрбер төргә мисаллар китерегез. Омоним һәм антоним фразеологизмнарның стилистик кулланылышына мисаллар уйлагыз.

Әдәбият:

Ахунҗанов Г.Х. Татар теленең идиомалары.—К. ,1972.

Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теленең лексикологиясе.- К. , 1979 , 1996.

Әхәтов Г.Х Татар теленең фразеологик әйтелмәлэр сүзлеге.— К., 1980.

Гобәев Г. Фразеологик омонимнар // Мәгариф. — К., 1997,№7.

Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре . 3 томда. К., 1959-1967.

Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге. 2 томда.— К. , 1989; 1990.

Зиннатуллина З.Г. Фразеологические словосочетания татарского языка// Татарская лексика в семантико-грамматическом аспекте.- К. , 1988.

Фразеология: проблемы лексикологии и терминологии татарского языка. - К., 1993.

Юсупов Р.Г.
Лексико-фразеологические средства русского и татарского языков. - К., 1980.

Биремнәр:

Күңел, авыз, йөз, кан, кесә, кеше, йокы сүзләре кергән тотрыклы сүзтезмәләргә мисаллар уйлагыз.

Түбәндәге мисалларда асларына сызылган сүзтезмәләренең кайсылары тотрыклы, кайсылары ирекле?

1) Бөтен өмет өзелгәч, бичара ана елый-елый тавышсыз калгач, бала үзенең тере икәнен белдерде, сулыш алган кебек булды, авызыннан су акты. (Г. Кутуй) 2) Кара син аны, тәмле тамакны! Нинди оста сөйләшә, - диде Вафа. (М. Галәү) 3) – Мин кайчан очучы булырмын да самолет йөртә башлармын икән? – Кызыл кар яугач,- ди әнисе, он иләгән җиреннән көлемсерәп кенә. (Р. Низамов) 4) Әмма Җәләл аның тәкъдимен кабул тимәде. – Борын астың кибеп җитмәгән. Үземнең хәлемнән дә килә, - диде тәкәббер генә.(Х. Сафина) 5) Дөнья гаменә керешкән сүз өзелде. (М. Галиев) 6) Сорау билгеседәй мөгезле усал тәкә янына туктала да, чәчәк бәйләме суза, сары таҗларны берәм-берәм өзеп капкан тәкәнең башыннан сыйпый. (М. Галиев)

Мисаллардан фразеологизмнарны табыгыз, нинди лексик-грамматик төркемнәргә (фигыль, субстантив, адъектив, адвербиаль) карауларын билгеләгез.

Кайвакыт әнисе ни өчендер пыр тузынып кайтып керә дә, бар нәрсәнең астын-өскә китереп ташлый. (Ф. Яруллин) 2) - Йә, юеш борын, әйтеп кара! (Г. Бәширов) 3) Әллә мин мәми авызмы? (М. Мәһдиев) 3) Иртән алар йортка кайтканда яшь киленнән җилләр искән иде. (М. Мәһдиев) 4) Крестьяннарның читән буйларында чүбек чәйнәп уздыра торган вакытларына да кысылабыз. (Ш. Рәкыйпов) 5) Бары мин генә ул кадәр куркынычлы җанвар түгел. Башта миннән дә коты очты. (Г. Камал) 6) Рәиснең сабыры сынды, ялт кына кулындагы сумкасы белән теге малайның йомры башына берне менеп төште. (Ф. Яруллин) 7) Иртәннән бирле берни ашамаган, күне буена аяк өсте басып торган агай-энеләр җиңел сулап куйдылар һәм ашыгып ишеккә таба агыла башладылар. (Н. Фәттах)

Түбәндәге җөмләләрдәге тотрыклы әйтелмәләрне табып, лексик-семантик төрләрен (фразеологик бөтен, ныгыма, тезмә) күрсәтегез.

1) Иштең ишәк чумарын! Мин сиңа алай дип әйттеммени? (Г. Камал) 2) Бу илләрдә торып калсам, Ярамас кызга күз салсам, Атамның каргышын алсам… Качыйм тизрәк бу илләрдән! (Г. Кандалый) 3) Маһисәрвәр үзенең кунакчыллыгы, ягымлы һәм акыллы ханым булуы белән рәиснең күңелен эретә башлаган иде инде. (А. Гыйләҗев) 4) Эре яңгыр, җил белән бурый-бурый, тәрәзә яңакларына, чоланга, түбә карнизларына бәрелә-бәрелә сеңдереп яуды. (М. Мәһдиев) 5) Күпләрнең шулай өз-үзләрен яклый алмаулары, бер сукканга егылып төшүләре минем өчен кызык кына иде. (Ф. Яруллин) 6) Асыгыз, кисегез, мулла абзый җаным, яратмыйм шул уҗым бозавын, - дип кыз калку күкрәкләрен калтыратып елады. (М. Мәһдиев)

Әлеге фразеологик әйтелмәләрнең бер сүз белән мәгънәләрен бирегез.

Сират күперен кичү; лаф ору; шар салу; теңкә корыту; зиһен таралу; җик күрү; сафсата сату; дарысы юеш; ука коелу; сөрән сугу; тәкать кору; карын ачу; күңел үсү; башны югалту; җан ату; тел кычыту; кулны тыгу; ис китү; аягың җиңел булсын; җан көеге.

Мисаллардагы тотрыклы әйтелмәләрнең стилистик кулланылышын һәм нинди стильгә карауларын билгеләгез.

1) Төкерәм мин сезнең логикагызга? Мин эшлим икән – эшлим, шушы мәктәптә дисциплинаны как наять куям, әгәр алай аяк чалсагыз – гүд бай! (М. Мәһдиев) 2) Кыскасы, Мәрвәр әнә шул бер янавы белән Хәлилне бөкте дә салды. (Ә. Еники) 3) Ләкин аның колак төбендә генә жуылдавын тыңлый торгач, уйландыра башлады. (М. Галиев) 4) Минем эчемне баядан бирле мәчеләр тырный иде. (А. Р.) 5) Мин сезне, болай булсагыз, каныгызга тоз салырмын! (М. Мәһдиев) 6) Кара бәхет бер яр булса, сарылып ятыр. (Мәкаль) 6) Алны сызыкның үзәгендә мин ун ай чамасы булдым. (Г. Бәширов)

Ялкау, тиз, ачу килү, юкка чыгу, гаҗәпләнү, кыюлык мәгънәләрен бирерлек фразеологизмнарга мисаллар уйлагыз.

Текстка тулы лексик анализ ясагыз.

— Чү, Галим энем, арткарак чигеним, тавышың башыма каба алайса. Синме соң дип танымыйчарак, күрше авыл чуашы Никәләшкәгә ошатыбрак азаплана ием, син икән. Чабата мәсьәләсендә кызма, энем. Яңа чаклары да бар ие аның Хәзер аңлатам ситуацияне. Тиле Шәләй Батмада өч трактор берьюлы чумарлык баз казыган, ие. (Н. Гыйматдинова)

Өй эше. Матур әдәбият әсәрләреннән тотрыклы сүзтезмәләр кергән 5 мисал сайлагыз, мәгънәләрен аңлатыгыз, синонимнарын табыгыз.

12 дәрес. Йомгак. Белемнәрне тикшерү.

Контроль тестлар

1 нче вариант.

№ 1. Болай да һәркөн кан саркып торган ярага ире килеп кагылуга, аның бөтен сулышы кысылды, күз алдында кара түгәрәкләр биешә башлады, һәм ул диванга авып төште. (Ф. Садриев) җөмләсендә асларына сызылган сүзләр:

а) номинатив мәгънәдә кулланылалар;

б) сигнал мәгънәдә кулланылалар;

в) күчерелмә мәгънәдә кулланылалар.

№ 2

Менә, Хәмидә җиңги, улыңның үз кулыннан алып китердем, — дип, алып килгән хатын ананың күкрәге өстенә куя иде. (Ә. Еники) җөмләсендә аерып бирелгән сүзләр төшенчә белдерәләрме? Сәбәбен язмача аңлатыгыз.

а) әйе;

б) юк.

№ 3

Ничек инде мин җиткән улларымның күзләренә карап: «Балалар, мин яңадан тормышка чыгам,» — дип әйтә алыйм. (Ф. Яруллин) җөмләсендә җиткән, тормышка сүзләре:

а) номинатив мәгънәдә;

б) икенчел мәгънәдә;

в) омонимик мәгънәдә кулланылганнар.

№ 4

Сул яктагы зур морҗа артыннан ниндидер кыштырдау ишетелде, һәм бүрегенең бер колакчыны өскә тырпайган, икенчесе асылынып төшкән бер баш чыкты. (Ф. Садриев)җөмләсендә күчерелмә мәгънәле сүз:

а) юк;

б) бар, метафора;

в) бар, синекдоха.

№ 5

Ниндидер үлән өчен ике йөз чакрым авылга кем бара? (Н. Гыйматдинова)

Ул аны яратмый, шадра һәм, гомумән, гарип кыяфәтле бу йөз күзенә чагылса, нәфрәте ташып чыга. (Ф. Сафин) Әлеге җөмләләрдә аерып бирелгән сүзләр:

а) полисемантик сүзләр;

б) омонимик сүзләр;

в) мәгънә киңәюе нәтиҗәсендә барлыкка килгән омонимнар.

№ 6

Әткәбез безгә дә алма

Алып кайтты бер көнне. (Р. Миңнуллин)

Алма! Киттек. Безнең автобуста барырга хакы юк аның… (Р. Низамиев)

а) саф лексик омоним;

б) омоформа;

в) омофон.

№ 7

Санламау, исәпләшмәү, санга сукмау, игътибар итмәү, чуттан чыгару, төшереп калдыру синонимик рәттә доминанта сүз:

а) санга сукмау;

б) исәпләшмәү;

в) санламау.

№ 8

Антонимнарның төрен билгеләгез:

Кайгыммы син, бәхетемме?

Бәлки, хатам, ялгышым?

Ни булса да булган инде,

Синдә – бөтен ялгышым. (Р. Миңнуллин)

а) саф лексик антоним;

в) контекстуаль антоним.

№ 9

Түбәндәге сүзләрнең кайсы телләрдән алынуын күрсәтегез: президент, пилмән, өстәл, тәэсир, аяк, бүкән.

а) грек, төрки-татар, фин-угор, гарәп, фарсы, төрки-татар.

б) латин, фин-угор, урыс, гарәп, төрки-татар, фин-угор.

в) инглиз, фин-угор, төрки-татар, гарәп, урыс, монгол.

№ 10

Әлеге борынгы төрки сүзләрнең хәзерге татар телендә ни рәвешле саклануын билгеләгез:

jylqy – крупный скот, преимущественно лошади (ДТС, 267):

а) үзгәрешсез саклана;

б) мәгънә киңәюе күзәтелә;

в) мәгънә тараюы күзәтелә;

г) диалектларда гына сакланган;

д) семантик күчеш кичергән.

Qutsuz – несчастливый, приносящий несчастье, роковой (ДТС, 474)

а) үзгәрешсез сакланган;

б) мәгънә киңәюе;

в) мәгънә тараюы;

г) диалектларда гына сакланган;

д) семантик күчеш кичергән.

№ 11

Кол сагышын би белмәс, би сагышын хан белмәс. (Мәкаль) җөмләсендә асларына сызылган сүзләр:

а) гомумкулланылыш сүзләре;

б) архаизмнар;

в) тарихи сүзләр.

№ 12

Телгә килешү, канга тоз салу, кара сакал тотрыклы сүз тезмәләренең төрләрен билгеләгез:

а) фразеологик ныгыма, бөтен, тезмә;

б) фразеологик бөтен, ныгыма, тәгъбир;

в) фразеологик бөтен, бөтен, тезмә.

2 нче вариант.

№1

Ә безгә, каты көрәш чорында яшәүче кешеләргә, корыч бәгырьле, таш күңелле булырга кирәк. (И. Гази) җөмләсендә асларына сызылган сүзләр:

а) номинатив мәгънәдә кулланылалар;

б) сигнал мәгънәдә кулланылалар;

в) күчерелмә мәгънәдә кулланылалар.

№2.

Язгы кояш читкә авышу белән, тамаклары карлыгып беткән кешеләр кайтырга җыена башладылар. (Н. Фәттах) җөмләсендә аерып бирелгән сүзләр төшенчә белдерәләрме? Сәбәбен язмача аңлатыгыз.

а) әйе;

б) юк.

№3

Кичә төшкә кергәч тә мин аңа Гөлсирин дип үз исеме белән әйтә алмадым. (М. Галиев) җөмләсендә төшкә, исеме сүзләре:

а) номинатив;

б) күчерелмә;

в) омонимик мәгънәдә кулланылганнар.

№4

Бөтен район табаныгызны ялап торса да, кешеләргә тынычлап эшләргә дә, яшәргә дә мөмкинлек булмаячак. (Ф. Садриев) җөмләсендә район сүзе:

а) күчерелмә мәгънәнең бер төре буларак, синекдоха,

б) метонимия;

в) метафора.

№5

—Ни әйтерсең, Гәрәй, елны айларга телемләгәндә дә белеп эш иткәннәр бит, ә? (А. Гыйләҗев)

Айлар үтте, еллар үтте, әмма синнән хәбәр булмады. (Ф. Сафин) җөмләләрендә аерып бирелгән сүзләр:

а) полисемантик сүзләр;

б) омонимик сүзләр;

в) мәгънә киңәюе нәтиҗәсендә барлыкка килгән омонимнар.

№ 6

Тыныч торма, каләм, дәртеңне яз, яз!

Тагын җитте мөнәүвәр яз, аяз яз. (Г. Тукай):

а) саф лексик омоним;

б) омоформа;

в) омофон.

№ 7

Чирле, зәгыйфь, саулыкка туймаган, авыру, чирлешкә синонимик рәттә доминанта сүз:

а) зәгыйфь;

б) чирле;

в) авыру.

№ 8

Антонимнарның төрен билгеләргә:

Батырлык йолдызы балкый

Куркаклык киштәсендә.

Кемдер даһилар рәтендә,

Төшеп калган рәсемдә. (Ә. Баянов):

а) саф лексик антоним;

б) контекстуаль антоним.

№ 9

Түбәндәге сүзләрнең кайсы телләрдән алынуын күрсәтегез: шәһәр, академия, буразна, халык, алтын, кияү.

а) гарәп, латин, урыс, гарәп, төрки-татар, монгол;

б) фарсы, алман, төрки-татар, гарәп, төрки-татар, фин-угор;

в) гарәп, грек, урыс, гарәп, кытай, монгол.

№ 10

Әлеге борынгы төрки сүзләрнең хәзерге татар телендә ни рәвешле саклануын билгеләгез:

imgat – мучить (ДТС, 172):

а) үзгәрешсез саклана;

б) мәгънә киңәюе күзәтелә;

в) мәгънә тараюы күзәтелә;

г) диалектларда гына сакланган;

д) семантик күчеш кичергән.

Jaryqlyq – свет, сияние, блеск (ДТС, 244):

а) үзгәрешсез саклана;

б) мәгънә киңәюе күзәтелә;

в) мәгънә тараюы күзәтелә;

г) диалектларда гына сакланган;

д) семантик күчеш кичергән.

№ 11

Әтил суы ака торур,

Кыя төби кака торур. (Н. Фәттах) җөмләсендә асларына сызылган сүзләр:

а) гомумкулланылыш сүзләре;

б) архаизмнар;

в) тарихи сүзләр.

№ 12

Кәеф сөрү, күз күрү, алгы сызык тотрыклы сүзтезмәләрнең төрләрен билгеләгез:

а) фразеологик ныгыма, бөтен, тезмә;

б) фразеологик бөтен, ныгыма, тәгъбир;

в) фразеологик ныгыма, ныгыма, тезмә.

Контроль эш өчен текстлар

1. Сафа бүлмә уртасында басып калды. Аның хәзер соңгы өмете дә сүнгән иде. Нишләргә икән? Таныш-белешләр юк. Кая барырга? Ул авыр сулап куйды һәм, кемнеңдер үзенә таба төбәлгән карашын тоеп, башын күтәрде. Аның каршында бер әфәнде басып тора иде. Сафа аны шундук таныды. Бу теге вакытта Саҗидәне рәнҗеткән каһвәханә каһарманы иде… Кайчандыр үзләрен рәнҗеткән кеше белән сөйләшеп торасы килмәде аның. Ләкин теге әфәнде ул вакыйганы инде күптән оныткан иде. Күрәсең.

— Син нәрсә, шул чалмалы жуликлардан ярдәм өмет иткән идеңме әллә? — дип сорады ул һәм хаҗи чыгып киткән ишеккә таба мыскыллы ым какты.— алар үз тозакларына эләккән кешенең бугазына ябышырга гына торалар. Кил әле бире! Эш нәрсәдә? Паспорт кирәкме?

Ие, пашпорт! — диде Сафа. — Өйгә кайтыр өчен үземә пашпорт ала алмыйм. (М. Галәү)

2. Быел педпрактика. Үзлегеңнән дәрес бирәсең. Әлтафи бишлеләрне кыра. Дәрес саен бишле ала. Тумыштан укытучы. Зарифуллин ни тырыша, ләкин һәр дәрестә көтелмәгән хикмәт чыга. Суның суынуы һәм җылынуы турында дәрес бирде Зарифуллин. Ни хәзерләнде ул аңа! Әмма бияләй эченә тыгып куйган стакандагы су җылырак, ачык хәлдә торганы салкынрак дип әйтелергә тиеш булса да, балалар үзәгенә үттеләр Зарифуллинның: бияләй эчендәгесе суыграк диделәр.

—Ягез әле, ягез, — дип өтәләнде Зарифуллин, — юньләбрәк уйлап карагыз. Яле, син, Мөнир! Кайсы стакан җылырак?

Мөнир дә коткара алмады.

Бияләйсез стәкән җылырак, — диде малай борынын тартып.

Аннан соңгы дәрестә дә янды Зарифуллин. (М. Мәһдиев)

3. Өйнең җылысы качкан иде, Рәмзия туңа башлады, калтыранды, ияге дерелдәвен һич тыя алмады, тавыш-кара ишетелмәгәч, түшәгенә шуышты, салкын юрганын муенына шае тартып менгерде.

Инде өченче әтәчләр кычкырып, сүрән эңгер дөньяга иңгәндә, аның шик-шөһбәләр тулып авырайган мие томаланды, ул тирән, караңгы упкынга очкан сыман булды һәм тагын сискәнеп уянды. Торып караваттан аякларын салындырып, ялт-йолт ишек-тәрәзәләргә каранды, бу юлы зиһене тиз ачыкланды, ул сикереп төште дә боздай салкын ялангачидәнгә басты. Идән паласы беләәәән кичтән ишек ярыкларын томалаган иде.

Җаны чак сакланган мич кашагасыннан тиз-тиз карманып, лампа эзләп тапты, шырпы чыртлады, аныңңматур уелган нәәәзек борын яфраклары ачы күкерт исеннән мелт-мелт итеп селкенеп куйдылар. (А. Гыйләҗев)



1 Бђйле мђгънђле сүзлђрне күрсђтеп үтү ќитђ, чљнки алар лексик мђгънђгђ ия түгеллђр.????
1   2   3   4   5

Похожие:

Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconХ. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе
Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconТатар филологиясе кафедрасы
Нигамаев. А. З.( татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы). Филология факультеты: бүгенгесе һәм киләчәге
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconКнига с изменениями была издана в издательстве «магариф» в 2007 году
Выходные данные: Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә: Югары сыйныф укучылары һәм...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconТатар алфавиты
Татар сүзләрен ничек әйтәбез һәм язабыз? Как произносим и пишем татарские слова?
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconФ. Р. Азаматова Башкорт Дәүләт Университеты, Уфа шәһәре татар телендә аваз һӘм мәгънә МӨНӘСӘБӘТЕ
Без "калын" hәм "нечкә" сузыклар дибез. Ә чынлыкта исә без бит ул авазларны тотып карый алмыйбыз. Сүзләр генә түгел, хәтта авазлар...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconФ. М. Хисамова Татарский язык: Лингвистические основы возврата к латинице Татар теле: Латин ђлифбасына кайтуныћ фђнни нигезлђре Казан 2004

Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconРус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр. Казан 2012
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова) белән эшләүче...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconПрограмма Татарский язык 2
Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы. (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4 нче сыйныфлар....
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconКазан дәүләт университеты
И. Ф. Яковкин булган. Университетта төрле елларда атаклы галимнәр эшләгән: математик Н. Лобачевский, химиклар Бутлеров, Зинин, Арбузовлар,...
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы iconЛитературоведение, языкознание
Габдулла Тукай. 1886-1913: фотоальбом / сост и фото З. Баширова. – Казань: Татар кн изд-во, 2006. 303 с. Текст парал татар., рус
Разместите кнопку на своём сайте:
ru.convdocs.org


База данных защищена авторским правом ©ru.convdocs.org 2016
обратиться к администрации
ru.convdocs.org